Барлык яңалыклар
Тузганак
27 октябрь 2023, 10:51

Шүрәле. (Габдулла Тукайга ияреп)

Каршыма кеше дисәң, кеше түгел, җанвар дисәң, җанвар түгел бер җан иясе килеп басты. Борыны кәп-кәкре, кул бармаклары агач ботаклары кебек тармаклы, маңгаенда мөгезе дә бар тагын. Белсәгез иде, ничек курыкканымны.

Шүрәле. (Габдулла Тукайга ияреп)
Шүрәле. (Габдулла Тукайга ияреп)

Җәйге кояшлы матур бер көндә мин урманга җиләккә киттем. Кызарып пешкән җиләкләрне сөенә-сөенә җыйдым. Урман аланында чәчәктән чәчәккә кунып очып йөрүче төрле төстәге күбәләкләргә карап сокландым.

Үзем дә сизмичә, бер күбәләк артыннан күзәтеп бара торгач, шактый эчкә кереп киткәнмен. Моны мин күбәләк очып китеп, күздән югалгач кына сиздем. Урман уртасында адашып, кайтыр юлны табалмыйча кичкә хәтле йөрдем. Карт имән төбенә утырып елап та алдым. Аннан үземне юатып, монда төн кунарга, иртән уянгач кайтыр юлны эзләргә булдым.

Менә урманда кап-караңгы булды, мин йоклый алмый ятам. Күзләремне йомдым, ләкин һич кенә дә йоклап китеп булмый. Кинәт якында гына  ниндидер кыштырдаган тавыш ишетелде. Агач арасыннан ялт-йолт итеп миңа карап торучы күзләрне күреп бик курыктым.

            – Кем син? – дип курка-курка сорадым. Каршыма кеше дисәң, кеше түгел, җанвар дисәң, җанвар түгел бер җан иясе килеп басты. Борыны кәп-кәкре, кул бармаклары агач ботаклары кебек тармаклы, маңгаенда мөгезе дә бар тагын. Белсәгез иде, ничек курыкканымны.

– Курыкма, кызыкай, мин – җен түгел, мин – Шүрәле. Кешеләр белән кети-кети уйнарга яратам. Гадәтем – ялгыз кешеләрне кытыклап үтерү, – диде бу җан иясе.

Нишләргә? Кая барырга? Йөгереп китәргә уйладым, тик куркудан аякларым тыңламый. “Куып тотар да,  кытыклап үтерер” дигән уй башымнан йөгереп үтте. Нинди хәйлә табырга соң, ничек тә бирешмәскә кирәк бит. Кинәт әбиемнең сөйләгәннәре исемә төште. “Җәй көне төннәр кыска. Таң аткач,  бөтен җен-пәриләр качып бетәләр”,– дип  сөйләгән иде әбием. Ничек тә таң атканчы түзәргә кирәк миңа.

– Әйдә, Шүрәле, әзрәк уйнап алыйк, үтерергә кайчан да өлгерерсең,– дидем мин моңа. – Мин сиңа табышмаклар әйтәм, син җавабын табарсың.

Шүрәле ризалашты:

– Әйдә, әйтсәң әйт табышмакларыңны. Минем тизрәк кети-кети уйныйсым килә,– диде.

– Ай үсә, ел үсә. Үзе күзгә күренми.

Башын кашып  озак уйлап торды ул, ләкин җавабын таба алмады.

– Белмим, икенчесен әйт тизрәк, – диде түземлеге беткән Шүрәлебез.

– Аяксыз-кулсыз күлмәк кияр.

Ул тагы бик озак уйлады, ләкин нәрсә әйтергә дә белмәде.

– Менә өченче табышмак. Кулсыз, балтасыз өй салынган, – дидем мин.

– Белдем, белдем, бу минем абыемның өе, – диде Шүрәле шатланып.

– Юк шул, кош оясы була бу. Җәй дә егет, кыш та егет. Картайганы юк, гел егет.

– Бу – мин, мин бит бер дә картаймыйм, – дип җавап бирде ул сөенеп.

– Дөрес әйтмисең, сүз чыршы турында сүз бара бит.

Үзем табышмак бирәм, үзем тирә якка карыйм, инде тиздән  яктыра да башлаячак. Әзрәк түзсәм, Шүрәле үз өненә качачак.

– Менә сиңа тагы бер табышмак,– дидем мин. –  Дүрт аяклы, кешенең якын дусты.

– Беләм, беләм! – дип кычкырды сөенеченнән Шүрәле. – Ул – карават.

– Юк инде, юк, дөрес әйтмисең. Сүз эт турында бара,– дип әйтүем булды яктырып таң ата башлады.

Шүрәле  куркуыннан йөгереп урман эченә кереп качты. Мин җиңел сулап куйдым. Таң атканга сөенеп, юл эзләп киттем. Исән-сау өемә кайтып җиттем. Шуның белән әкиятем дә бетте.

Камилла ЗАНГАРОВА,

Октябрьский шәһәре 8 нче урта мәктәбе укучысы.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Шүрәле. (Габдулла Тукайга ияреп)
Шүрәле. (Габдулла Тукайга ияреп)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: