Бер кыз бала урманда йөргәндә әнисе бүләк иткән бердәнбер алкасын югалткан. Үткән җирен җентекләп карап эзләп чыгып, һич тә таба алмагач, бер агач төбенә утырып кычкырып елаган.
Аның яныннан үтеп барган бүре баласы:
– Ник елыйсың? – дип сораган.
Кыз, мыш-мыш килеп:
– Алтын алкаларымның берсен югалттым, менә икенчесе, – дип күрсәткән.
– Ярар, елама, ялтырап күренеп торырга тиеш бит, хәзер табып китерәм.
Кыз аны бик озак көткән. Бүре ах-вах килеп аңа бер әйбер сузган, ул алтын йөзек икән, ди.
– Мә, ал.
– Юк, бу бит минеке түгел.
– Ал, кирәге чыгар, – дип бүре китеп барган.
Кыз тагы да ныграк елаган. Янәшәсеннән шуышып китеп барган елан:
– Ник елыйсың, ярдәм кирәкме? – дип сораган.
– Мин алкамны югалттым, әни бүләген, – дигән кыз.
– Елама, хәзер эзләп карармын, – дип елан шуышып китеп барган.
Кыз аны бер көн көткән.
Елан ысылдап көч-хәл белән килеп җиткән дә:
– Мә, ал, – дип аңа беләзек сузган. Ул да алтыннан эшләнгән, асылташлар белән бизәлгән, ди.
– Бу бит минеке түгел.
– Ал, кирәк булыр, – дигән дә елан үз юлы белән киткән.
Кыз урыныннан да тормыйча һаман елап утыра икән. Шулай итеп, урманда нинди җәнлекләр бар: төлке, куян, тиен һәм башкалар – һәркайсы нинди дә булса кыйммәтле әйбер табып, аңа биргәннәр, тик бүләкләр арасында аның алкасы гына юк икән, ди.
Бу кыз бала ашавын да, йокысын да, вакытны да оныткан. Бик күп көннәр, хәтта айлар үткән, ди.
Аның кайтырга урыны булган, тик, әти-әнисе бакыйлыкка күчкәч, аны үстергән әнисенең бердәнбер апасы да озак тормыйча алар артыннан китеп барган. Шулай итеп, өй эче шыксыз, күңелсез булып калган, ди.
Кызның кыйммәтле әйберләре бик күп җыелып киткән. Көннәрдән бер көнне ул кырмыскаларның, солдатлар кебек тезелеп, ояларына кышкылыкка азык ташыганын күзәтеп утырганда, “йөк”тә югалткан алкасын да күреп калган. Шатлыгын кая куярга белмичә, урман яңгыратып кычкырып җибәргән:
– Гафу итегез, бу мин югалткан алка, миңа бирмәссезме икән?! – дип кырмыскаларга икенче алкасын күрсәткән.
Алар алканы йөгертеп китереп биргәннәр һәм, өстәп, тагын берничә энҗе бөртеген дә кулына тотырганнар.
Бу кыз, тагын да үсә төшкәч, зур өй төзеткән, җиһазлар алган, җәнлекләр дә, кыздан рөхсәт сорап, аның йортына кереп тулганнар. Кыз, шулай итеп, бик бай яшәгән, ди.
Бервакыт бер егет аларның авылына адашып килеп чыккан да бер күрүдән кызга гашыйк булган. Шул көннән алып икесе дә матур итеп дөнья көтә башлаганнар. Бер-бер артлы балалары туган, ди.
Ышанмасагыз, үзегез барып күрегез, алар һаман да тату, бай яшиләр.
Рәсем: “Тулпар” журналы архивыннан.