Барлык яңалыклар
Тузганак
5 Май 2023, 11:26

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа күпер. Хикәя

Күпернең балкалары, свайлары нинди генә сүзләр белән чуарланып бетмәгән! “Айгөл + Илгиз”дән башлап олы абзыйлардан ишеткән ямьсез сүзләргә кадәр бар анда.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа күпер. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа күпер. Хикәя

Нияз яшәгән авылда, иске күперне сүтеп, өр-яңасын салдылар. Шул ук елны авыл эчендәге юлларга асфальт җәйделәр. Хәзер тигез, шома юл буйлап малайлар көндә велосипедта җилдерәләр. Буш вакытларын, җыйнаулашып, авылны ямьләп торган күпер тирәсендә уздыралар.

Беркөнне Нияз, гадәттәгечә, иптәшләре белән күпер янында уйнап йөри иде. Чиләк күтәргән күрше апа, тиз-тиз атлап, елга буена төшеп китте. Бераздан, күпер өстендә тезелешеп басып торган малайларга, аның: “Фу, нинди әшәкелек!” – дигән сүзләре ишетелде. Алар, күпер култыксасына аша, аска карадылар. Яр буенда басып торган апа:

– Бу сезнең кебекләрнең эшедер инде, – диде, күпергә төртеп күрсәтеп.

– Директорыгызга барып әйтми булмас. Берәр чарасын күрсен

Малайлар дәшмәделәр. Аның ни әйтергә теләгәнен шундук аңладылар алар. Күпернең балкалары, свайлары нинди генә сүзләр белән чуарланып бетмәгән! “Айгөл + Илгиз”дән башлап олы абзыйлардан ишеткән ямьсез сүзләргә кадәр бар анда.

Ниязның да язуы бар монда. Алай начар сүз дә түгел. Тигез, матур хәрефләр белән “мин монда булдым” дигән җөмләне генә язып куйган иде. Исеме юк, имзасы да куелмаган. Тик барыбер күңеленә шик төште...

Апа мәктәпкә барып әйтсә, тикшереп карап  беләчәкләр бит ул язганын. Аннары,  линейка вакытында, бөтен мәктәп балалары алдында, алга чыгарып бастырып, оятлы итәчәкләр. Ә Нияз яхшы укучылардан санала, фотосы почет тактасында эленеп тора. Башкалардан калмас өчен генә язган иде шул теге җөмләне. Ичмасам язу рәвешен дә үзгәртә белмәгән.

Ниязның кәефе тәмам кырылып өенә кайтып китте. Иптәшләре дә шым гына таралыштылар. Күрше апа һаман тынычлана алмыйча, мыгырдана-мыгырдана, кер чайкап калды.

Кичен Нияз бик озак йоклый алмый интекте. Төшендә теге күперне күрде. Җанлы кыяфәттә. Күпернең битенә (аның да бите бар икән ләбаса!) аркылы-торкылы итеп, эреле-ваклы, кәкре-бөкре хәрефләр белән бик күп ямьсез сүзләр язылган. Кайсы акбур, кайсы күмер белән, Кырчын таш белән сызгаланганнары да бар. Күпер яшьле күзләрен мөлдерәтеп Ниязга баккан. Башын бер болай, бер тегеләй боргалый, тик куллары булмагач, язуларны сөртә дә, бетерә дә алмый.

Нияз шабыр тиргә батып уянып китте. Ул, еш булмаса да, төшләр күрә, тик уяну белән аларны оныта иде. Ә бу төш, нишләптер, онытылмады. Көне буе, миен бораулап, исенә төшеп торды.  Мәктәптә чак түзеп утырды Нияз. Кайткач, ашап та тормыйча, елга буена йөгерде. Алан-йолан карангалап күпер астына төште.  Төш вакыты булгангадыр инде,  якын-тирәдә алай беркем дә күренмәде.

Малай, кулындагы чүпрәген суга мана-мана, язган язуын әйбәтләп ышкып сөртергә тотынды. Ниһаять, язуның эзе дә калмады. Шунда гына аның күңеле бераз тынычланды.

Күрше апа мәктәптә күренмәде. Директор абый да бу хакта сүз кузгатмады. Шулай да, Нияз үзенә гомерлек сабак алды.                                            

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан

 

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа күпер. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Яңа күпер. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: