Барлык яңалыклар
Тузганак
13 апрель 2023, 11:36

Фәнзия МАКСЮТОВА. Шүрәле качкан авыл. Әкият

Борай районының Кушманак авылы кешеләре сөйләгән риваятьләргә нигезләнеп язылды.

Фәнзия МАКСЮТОВА. Шүрәле качкан авыл. Әкият
Фәнзия МАКСЮТОВА. Шүрәле качкан авыл. Әкият

Борын-борын заманда,

Бер бик матур авылда

Яшәгән ди кешеләр,

Менә безнең ишеләр.

 

Бик тыныч яшәгәннәр,

Ял иткән, эшләгәннәр,

Әкият сөйләгәннәр,

Бәетләр көйләгәннәр.

 

Шулай яшәп ятканда,

Инде кояш батканда,

Урам тынып калганда,

Бар йортлар ут алганда,

Шомланып кала өйләр:

Яңа хәбәр бар, диләр.

 

Шул авыл урамында,

Чәчәкле кырларында

Ят бер нәрсә бар икән –

Аңа урам тар икән.

 

Үзе шундый зу-ур икән,

Бармаклары му-ул икән.

Маңгаенда мөгезе –

Нәкъ шул Кырлай “үгезе”.

 

Лап-лоп атлап бара, ди,

Адымы зу-ур ара, ди.                                                                    

Туктаусыз үкерә, ди,

Тын алып гел өрә , ди.

Күтәрелә,  ди, давыл,

Куркып кала ди авыл.

 

“Убырманак- Кушманак” –

Кабатлый кабат-кабат.

Ни хикмәт сөйләгәне,

Туктаусыз көйләгәне.

“Кушманак- убырманак,

Убырманак- Кушманак”.

 

Сере килә читтән үк –

Юкәдә икән чикләвек...

           * * *

Юллар урау булган, ди,

Хәлләр болай булган, ди.

Егет атын җиккән, ди,

Утынга дип киткән, ди.

                

Барып керсә урманга,

Шаккатып калган анда

Шүрәле тора көлеп,

Әкияттәге кебек.

.

“Хәзер сине бетерәм –

Мин көлдереп үтерәм,

Эшләр көйләнә икән!” –

Шулай сөйләнә икән.                                                                      3

 

Егет утын кискән, ди.

Агач бик зур үскән, ди.

Сизми калган Шүрәле

Үзенең бик кирәген.

 

Зыңгылдап киткән агач,

Егет агачны яргач.

Арба янында баргач,

Шүрәледә бар караш:

“Әйдә, килче, Шүрәле,

Алып салыйк түмәрне”.

Менә шул булган кармак –

Кысылды калды бармак.

 

Шулай хәйләсен тапкан –

Авылга алып кайткан.

Тотып алып кайткан, ди,

Мунчасына япкан, ди.

 

Инде булды дигәндә...

Тал яфрагы имәндә.

Иртән торып караса –

Җилләр искән ләбаса.

 

Ишекне ачкан диләр,

Шүрәле качкан диләр!

Инде нихәл итәргә?

Кайсы юлдан китәргә?

            * * * 

Моның белән бетмәгән,

Егет моны көтмәгән.

Егетнең өен белгән –

Төнлә авылга килгән.

 

Абзардан атын тапкан,

Еракка чыгып чапкан.

Егет тора да карый –

Бу хәл ниләргә ярый?

 

Аты арып яткан, ди,

Шыбыр тиргә баткан, ди,

Дер калтырап тора, ди,

Туктаусыз пошкыра, ди.

 

Бу ни хәл дә, ни хәбәр –

Монда бер хөсетлек бар! –

Авылдашлар җыелган,

Төрле фикер коелган.

 

Бер карт хәбәр салган ди:

“Чын ул! Түгел ялган, – ди. –

Шүрәле эзен таптым,

Шуннан артыннан чаптым.

Акыра бар көченә,

Коты качты төсендә.

Башкача эз басмам, – ди. –

Урманына качкан”,  – ди.

 

...Шушы хәлләрдән калган –

Әллә чын, әллә ялган...

Чын исеме Кушманак,

Түзмәдем, кайттым карап.

 

Күрше-тирә авылдан

Яңа исем тагылган.

Җиңелдерме, авырдыр

Кушаматлы авылдыр.

Яңалык ачкан авыл –

“Шүрәле качкан авыл”.

 

Ә халкы соң кем дисез?

Кушаматны белмисез.

Бер авыл тирәлеләр –

Барсы да “ Шүрәле”ләр.

             * * *

Монсы чып-чын тормыштан,

Чынбарлык, чын булмыштан...

                  

Ай үтте дә, ел үтте –

Халык бер хәбәр көтте.

Яңалык беленмәсме?

Шүрәле күренмәсме?

 

Авылда, ди, яңадан

Яңа хәбәр таралган.

Шүрәлебез кайткан, ди,

Яңа чишмә ачкан, ди!

 

Ни булса да, булган, ди,

Хәбәр барып тулган, ди.

                

Халык теләген белгән –

Оста ярдәмгә килгән.

Агачтан сынын уйган,

Ярга бастырып куйган.

 

Шатланалар барсы да-

Безгә ярый ансы да!

Шатлана чишмә яры,

Шатлана күргән бары.

 

Ничек безне тапкан, ди,

Шүрәлебез кайткан, ди.

Шүрәлебез кайткан, ди!

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Фәнзия МАКСЮТОВА. Шүрәле качкан авыл. Әкият
Фәнзия МАКСЮТОВА. Шүрәле качкан авыл. Әкият
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: