Барлык яңалыклар
Тузганак
2 август 2023, 11:43

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Зуринәй. Хикәя

Төнлә күргән вампир тешле кортка кая булды икән? Әллә соң аны төшемдә күрдем микән? Мөгаен, шулайдыр.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Зуринәй. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Зуринәй. Хикәя

Бүген безгә кунак кайта, шәһәрдән. Мин аны түземсезлек белән көтәм.
Бүген зуринәй кайта, картинәйнең сеңлесе. Ул безгә кайчандыр бер кайткан инде, тик ул чакта мин бик бәләкәй булганмын, шуңа аны хәтерләмим.
Зуринәй билгеле артистка икән, театр дигән җирдә эшли ди.

Менә берчак безнең капка төбенә такси килеп туктады, өстендәге шакмакларыннан таныдым. Машинаны күреп, урамга ашыктык. Шофер алгы ишекне ачты, аннан тәненә сылашып торган ап-ак костюм-чалбар кигән, зур эшләпәле бик чибәр апа килеп чыкты. Таксист, багажникны ачып, күпсанлы сумка-пакетларны капка төбенә тезде. Апа, йөгереп килеп, берәм-берәм һәркайсыбызны кочаклый башлады. Мине хәтта күтәреп алып битемнән үпте. Оялып киттем, малайлар күреп калмасын тагын. Менә нинди икән ул зуринәй! Аның кара кыйгач кашларына, озын керфекләренә, ап-ак тешләренә сокланып карап тордым.

Өйгә кергәч, зуринәй һәммәбезгә бүләкләр таратты. Картинәйгә чәчәкләр төшкән яулык белән әбиләрчә тегелгән күлмәк тоттырды. Аның күзләре дымландылар. “Бу кадәр матурлыкны Коръән ашларына гына киярмен инде,” – дип, киемнәрне шундук сандыгына салып куйды картинәй. Әти дә, әни дә бүләк күлмәкләрен кешелеккә генә киярбез дип, шифоньерга элеп куйдылар. Зуринәй миңа карап елмайды да сумка төбеннән зур бинокль тартып чыгарды. Бу минем күптәнге хыялым иде. Каян белгән диген, ә! Шатлыгымнан рәхмәт әйтергә дә оныттым шикелле.
Бергәләп, тәмле күчтәнәчләр белән, чәйләп алдык. Аннары зуринәйне дәү сумкалары белән Уфада укыган апамның бүлмәсенә урнаштырдык. Бүлмә күптән буш тора инде. Апам врачлыкка укый, ак эшкә. Әнием: ”Кара эштән туйган инде, ичмасам, кызым ак эштә эшләр,” – дип, артыннан йөри-йөри, укырга кертте.

Бераз ял иткәч зуринәй авыл күрергә чыгып китте. Муеныма бинокльне элеп, мин дә иярдем. ”Туган ягымны бик сагынам,” –  дип сөйләнеп барды ул. Зуринәй бик кызык итеп сөйләшә. Миңа “үскәнем” дип эндәшә, картинәйгә –
“апа җаным”, әнигә – “иркәм”, әтигә – “туганым” ди. Тавышы да йомшак, ягымлы. Безнең өйдә алай сөйләшүче юк. Урам буйлап атлаганда, юл читендәге тузанда коенып яткан чыпчыкларны күреп, “назлы чыркылдыклар” дип аптыратты. Мин ул болгау бурларыннан туеп беткәнмен инде. Бәбкә, чеби караганда куа-куа җиләп бетәм. Зуринәй ерактагы тауларга карап сокланды, авылның һавасын мактады, хәтта юл буенда үсеп утырган шайтан таяклары, әрекмән, кычытканнар белән сөйләште. Авылны урталай бүлеп аккан елга буена төшеп, яр читендә аунап яткан ташларны сыйпап, бәбкә үләннәре өстендә яланаяк йөреп, балачагын исенә төшереп утырды. Авыл читендә агып яткан чишмә буена да барып килдек. Ул бит-кулларына салкын су тидереп алды, ятып чишмә суын чөмереп эчте. Аңа ияреп йөри-йөри арып беттем. Бинокль белән иптәшләр алдында мактанасы да бар бит әле.
Ниһаять, кайтырга чыктык. Зуринәй очраган берсе белән сөйләшә яисә исәнләшә. Артист булгангамы икән, искиткеч матур итеп елмая. Миңа бигрәк тә аның ап-ак матур тешләре ошады. Безнең өйдә тешле кеше юк, дисәм дә була. Минем сөт тешләрем күптән череп беттеләр, яңалары һаман күренмиләр әле. Картинәйнең, үзе әйтмешли, өч теше генә калган. Әти белән әнинең дә авызлары тешләре сынган таракны хәтерләтә.Чөнки безнең авылда теш врачы да, кабинеты да юк. Район үзәгенә йөрергә вакыт та, акча да табалмыйлар, апаны укыталар.

Зуринәй быел отпускасын авылда уздырмакчы. Ә моңарчы Төркия, Мисыр, я булмаса Болгария дигән илләрдә ял иткән икән.
Безнең өйдә яңа тормыш башланды. Зуринәй йокыдан торгач, матур итеп киенеп, трюмо каршында гимнастика ясый. Мин качып кына аны күзәтәм. Һәр хәрәкәте әкрен генә, гәүдәсе талгын җилдә селкенгән агач ботагын хәтерләтә. Болай эшләргә минем түземлек җитмәс ул. Мин әнигә: ”Нигә син дә гимнастика ясамыйсың?” – дигән идем, ул: “ Биштән торып ясадым инде зарядканы,” – диде.

Мин алай иртә тора алмыйм шул, сәгать унда гына уянам. Шуңадыр инде, аның зарядка ясаганын бердә күргәнем булмады.

Беркөнне ике бабай аркаларына озын таяк элеп, чиләк тотып, өйдән-өйгә кереп, чүпрәк-чапрак, йомырка җыеп йөрделәр. Ура! Иртәгә сабан туе икән бит. Өйдә бәйрәмгә әзерлек башланды. Әни, яланда ашарга дип, күп итеп пирожки пешерде. Зуринәй чит якларда өйрәнеп кайткан тәм-томнарын ясады. Әти белән су буена төшеп, “Жигули”ны юып кайттык.

Кичен, йокларга яткач, иртәгә ниләр эшләячәгемне уйлап яттым. Кашыкка йомырка салып йөгерермен, кырын бүрәнә өстендә йөреп карармын. Баганага менәргә әлегә көч җитмәстер, малайлар белән узышырга була, капчык киеп тә йөгерә алам. Ерактан булса да ат ярышларын күзәтермен, хәзер бинокль бар. Әти шашлык та алып бирмәкче...

Кайчан йоклап киткәнмен дә, күпме йоклаганмын – белмим. Бермәл “чый-чый” иткән тавышка уянып киттем. Өй эче яп-якты, күктә тулган ай йөзә. Тавыш зуринәй йоклаган бүлмәдән килә. Шым гына тордым да әкрен генә ишекне ачтым. Зуринәйнең диванында, авызын зур ачып, бер кортка йоклап ята. Ачык авызында ике генә очлы теш тырпаеп күренеп тора. Кашлары бөтенләй юк, бите дә җыерылып беткән. Тын алганда танавы “чый-чый” килә.Мин тизрәк ишекне яптым да юрган астына чумдым. Кем булды соң бу? Зуринәй кая булган? Картинәй сөйләгән өй иясе түгелме икән бу?
“Үскәнем, тор инде тор!” – дигән ягымлы тавышка уянып, күзләремне ачтым. Кырымда кап-кара кашлы, ап-ак йөзле зуринәй утыра. Ул энҗе тешләрен күрсәтеп елмайды да, аркамнан сөеп: ”Тор, үскәнем! Киен! Сабан туена китәбез,” – диде.

Ул чыгып китүгә төнге маҗара искә төште. Йөгереп барып бүлмә ишеген ачтым. Тик анда беркем дә юк иде. Ә төнлә күргән вампир тешле кортка кая булды икән? Әллә соң аны төшемдә күрдем микән? Мөгаен, шулайдыр. Төш булгандыр бу...

Бер атнадан автобус тукталышына чыгып, зуринәйне озатып калдык.Ул һәрвакыттагыча матур тешләрен күрсәтеп елмайды һәм кул изәде. Әни дә, картинәй дә яшьле күзләрен сөртә-сөртә , кулларын болгадылар. Автобус тузан порхылдатып, кузгалып китте. Без дәшми-тынмый, әкрен генә кайтыр якка борылдык.

Фото: foto-besplatno.ru

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Зуринәй. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Зуринәй. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: