Барлык яңалыклар
Тузганак
8 декабрь 2022, 12:40

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Оекбаш

Салаватның яңа оекбашлардан бер дә аерыласы килмәде.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Оекбаш
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Оекбаш

Картәнисе Салаватка ак сарык йоныннан җылы оекбашлар бәйләп бирде. Кунычын  кара төстәге ике буй сыр белән бизәде. Чөнки ул балалар бакчасына йөри, ә анда күпвакыт әйберләр алышынып бетәләр. Хәзер Салават беркайчан да тамгалы оекбашларын бүтәннәрнеке белән бутамас.

Икенче көнне әнисе, матур оекбашларны кидереп, аны тәрбияче кулына тапшырды. Салават бакчада рәхәтләнеп уйнады. Бүлмәнең бер башыннан икенче башына чапты.Оекбашлар бик уңайлы, үзеннән үзе йөгертәләр иде.

Төшке ашны ашап алгач, балалар бер кат киемнәрен салып утыргычка куйдылар да, йокларга яттылар. Салаватның яңа оекбашлардан бер дә аерыласы килмәде. Тәрбияче күргәләгәнче тизрәк юрган астына чумды...

Ул кемдер иңеннән селкеткәнгә уянып китте. Бик каты йоклаган икән. Башкалар уянып, киенә башлаганнар иде инде. Күзләрен уа-уа торып утырды. Шулчак карашы аякларына төште, бер аягында оекбаш юк иде. Малай яхшы хәтерли, ятканда икесе дә аякларында иде. Карават астында да, утыргыч өстендә дә сыңар оекбаш күренмәде.

Аның мыштырдаганын күреп, янына тәрбияче апасы килде. Икәүләшеп эзли башладылар. Бераздан ярдәмчеләр күбәйде. Тик оекбаш табылмады. Салаватның күз яшьләре бите буйлап агып барып, идәнгә тамдылар.

Аптыраган тәрбияче: ”Туктале, монда түгелме икән?” –  дип, куллары белән тышлы юрганны капшый башлады. Сәрмәнә торгач, юрганның бер почмагыннан югалган оекбашны тартып чыгарды. Барысы да көлеп җибәрделәр. Күрәсең, Салават  йоклаганда аягын юрган тышының уемына тыккан да, шул чагында оекбаш сыдырылып төшеп калган.

Шатлыгыннан авызы ерылган малай,  сикерә-сикерә, иптәшләре янына йөгерде.

Фото: 33sunduchka.ru

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Оекбаш
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Оекбаш
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: