БУЛЬДОЗЕРЧЫ
– Бульдозерчы булачакмын, –
Ди энем, – үсеп җиткәч.
Юлларны, – ди тазартырмын,
Кышын кар явып үткәч.
– Җәйләрен ни эшләрсең, – дим, –
Бөтен кар эреп бетсә?
Уйлап торгач, кинәт энем
Төртеп күрсәтте күккә:
– Тазартып торырмын, – ди ул, –
Самолетларга юлны.
Югыйсә, берсе бая ук
Болытка кереп чумды.
МАКТАУ
Стенгазетага Илдар
Мәкалә язып биргән.
Ялкау Шәүкәткә сүзләрдән
Мактау челтәре үргән.
“Тырыш малай һәм булдыклы,
Алган билгесе – “бишле”.
Белеме белән егып сала –
Барыбыздан да көчле.”
– Ару шыттыргансың, – дибез, –
“Ике”дән чыкмый башы.
– Дөрес, – дип уфтанды Илдар, –
Сүз әйтеп булмый каршы.
Ни эшлим соң, газетага
Мактап язарга кушты.
Язмас идем, йодрыклары
Ай авыр, ала һушны.
“УСАЛ” ИШЕК
Көчен сыный ничек тә –
Типте Шәүкәт ишеккә.
Бер ябылды “шап” итеп,
Бер ачылды “лап” итеп.
Сабак биреп малайга –
Сукты ишек маңгайга.
Авырткан башны тотып,
Авырткач, йөзен чытып,
Шәүкәт шулчак гарьләнеп,
Кабат типте чәмләнеп.
Ишеге дә үзсүзле,
Чыгара язды күзне.
Син тибәсең – ул суга,
Хәтта аяктан ега.
Күз яшьләрен тыймады,
Утырды да, елады.
Типмәс булды ишеккә,
“Усал” ишек, үчексә.
Мәгәр үч тотмый икән,
Типмәсәң, сукмый икән.
...Ишек усал димәгез,
Шәүкәт алган сабактан:
Пружиналы ишек ул,
Ачсаң, яба кабаттан.
СӘЕР ТӨШ
Укытучы авырган,
“Ура!” – Шәүкәт сөенә.
Кайтып китте мәктәптән
Коштай очып өенә.
Ә төнлә ул төш күрә,
Имеш, үзе чирләгән.
Каты суык тидергән,
Әй яна, әй тирләгән.
Күр, әнисе шат моңа,
Әти белән кәрт суга.
Аны бар дип белмиләр,
Хәтта дару бирмиләр.
Укытучы сөенә,
Биеп кайта өенә.
Укучылар килмәгән –
Бөтен мәктәп чирләгән.
– Кайда сездә мәрхәмәт?
Вәт тапканнар сөенеч!
Һич сөенеч түгел бу,
Һәммәбезгә көенеч.
Кадер кирәк миңа! – ди
Бер өшеде, бер янды.
...Шушы үгет белән ул
Йокысыннан уянды.
“КОЙРЫК”ЛЫ ... ОТЛИЧНИК
Укытучы дәрес сорый,
Шәүкәт белми шикелле.
Торып баскан, башын аскан,
Алды бүген “икеле”.
Иртәгәсен – әзерләнгән,
Җавап бирде шартлатып.
“Бишле”дән дә шәбрәк белә,
Тыңлап тордык шаккатып.
Өченче көн. Укытучы
Сорамастыр шикелле.
Тик бу ни хәл, каныкты бу –
Кабат капты “икеле”.
Дүртенче көн. Сөйли Шәүкәт,
Җыйгач-җыйган белемне.
Барча бала арасында
Юк аннан да гыйлемле.
Бишенче көн... Әзер түгел,
Артта калган сабактан.
Менә кызык: “ике” капса,
“Бишле” ала азактан.
Кем соң Шәүкәт, отличникмы,
Йә “койрык”мы сөйрәлгән?
Җавап ишетәсе килә,
Сорау сезгә төбәлгән.
ПЕНСИОНЕР ПЕСИ
Безнең песи карт инде,
Уяна күзен уып.
Утыра көн буена
Диванда битен юып.
Сунарга чыгып хәзер
Тоталмый тычкан, комак.
Үзе шундый сөйкемле,
Ята ак бәйләм сымак.
Аптырар хәл юк монда,
Картларга кирәк кадер.
Дәү әтием шикелле
Пенсиядә ул хәзер.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.