Барлык яңалыклар
Тузганак
27 октябрь 2023, 10:18

Марсель ИЛЬЯСОВ. Бозау эзлибез... Мәзәк хикәя

Рөстәм дә, Рамил дә куркып аска карасалар – каравылчы Әхмәт чыбыркысын шартлата-шартлата өскә менеп ята. Үзе нәрсәдер кычкыра һәм әрләшә.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Бозау эзлибез... Мәзәк хикәя
Марсель ИЛЬЯСОВ. Бозау эзлибез... Мәзәк хикәя

Җәй көне авыл малайлары бер дә тик тормый: бакча эше белән мәшгуль, балыкка яки урманга бара, кайтмаган сыер-бозауларны эзләп китә. Бер көнне шулай абыйлы-энеле Рөстәм белән Рамил дә велосипедларына утырып, йөрергә чыгып киттеләр. Урам буйлап бардылар да, амбар кырына килеп чыктылар. Икесенең дә күзе шундук амбар мәйданындагы ашлык эшкәртә торган корылмага төште. Ул – авыл җирендәге иң биек корылма. Иптәшләре сөйләве буенча, әгәр анда менсәң, бөтен тирә-якны күрәсең. Рөстәм белән Рамил дә күптән шунда менәргә уйлап йөриләр иде.

Велосипедларын коймага сөяп куйдылар да, туп-туры шул корылма янына киттеләр. Корылмага менә торган махсус баскыч бар. Малайлар тирә-якта кеше юклыгына инанып, баскыч аша корылма өстенә күтәрелә башладылар. Һәм “ә” дигәнче менеп тә җиттеләр.

Өстән исә чынлап та бөтен тирә-як күренеп тора икән: Агыйдел елгасы, күлләр җәелеп ята, урманнар һәм күрше авыллар күренә. Авыл көтүен дә күрделәр малайлар. Аска карасалар – башлар әйләнеп китәрлек, нык биек. “Биектә утырам, еракка карыйм”, – дип, бөтен авылны күзәтеп чыктылар.

Бервакыт шулай, малайлар күзәтеп торганда, шартлауга охшаган тавыш ишетелде. Рөстәм дә, Рамил дә куркып аска карасалар – каравылчы Әхмәт чыбыркысын шартлата-шартлата өскә менеп ята. Үзе нәрсәдер кычкыра һәм әрләшә. Моны күреп, ике малайның да котлары очты. Хәзер нишләргә? Беркая да качып булмый, баскычтан аска гына төшеп була. Ә аннан каравылчы Әхмәт менеп килә.

Рөстәм белән Рамил калтыранып бер-берсенә карап торганда, Әхмәт менеп җитеп, болар каршына килеп тә басты.

– Аһ, сез юньсез малайлар! Монда нәрсә эшләп йөрисез?! Урлашып йөрисезме, ә? Әйтегез тиз генә, – дип, чыбыркысын тагын нык итеп шартлатып җибәрде. Малайлар бер сүз әйтәлмичә куркып тордылар. Каравылчы дәвам итте:

– Нәрсә телегезне йоттыгыз! Кем рөхсәт бирде сезгә монда менәргә? Хәзер икегезнең дә исемегезне язып алып, урлашып йөриләр дип, участок полициясенә илтеп бирәм, – диде.

Әхмәтнең чыбыркысына карагач, Рамилнең шундук сыер-бозаулар исенә төште:

– Абый, гафу итегез инде, без бит бозау эзләп йөри идек, – дип куйды ул.

– Син нәрсә мине җүләргә саныйсың! Бозау шушы корылманың өстендә йөримени? – дип ачулануын дәвам итте каравылчы Әхмәт. Рөстәмнең бу хәлне төзәтер өчен ни әйтергә тиз генә башына барып җитте:

– Әхмәт абый, без чынлап та бозау эзлибез. Инде ике көн кайтмады бит ул. Ә монда без бозаулар кайсы якта йөри икән дип карар өчен генә менгән идек. Өстән бөтен нәрсә ап-ачык күренә. Әнә тегендә бозаулар күренә, хәзер шунда барабыз, – дип, маллар йөргән якка күрсәтте. Әхмәтнең ачуы бу сүзләрдән соң бераз сүрелгән кебек булды:

– Ярар алайса. Тик беренче һәм соңгы тапкыр күрүем булсын бу җирдә, – дип, малайларга төшәргә кушты.

Рөстәм белән Рамил велосипедларына утырып, өйләренә сыздылар. Менә шулай, “бозау эзлибез” дип, каравылчыдан котылдылар.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан

Марсель ИЛЬЯСОВ. Бозау эзлибез... Мәзәк хикәя
Марсель ИЛЬЯСОВ. Бозау эзлибез... Мәзәк хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: