Барлык яңалыклар
Тузганак
5 декабрь 2022, 17:08

Рабит БАТУЛЛА. Бакалтай. Әкият

Үз телендә бакылдарга теләмәгән бакалар артканнан-арта бара.

Рабит БАТУЛЛА. Бакалтай. Әкият
Рабит БАТУЛЛА. Бакалтай. Әкият

Шыкмай авылында Мәрәс күле бар. Менә шул Мәрәс күлендә көн саен бака туе була. Бака туенда тавыш никадәр күп булса,туй шулкадәр яхшы узган санала, валлаһи.

– Бака-ка-ка! – дип бакылдыйлар бакалар.

– Куррыйк, шуррыйк! – дип шуркылдыйлар бакалар.

– Чурри-урр, чурри-урр! – дип чурылдыйлар бакалар.

Әнә шулай һәр бака үзенчә бакылдарга, үзенчә куркылдарга, үзенчә чурларга тиеш бака туенда. Шуңа күрәдер дә инде Мәрәс күлендә бакылдый белмәгән, куркылдый белмәгән, чурлый белмәгән бер генә бака да булмаган.

Гомер-гомергә шулай килгән инде. Үзен хөрмәт иткән бака, үзен бакага санаган бака туйда бакылдарга бик ныклап әзерләнергә тиеш булган.

Заманалар үзгәрә тора бит, агайнеләр. Ата-бабадан калган бу матур гадәткә буйсынырга теләмәгән бакалар да табыла,табыла-а Татарстан күлләрендә, билләһи. Үз телендә бакылдарга теләмәгән бакалар артканнан-арта бара.

Мәрәс күлендәге бакалар арасында да шундый бер мәнсез бака бар икән. Ул баканың исеме – Ба-кал-тай, ди! Әйе, Бакалтай исемле булган ул.

– Һэ-һэ-һэй, шул да булдымы җыр! – дигән Бакалтай. – Бака-ка-ка да бака-ка-ка! Куррык та куррыйк! Шуррыйк та шуррыйк! Әнә сандугач ничек сайрый! Менә, ичмасам,тавыш дисәң дә тавыш! Бака булып куркылдаганчы, мин сандугач булып сайрарга өйрәнәм!  

Шулай дигән дә Бакалтай, Мәрәс күлен ташлап,
гөлбакчага, сандугачлар янына китеп барган.
Чыннан да, тырыша торгач, Бакалтай сандугачча
сайрарга өйрәнгән:

– Гәҗ-вәҗ мөхтәләф!

Гәҗ-вәҗ мөхтәләф!

Гәрдәнки.әдрәнки,

Әсмагани тәтле бай!

Тәтли бай!

Тәррәзидәррзи тәрри торри.

Чырр-пырр,тиртеки, миртеки!

Шулай сайрый икән Бакалтай. Ләкин сандугачлар ярышында беренче урын да, икенчесе дә, өченчесе дә аңа тәтемәгән. Әйткәннәр Бакалтайга ярыш оештыручылар:

– Син, Бакалтай, сандугачча әйбәт кенә сайрыйсың. Тик сандугачлар үзләре синнән әйбәтрәк сайрый шул, – дигәннәр.

– Алайса,мин гармунчы булам! – дигән Бакалтай. Тырыша торгач, гармун уйнарга да өйрәнгән бу бака. – Тиллим-тиллим тальян тарта Мәрәс күле бакасы. Гымбыр-гымбыр гымбырдыйдыр тальянының басасы!

Шулай дип җырлый икән үзе. Ярыштан соң тагын әйткәннәр аңа:

– Син, агайне, дус кеше, Бакалтай! Гармунны әйбәт кенә уйныйсың! Ничава гына,ләкин синнән оста әргәнчеләр бик күп бит, –дигәннәр.

– Алайса,мин атаклы җырчы булам! Җырчы булам да бөтен дөньяны әйләнеп чыгам, – дип Бакалтай җыру өйрәнә башлаган.

– Әнә килә афтамабил,

Төягәннәр парауыз;

Афтауызга паруызны

Төямиләр ялмавыз! –

дип җырлый Бакалтай.

– Син үзеңчә, бакача җыр беләсеңме соң, Бакалтай?! Безнең концертка бака җыры җитешми! – дигәннәр концерт оештыручы агайлар.

– Юк шул, мин бакача бер генә җыр да белмим! – дип Бакалтай Мәрәс күленә кайтып киткән.

Кайткач, Бакалтай бик тырышып бакача җырулар җырларга өйрәнгән. Хәзер Бакалтай Мәрәс күлендә яши. Бакалар хорында ул башлап җырлаучы булып эшли икән.

Ә җыруы мондый ди:

– Куррыйк, шуррыйк,бака-ка,

Мырлыйк, җырлыйк, ха-ха-ха;

Бака-ка-ка,бака-ка,

Ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха!

Менә хәзер таң ата,

Мәрәс күлдә бакалар

Кия киез каталар,

Киез ката кигәннәрне

Яраталар апалар.

Ха-ха-ха-ха-ха-ха-ха,

Киез ката кигәннәрне

Яраталар апалар!

Әгәр дә Бакалтайның бакача җырлаганын тыңлыйсыгыз килсә, сез Зәй төбәгенең Шыкмай авылындагы Мәрәс күленә килегез, анда һәр көнне бака туе була. Ә бака туенда Бакалтай исемле бака башлап җырлый икән. Билләһи!

Фото: kam.business-gazeta.ru

Рабит БАТУЛЛА. Бакалтай. Әкият
Рабит БАТУЛЛА. Бакалтай. Әкият
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: