Тузганак
17 Июля 2023, 05:43

Алина САБИТОВА. Сөякбаш. Хикәя

Тукта, ә скелет! Такта янында торган кеше сөлдәсе хәзер тәрәзә төбенә барып баскан иде. Раян моны күреп, телсез калды.

Алина САБИТОВА. Сөякбаш. ХикәяАлина САБИТОВА. Сөякбаш. Хикәя
Алина САБИТОВА. Сөякбаш. Хикәя

1

– Шап! Әһә, эләктеңме-е! – дип хәйләкәр генә көлеп җибәрде Раян. – Димәк, минем коллекциямдә тагын берәү була. Ну, молись, кош калдыгы!

Ярты сәгать элек күтәрмә төбенә егет бер тартма чыгарып ташлаган иде. Такталар өстенә кесәсеннән бер уч җим чәчте дә, тартманы җайлап куйды. Үзе җеп сузып, өй эченә кереп посты. Бу чыпчык тота торган тозак иде.

Озак көтәргә туры килмәде. Күтәрмә тактасына бер бәләкәч кошчыкның томшыгы белән шак-шок бәрүе булды, Раян җепне тартып, тартманы япты да. Ул инде бу хәрәкәтне автоматлаштырган иде. Кошларны тоткынлыкка эләктерүдә шомарган иде Раян. Тартма эчендәге чырык-чырык килгән корбанның киләчәге тик аңа гына билгеле. Гадәттәгечә, Раян аны башта читлеккә бикли. Аннары үзенең башында йөрткән ниятләренә чума. Кыскасы: Раян чыпчыкларда экспериментлар үткәрә. Дөресрәге – ул аларны сынап карый. Янәсе, бар хайван да “природный отбор” – “табигый сайланыш” дигән әйберне белергә тиеш. Әлбәттә, егеттә чыпчыкларга карата бернинди нәфрәт тә юк, гади кызыксыну гына. Әмма ул кызыксыну аркасында күпме гаепсез җан иясе фани дөнья белән хушлашты инде...

Чыпчык читлектә. Раян дәфтәрен ачып, аңа җаза сайлады. Моның өчен аның хәтта махсус дәфтәре бар. Ул анда кошчыкларны “сынау” төрләрен генә түгел, ә барлык күзәтүләрен дә яза иде. Әгәр аның экспериментларыннан соң кошчык исән калмый икән – чүплеккә. Тик  берәр могҗиза белән ул бу “табигый сайланыш”ны уза калса, аңа гомер һәм ирек бүләк ителә. Ләкин андый газаплардан соң ирекле тормыш бик озак була алмый шул.

Бүгенге бәхетсезнең җәзасы: батырлыкка сынау. Канатлары бәйләнгән килеш, читлектәге җәнлек мәче белән берүзе калырга тиеш. Аучы Раян тарафыннан махсус сайланган иде. Иң әрсез, иң усал һәм мәңге туймый торган урам мәчесен богауланган чыпчык янына кертте ул.

Киләсе мизгелләрдә ни булганын белмәү яхшырак. Шунысын гына әйтергә кирәк: кошчык әрәм булмады. Бу куркыныч бүлмәдән котылу юк та кебек иде. Әмма кечкенә җан иясенең бәхетенә каршы, үлем читлегеннән чыгу юлы үзеннән-үзе табылды. Чыпчык тыпырчына торгач, канатларын бәйләп торган җеп чишелде. Һәм бер мизгелдә кошчык ачык тәрәзә аша иреккә, яшәүгә таба чыгып та очты.

2

Дүшәмбе, сәгать иртәнге тугыз. Тәрәзәгә карасаң, көн белән төн көрәшенә шаһит буласың. Кояш офыктан ничек кенә җир йөзен нурларга күмәргә теләсә дә, төн бирешергә теләми. Әйтерсең, ул үзенең кара юрганы белән бөтен дөньяны тоткынлыкка алган. Ә шулай да, еракта кызыл сызык күренә башлый. Әкрен генә, минутлап кына таң ата.

Сыйныф тып-тын. Яллардан соң уянып бетә алмаган укучыларның бер тавышлары да юк. Аларның һәрберсе үз уйларында йөзә. Күбесе күзләре ачык килеш татлы йокыларын дәвам итә. Электр лампасының чытырдап эшләгән тавышы да гипнозлый сыман. Укытучылары Алия Маратовна да журналга текәлеп хәрәкәтсез калган. Бүлмәдәге тирән тынлыкны актарылган дәфтәр бите тавышы гына кайчак бозып куя. Вакыты-вакыты белән кемдер кагәзгә нидер яза шикелле. Күрәсең, кемнеңдер язарга хәле дә, теләге дә бар... Вакыт туктадымы, дип сорасагыз, җавап кайтарам. Юк, бүген Раяннарда физика фәненнән контроль эше. Тик сыйныф белән беррәттән фикерләү процессы да туктап калган ахыры. Әллә Раянның гына башына бер уй да килмиме? Дәрес бетеп бара инде, ә аның дәфтәрендә тик бер “контроль эше” сүзләре генә ялтырап тора.

Егетнең физикага бик исе китми. Ул үзен булачак биолог дип күрә. Дөресрәге, бу – аның балачактан бирле йөрәк түрендә яшәгән зур хыялы. Аның әле дөньяда булмаган, беркем башына да китерә алмаган яңа җәнлек төре ачасы килә. Әле дә, яңа атып килгән таңга карап, шуның турында хыяллана төсле.

Кинәт сихри тынлыкны “шап” иткән тавыш бозды. Урынында яткан такта чүпрәге кинәт идәнгә килеп төште. Сыйныф барысы берьюлы сискәнеп куйды. Алия Маратовна да, журналыннан аерылып, тавыш чыккан якка карады.

– Җеннәр йөри! Бу-у-у! – дип шаяртмакчы булды Раян, – Курыктыңмы, Гүзәл?

Гүзәл егетнең мондый кыланышларыннан күптән туйган иде инде. Шуңа күрә, борылып та карамыйча, эшен дәвам итте.

– Ну, ышанма. Менә үзеңне алып китәрләр әле өрәкләр. Карарбыз аннан, кем хаклы.

– Син кара аны, үзеңә очрамасыннар, Раян. Алар ялкауларны яраталар ди, – дип, егетне тыйды Алия Маратовна.

Сыйныф барысы бер тавышка шаркылдап көлеп җибәрде. Раян кул гына селтәде дә, башын партага терәде. Кем белә, бәлки, шулай иткәч, башына берәр файдалы уй килер.

3

Дүшәмбе – авыр көн, диләр. Чынлап та шулай икән шул. Раян дәресләр тәмамлануын көчкә көтеп алды. Соңгы дәрестән чыгарга кыңгырау шалтырап өлгердеме, юкмы, ә укучыларның инде эзләре дә суынган. Тик бер сәер әйбер – Раян өенә ашыкмады. Ул тагын хәйлә кора... Ә хәйлә шунда: биология кабинетына кереп, үзенең экспериментларына кирәкле мәгълүмат тупларга кирәк. Кыскасы, кызыксынуын басарга. Барлык укытучылар, мәктәпнең башка хезмәткәрләре кайтып киткәнен көтте ул. Аннары сакчы Рәшит абыйның обходка чыгып китүен көтеп алды да, шыпырт кына ул утырган урыннан кирәкле ачкычны алып, кабинетка кереп посты. Ишекне эчтән бикләп үк куйды.

– Тәк, минем якынча 20 минут вакыт бар. Аннан Рәшит абый кайтып китә. Өлгерәм...

Иң башта аның макетларга исе китте. Төсле-төсле ясалма кеше органнары, төрле җәнлекләр, бөҗәкләр... Аннан бер кочак схема, рәсемнәр. Һәм, ниһаять, чып-чын микроскоп! Ул бит гади генә дә түгел – электрон. Мондый микроскоп белән бик сирәк мәктәп кенә мактана ала.

Раянның биологиягә булган мәхәббәте аны шушы кабинетка тәмам әсир итте, ул вакыт узганын дә сизмәде. Мондагы макетлар, рәсемнәр, схемалар барысы да аның өчен тансык иде. Чөнки дәрес вакытында ул әйберләрне иркенләп карап утырырга вакыт юк. Укытучы апа тиз-тиз генә күрсәтеп үтә да, кире урыннарына илтеп куя. Җитмәсә, тәнәфестә дә якын китерми. Янәсе, яңа әйбер – бозыла. Ә микроскопка килгәндә, ул, гомумән, – “тыелган җимеш”. Сатып алынганнан бирле нибары бер-ике тапкыр гына кулландылар аны. Анысында да сыйныфның иң уңган, гел бишлегә укыган кызлары гына карады. Раянга, әлбәттә, мондый бәхет тимәде. Нәкъ әлеге мизгелдә ул шушы бушлыкны тутыра иде.

Мавыктыргыч шөгыленнән ул берзаман уянып китте. Тышта инде эңгер-меңгер төшкән, кояш офыкка баткан иде.

– Рәшит абый! – дип, хыялларыннан айнып, ишеккә таба чапты Раян.

Утка пешкән сыман кабаланып, мәктәпнең үзәк ишеген ачып җибәрмәкче булды. Бикле. Тегеләй дә, болай да тартты – нәтиҗәсе булмады. Аптырап, ул сакчы бүлмәсенә йөгерде. Анысы да бикле иде. Тып-тын, кап-караңгы мәктәптә Раян берүзе калган. Егетне тыштан бикләп киткәннәр.

Мондый вакытта күп кеше шөрләргә мөмкин. Әмма Раян куркаклардан түгел. Ул бары тик әти-әнисе өчен генә көяләнде. Алар бит улларын югалтып, кайгыга батачаклар.

Читлеккә эләккән кош түгел бит ул. Чыгу юлын ничек тә табарга тиеш. Тирән уйларга батып, коридор буйлап йөри-йөри, ул кабат биология кабинетына кереп утырды.

– Әйт әле, иптәш сөякбаш, – дип, такта янында торган скелетка мөрәҗәгать итте ул. – Нишлим соң? Төн чыгыйммы? Әллә тәрәзәне ватып, өйгә чабыйммы? Аннары үземә эләгәчәк бит. Тегеләй дә, болай да кирәкне бирәләр инде.

Әлбәттә, пластмасс кеше бернинди җавап та кайтармады. Әкренләп төшеп килгән караңгыда бу гәүдәнең күз куышлыклары тагын да тирәнрәк тоела иде. Әйтерсең, ул синең нәкъ үзәгеңә төбәлеп карап тора. Шуны сизүдән Раянның тәне чымырдап куйды, хәтта бала йоннары калкып чыкты.

– Дәшмисеңме? Э-э-эх. Шулай була инде ул. Кызыксынучанлык кайчак бәлагә да китерә. Бәла түгел инде бу, уңайсызлык кына. Аның каравы, мин күпме мәгълүмат белдем, яңа ачышлар ясадым. Болар барысы да минем тәҗрибә өчен ауланган җанварларыма кирәк булачак. Әйеме, сөякбаш? Башыңны селкеп куй инде шунда, ичмасам!

Раянның шул мизгелдә “Әй...” – дип, кул селтәп, торып китүе булды, кешенең сөяк макеты башын какты. Егет берни аңламыйча шул якка карады.

– Күзгә күренә, ахыры...

Раян кабат ишеккә таба юнәлде. Кабинетны калдырып, тагын чыгу юлын эзләргә кирәк иде. Төне буе кул кушырып утырып булмый бит инде. Тик, ишекне ачып җибәрәм дип, тоткага үрелгән иде, ачкыч үзеннән-үзе ике тапкыр борылып бүлмәне бикләде дә куйды. Раян башта үз күзләренә үзе ышанмады. Ишекне ачарга теләп, ачкычны кире боргаларга кереште. Ләкин ул ябышып калгандай бер хәрәкәт тә ясамады. Шул мизгелдә Раянның җиңелчә шөрләве тәмам чын-чынлап куркуга, паникага әверелде.

Ишек тоткасын вата-җимерә ачарга маташканда, аның аркасына җил кагылып узгандай булды. Артына кат-кат борылып караса да, берни күрә алмады. Караңгылык бүлмәне тулаем биләп алган иде. Егет ашык-пошык ут кабыза торган төрткене эзләргә тотынды. Арттан искән сәер җил әле бер яктан, әле икенчесеннән аның муенын кытыклады. Тик Раянның гына бер дә көләсе килми иде. Ниһаять, ут кабызгыч төрткене табып, бөтен көч белән шуңа басты.

– Кем бар монда?!

Бүлмәдә берсе дә юк иде. Тәрәзәләр да ябык, чөнки аларны ача торган тоткычлар махсус сүтеп алынган. Җил керерлек урын юк иде. Барысы да үз урынында төсле...

Тукта, ә скелет! Такта янында торган кеше сөлдәсе хәзер тәрәзә төбенә барып баскан иде. Раян моны күреп, телсез калды. Ул әкрен генә кабинет буйлап атлады. Скелетны күздән яздырырга ярамый. Калтырана-калтырана идән юа торган мунчала таягын алып, теге хәрәкәтсез гәүдәгә төбәде:

– С-с-син... Н-нигә анда күчтең? Н-н-ничек күчтең дим?!

– Ә менә болай!

Раянның аяклары кинәт идәннән күтәрелде дә, ул һавада катып калды. Шуннан ниндидер сихри көч аны теге пластмасс гәүдә янына егып салды. Скелетның сөякле куллары аны җилкәсеннән тартып, кабат һавага күтәрделәр.

Бу мизгелдә егетнең хис-кичерешләрен сүз белән аңлатып булмый иде. Раян берчә утка керде, берчә суга чумган төсле булды. Аның тәне әле көзән җыерган сыман катып калды, әле мамыктай йомшарды. Курку һәм билгесезлектән калтырана иде малай. Аның котылуга бер өмете дә калмаган иде кебек. Раян үзен читлектәге чыпчык сыман тойды. Сөякле куллар аны күтәреп алганда, ул җәзалаучының күзләрендә коточкыч дәһшәт күрде. Аркасына һаман күңеленә ятышсыз җир өрә иде. Ә башында тик бер уй: “Әгәр бу куркыныч үлем читлегеннән котыла алсам, бүтән бер генә җан иясенә хәтта бармак белән дә тимәячәкмен!”

Гадәттә, әдәбиятта, киноларда “Happy End” дигән әйбер була. Безнең Раянның да шундый бәхетле финалга бер тамчы өмете бар иде. Тик гел без уйлаганча гына килеп чыкмый шул...

...“Шап” итеп идәнгә килеп төште ул скелет кулыннан.

– Әһә, эләктеңме-е-е! – дип хәйләкәр генә көлеп җибәрде сөякбаш. – Ну, молись, кеше калдыгы!

Раян качарга тырышып, шуышып бүлмәнең стенасына килеп терәлгән иде инде. Торып басар өчен аяк-куллары тыңламый. Ул күзләрен чытырдатып йомды да, бар көченә:

– Кит, кит дим! Тимә миңа, тимә! – дип кычкырып җибәрде...

4

– Кит, кит дим! Тимә миңа, тимә!

– Раян! Галиуллин! Уян, карале, Раян, ишетәсеңме син мине?

Дерт итеп күзен ачты Раян. Аны сыйныфташлары уратып алганнар иде. Ул күзләрен бер ачты, бер йомды, ике кулы белән уып та карады.

– Сөякбаш монда түгелме?

– Ке-ем? Син ул сөякбаш, йокыбаш син! Контроль эш вакытында йоклап утырасың, – дип, Раянның борын төбенә дәфтәр төртте Алия Маратовна. – Иртәгә үк эшләп алып кил, аңладыңмы? Кара әле син аны, “тимә миңа” дигән була тагын...

Раян коточкыч төшеннән айнып утырганда, сыйныфташлары, шырык-шырык көлеп, таралышып маташалар иде. Егет теге дәһшәтнең гади төш кенә булуына әле һаман ышанып бетә алмады. Аллаһыга шөкер, чын түгел иде бу. Шуңа карамастан, башындагы бер көлтә чәче агарды инде бугай. Агармас монда, скелет сөйләшә башласа...

Шул мизгелдә Раянның карашы тактага төбәлде. Акбур сөртә торган чүпрәк тыныч кына, бер хәрәкәтсез урынында ята иде. Бу – төшнең төш булуына ап-ачык дәлил. Димәк, бернинди өрәкләр дә, җанлы скелетлар да юк. Бу бары тик төш кенә! Раян җиңел сулап, җилкәсеннән салкын тир бөртекләрен сөртеп алды. Китап, дәфтәрен җыйды да, сумкасын аркасына асып, ишеккә таба юнәлде. Әмма чыгып киткәнче, нигәдер кабат тактага борылды.

Раянның күз алдында акбур сөртә торган чүпрәк үзеннән-үзе идәнгә килеп төште...

Алина САБИТОВА. Сөякбаш. Хикәя
Алина САБИТОВА. Сөякбаш. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас