Барлык яңалыклар
Тузганак
24 июль 2023, 11:53

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Ертык сумка. Хикәя

– Менә сиңа кәгазь, ручка. Аңлатма яз, нигә Ивановның сумкасын ерттың, ручка, каләмнәрен сындырдың.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Ертык сумка. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Ертык сумка. Хикәя

Тәнәфес вакытында сыйныф җитәкчесе Азатка укытучылар бүлмәсенә керергә кушты. Ул курка калды, бу бүлмәгә бер дә юкка чакырмаганнарын белә иде чөнки. Теләр-теләмәс кенә бүлмә ишеген ачты, исәнләште. Өстәл артында, сыйныф җитәкчесеннән тыш, завуч язышып утыра иде. Ул күзлек астыннан Азатка зәһәр итеп карап куйды. Бәлки алай карамагандыр да, һәрхәлдә аңа шулай тоелды.

Укытучы абыйсы утырырга кушты, озак кына дәшми торды. Аннары малайга туры карап:

– Азат, әйт әле, сумка ничә сум тора? – дип сорады.

Сумка?! Димәк теге сумка турында бара сүз. Ул кызарып китте, башын иде, авызыннан чыккан сүзләрне үзе дә чак-чак ишетте.

– 400 сум.

Шулчак ишек ачылып китеп,  физкультура укытучысы күренде.

– Фәһим Низамиевич, әйтегез әле, укучылар сумкасы күпме тора?

– 2000 сум. –  Физкультурник сыйныф журналын алды да чыгып китте.

– Тәк. 2000 сум, янә сынган ручка, каләмнәр... Димәк, җыенысы – 2500 сум. Түләргә туры килер, Зарипов. Иртәгә әниең белән килерсең, акча тотып. Менә сиңа кәгазь, ручка. Аңлатма яз, нигә Ивановның сумкасын ерттың, ручка, каләмнәрен сындырдың.

Сыйныф җитәкчесе дәрескә кереп китте. Бүлмәдә усал завуч белән икәүдән-икәү генә калдылар. Азат утыргычка тәмам сеңде. Тамагына төер утырды. 2500 тәңкә! Бу акчалар аңа тау кадәрле булып күренде. Әнисенең андый байлыгы юклыгын белә ул. И-х-х! Шул Толя килмәгән булса, аларның сыйныфына. Урыс малае ул. Үзләрендә мәктәп ябылгач, ерак кына авылдан килеп, монда укый башлады. Гел ирешенеп йөри. Ирешенгәндә болай да зәңгәр күзләре тагын да зәңгәрләнеп, ялтырап китәләр. Шуннан ләззәт  ала, ахры, Толя. Азат аны әзрәк акылга утыртмакчы гына булган иде дә, эш зургарак китте шул. Ә хәзер 2500 тәңкә...

Малайның күзләреннән яшь бөртекләре агып төшеп , алдында яткан ак кәгазь битенә тамдылар. Завуч кыштыр-кыштыр һаман нидер яза. Ул туктаган араларда бүлмәдә үле тынлык урнаша. Бераздан укытучы каты гына итеп:

– Йә, язып бетердеңме? – дип сорады.

– Әй-е-е. – Азат елаудан шешенеп бетеп, кечерәеп калган иде.

– Бар! – диде завуч.

Азат башын иеп, песи кебек кенә басып, чыгып китте. Дәрескә кермәде,  барыбер соңга калган иде инде. Елаганын күрсәләр, малайлар егылып көләчәкләр. Кызлар: “Азат? Азат та елый беләмени ул?” – диячәкләр. Аның башында мең төрле уйлар кайнады. Ничек әнисенә кайтып әйтергә? Әтисе белсә нәрсә дияр? Билгеле, рәхмәт әйтмәс.

Икенче көнне, дәресләр башланганчы, Азат белән Толя, икәүләшеп, сыйныф җитәкчесе янына килделәр. Бер-берсен бүлә-бүлә, бик озак сөйләделәр. Игътибар белән тыңлап торган укытучы:

– Ярар, килешкәч әйбәт булган. Тик бу хәл тәүгесе һәм соңгы тапкыр булсын! –  диде.Малайлар, икесе бер тавыштан кычкырып җибәрделәр:

– Соңгысы булыр, абый!

 Дәрескә чакырып кыңгырау шылтырады. Авызлары ерылган Азат белән Толя, җитәкләшеп, сыйныфларына таба йөгерделәр.

Фото: emilia-spanish.ru

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Ертык сумка. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Ертык сумка. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: