Барлык яңалыклар
Тузганак
30 октябрь 2023, 19:14

Әкият сөйлим утырып…

“Җанлы сүз” иҗади осталык лабораториясендә үзләренең көчен сынап карарга теләүчеләр өчен консультацияләр циклын башлыйбыз. Бүген сүзебез әкият жанры турында.

Әкият сөйлим утырып…
Әкият сөйлим утырып…

Гадәттә, кеше ышанмаслык хәл турында сөйләсәң, “әкият бу!”, дип сүзеңне өзәргә дә күп сорамыйлар. Ягъни әкият дигәндә, баштан ук, тулысынча уйдырма, фантазиягә корылган фольклор жанры күз алдына килеп баса. Аның якынча билгеләмәсе мондыйрак: “Әкият – ул халык поэтик авыз иҗатының төп жанрларыннан берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик, башлыча чәчмә сәнгать әсәре.”

Әкият жанры, гадәттә, өч төркемгә бүлеп тикшерелә:

  1. Хайваннар турындагы әкиятләр;
  2. Тылсымлы әкиятләр;
  3. Тормыш-көнкүреш әкиятләре.

Алар арасында иң борынгысы – хайваннар турындагы әкиятләр, ә иң яше – тормыш-көнкүреш әкиятләре. Бу ике төр төзелешләре ягыннан җыйнак бу­лалар. Ә инде жанрның чәчәк ату  чорына караган тылсымлы әкиятләрнең күләме зуррак була. Тылсымлы әкиятләрдә төрле мифологик геройлар – дию пәриләре, аждаһалар, шүрәлеләр, су аналары һәм башкалар үзәк урынны тота.

Әкият язарга тотыну алдыннан аның якынча планын төзергә кирәк. Беренче язган әкиятләрегезнең артык озын булуы кирәкми, ләкин алар мавыктыргыч булып, безне үз эченә алып кереп китсен иде. Һәм аларның сюжеты мавыктыргыч, кабатланмас булса, бик шәп! Моның өчен, мәсәлән, фольклор геройларын бүгенге көнгә күчерергә мөмкин. Әйдә, Шүрәле Убырлы карчыкка гашыйк булып, аңа туйга автомобиль бүләк итәргә уйласын, һәм шуның өчен банктан кредит алып йөрсен! Безнең фантазияне беркем дә чикләми бит! Мәсәлән, менә болайрак:

ШҮРӘЛЕ КРЕДИТ АЛА

Әкият

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә, Шүрәле машина сатып алырга уйлаган. Урман буйлап җәяү йөреп туйган ул. Аннары, күптән күзе төшеп йөргән Убырлы Карчык каршыннан затлы “Мерседес”та җилдереп кенә үтеп китәргә уйлаган. Күрсен, янәсе, абзагызның кем икәнлеген! Уйлавын-уйлаган, ә акчасы юк икән. Шүрәле кредит алыр өчен шәһәргә төшеп киткән. Ул килеп кергән шәһәр Уфа дип аталган.

Бара бу урам буйлап, бара, тирә-як пычрак, үзе кар баскан, үзе бозлавык. Берничә урында таеп егылып, чак аягын сындырмаган. Караса, каршында банк тора икән моның. Ишек башына “Уралсиб” дип язылган. Килеп кергән Шүрәле ишектән. Кеше дә күп кенә җыелган, ди. Банк хезмәткәре аңа автоматтан чират кәгазе алып биргән.

Менә Шүрәленең чираты да килеп җиткән. Ул махсус кабинкага кергән дә:

– Кредит бирегез миңа, – дигән.

– Ә синең документың бармы соң? – дигәннәр банкта.

– Юк, урманда паспорт бирмиләр. Менә мөгезем бар, шуңардан мине барысы да таный, – дип җаваплаган Шүрәле.

– Ә кайда, кем булып эшлисең? Хезмәт хакың күпме?

– Кем булып, дип... Шүрәле булып инде! Хезмәт хакым сдельный, күпме кешене кытыклыйм – барысы да минеке! – дип гаҗәпләнгән Шүрәле.

– Юк, алай булмый. Төгәл эш урының, акчалата хезмәт хакы алуың кирәк. Кредит бирмибез! – дигәннәр банкта.

Шүрәле ничек кенә сорамасын, аны тыңламаганнар. Ул, елый-елый, урманга кайтып китәргә мәҗбүр булган, ди. Юлда автосалонга кереп, үзе хыялланган “Мерседес”ка соңгы тапкыр карап чыккан, ди. Шуннан соң ул бүтән шәһәргә аяк та басмаска сүз биргән, ди...

Менә шулайрак. Әкият язганда, “мөгез чыгарудан”, әз генә “хулиганить” итеп алудан курыкмаска кирәк. Чөнки үзебезнең хыял-фантазиябезгә без үзебез хуҗа. Артык акыл өйрәтүдән, әкият фәһемле булсын өчен вәгазь укудан да качарга кирәк. Укыган кеше барыбер үзенә кирәген таба ул. Фантазиягезгә тулы ирек бирегез. Шулай эшләгәндә, әкиятегезне иптәшләрегез егылып укыр.

Уңышлар телим!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           “Җанлы сүз” иҗади осталык лабораториясенең оештыру комитеты әгъзасы.

PS. Исегезгә төшерәбез: Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Җанлы сүз” (“Живое слово”) республика иҗади бәйгесен инде унынчы тапкыр үткәрә. Быел ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылып, “иҗади осталык лабораториясе” статусын алды. Башкортстанда дәүләт телләрен һәм Русия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Республика башлыгы грантлары конкурсында да иҗади лаборатория проекты җиңеп чыкты.

Проектның эшчәнлеге 2023 елның 1 сентябреннән алып 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска эшләрне кабул итү 1 ноябрьдән башлана. Моның өчен аларны проектның Нигезләмәсендә күрсәтелгән калыпларга салып, [email protected] адресына җибәрергә кирәк.

Проектның мәгълүмати партнерлары арасында “Тулпар” журналы да бар. Шуңа күрә сезнең язмаларыгызны көтеп калабыз, дуслар!

#ГрантыГлавыРеспубликиБашкортостан  

#сохранениеиразвитиегосударственныхязыковРеспубликиБашкортлстаниязыковинародовРеспубликиБашкортостанв2023году

#национальнокультурнаяавтономиятатарРБ

#УУНиТ

#кафедрататарскойфилологииикультуры

#җанлысүз

#X_җанлысүз

Әкият сөйлим утырып…
Әкият сөйлим утырып…
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: