Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә:
– Әти, бака күрәсем килә, – ди. – Бака кайда тора ул?
Әтисе Нурбәккә әйтә:
– Бака су буенда була ул, – ди.
– Су буена барыйк, – ди Нурбәк.
Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя каз очрады.
– Ка-как-ка-ка-ка-как, – ди казлар.
– Әти, казлар ни әйтә ул? – ди Нурбәк.
– «Нурбәк, кая барасың?» – дип сорыйлар казлар, – ди әтисе.
– Бака карарга барам, – ди Нурбәк.
– Ка-ка-ка-как, бакага бездән сәлам әйт! – ди казлар.
Тыкрык уртасына җиткәч, Нурбәк белән әтисенә бозау очрады.
– Му-у-у! – ди бозау.
– Әти, бозау ни әйтә ул? – ди Нурбәк.
– «Ну-урбә-әк, кая барасы-ың?» – дип сорый бозау.
– Су буена, бака карарга-а! – ди Нурбәк.
– Бакага миннән сәлам ә-әйт! – ди бозау.
Нурбәк белән әтисе су буена төшеп җитте. Су буенда сөзәк ярда бик матур, ямь-яшел бер бака утыра иде. Үзенчә сайрап утыра.
– Курыый-курыйк, бака-ка, курыйк-курыйк-бака-как!
– Әти, бака нәрсә әйтә ул? – ди Нурбәк.
– «Исәнме-саумы, Нурбәк!» – ди бака.
– Исәнме,бака! – ди Нурбәк. – Бака-бака, бакакай, казлар сиңа сәлам әйтте.
– Бик рәхмәт, Нурбәк, – ди бака. – Үзең дә казларга миннән сәлам әйт.
– Бозауда сиңа сәлам әйтте,–ди Нурбәк.
– Бик рәхмәт, бик рәхмәт, – ди бака. – Миннән дә бозауга сәлам әйт!
Нурбәк белән әтисе бака белән саубуллашып кайтып китә. Кайта торгач, алар бозау янына җитә.
– Бозау, яшел бака сиңа сәлам әйтте! – ди Нурбәк.
– Рәхмә-әт, – ди бозау.
Казлар янына җиткәч, Нурбәк:
– Казлар, яшел бака сезгә сәлам әйтте,–ди.
– Ка-как-ка-как, рәхмәт, – диделәр казлар.
Фото: kam.business-gazeta.ru