Барлык яңалыклар
Тузганак
11 гыйнвар 2023, 10:31

Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти көндәлегеннән

...Тимур гына бервакыт: “Ай егылам, егылам!” –   диде дә әйләнгечтән кар өстенә барып та төште.

Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти көндәлегеннән
Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти көндәлегеннән

Оныгым белән шәһәр үзәгендәге яшел чыршы куелган мәйданга таба атлыйбыз. Каршы җил исә, кешеләр битләрен, колакларын каплап баралар. Яңа ел каникулларының бик салкын бер көне бүген. Баланың битләрен шарф белән капларга тырышам, ләкин ул болай эшләвемә каршы килә, курткасының иң өске каптырмасын да ычкындырып җибәрә. Әллә өшүне дә белмиме, әллә үзе шундый чыныккан малаймы, аңламассың. Иң бәләкәй тауны түгел, зуррагын сайлады Тимур. Монда кызурак төшәсең инде. Аркасына егылып, әллә куркудан, әллә авыртудан бераз елап та алды. Мин аны кече тауга алып киттем: анда куркыныч азрак. Шуып төшкән чакларын фотога да берничә тапкыр төшерергә өлгердем әле. “Өшемәдеңме, кайтабызмы?” – дип сорыйм. “Юк әле” – дип кенә җавап бирә дә, тагын баскычтан өскә таба менеп китә. Дөрес итеп шусын, шуып төшү белән читкә китсен, бер-бер хәл булмасын, дип күзәтеп, карап торам.
Чират хәзер карусельга җитә. Берничә бала утырып алды. Мин әйләндереп җибәрдем. Барысы да шат елмая, көләләр. Ләкин әнә бәләкәй генә кыз әллә куркуыннан, әллә башы әйләнүдән кар өстенә егылып төште. Әтисе йөгереп килеп җитте, мин карусельны чак туктатып өлгердем. Аллам сакласын, кеше баласы өчен җавап биреп кара, әле үзеңнеке өчен дер калтырап торасың. Мәйданда боздан лабиринт төзеп куйганнар икән, оныгым шуның эченә кереп китте. Дөрес юлны эзләп, тегендә-монда чапканын баш киеменнән күреп торам. Карга егылып, бераз күренми тора да, тагын пәйда була. Бик ошады анда Тимурга.
Ярый, ары киттек. Әнә тагын бер карусель ясап куйганнар икән. Әйдә, шунда әйләнеп карыйк әле! Оныгымның дусты Никита тәҗрибәлерәк булып чыкты: аякларын дөрес куеп, ныграк тотынып утырды. Менә бер заман әйләндереп җибәрдем, мин сиңа әйтим... Бөтенесе шат елмая, көлә, өшүне дә, салкын җилне дә бар дип тә белмиләр. Тимур гына бервакыт: “Ай егылам, егылам!” –   диде дә әйләнгечтән кар өстенә барып та төште. Күз ачып йомган арада булды бу хәл. Тиз генә йөгереп барып, аягына бастырдым аны. Бөтен саны төгәл, шунысы иң мөһиме инде аның... Мәйданнан бер дә китәсе килмәгән иде малайның: һаман уйнап туймаган. Минем түземлегем бетте: кулыннан җитәкләп алып кайтып киттем. Башкалар уйнап калды. “Ашыгыч ярдәм” машинасы кемнедер травмпунктка алып китте. Тукталып, кызыксынып торырга вакыт юк иде. Яңа ел мәйданы тормышы аңа карап кына тукталмады, дәвам итте...
Берникадәр вакыт елап кайтты Тимур, аннары тынычланды. Өйгә кайтып кергәндә, бит очлары алсуланган, күзләре янып тора иде. Саф һавадан кергәч, аппетиты ачылып киткәндер, салынган ашын да ялт иттереп куйды. Аннары йокы бүлмәсенә үзе кереп, караватына менеп ятты. Карасам, кызыл алмасының яртысын гына ашап, рәхәтләнеп йоклап киткән.
Аның бүген таудан шуган, рәхәтләнеп уйнаган, ашаган, хәтта йоклап яткан чакларын фотога төшереп алдым. Әтисе көне буе эштә, әнисе дәваханәдә ята. Кичен аларга фотоларны күрсәтеп, барысын да сөйләп бирербез әле.
Кышкы каникулымның бер көне әнә шулай үтте.

Илшат Нәҗмиев.
Күмертау шәһәре.

Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти көндәлегеннән
Илшат НӘҖМИЕВ. Картәти көндәлегеннән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: