Барлык яңалыклар
Тузганак
3 ноябрь 2022, 10:02

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Билге. Хикәя

Бер көнне тарих укытучысы Маратның фамилиясе турына симез, дәү корсаклы икеле билгесе утыртып куйды.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Билге. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Билге. Хикәя

Марат алтынчы сыйныфта, бик яхшы да, бик начар да түгел – уртача гына укый.

Уртача укучыга кайчак бишле дә эләгә, сирәк-саяк икеле дә чәпәп куялар, жәлләп тормыйлар. Дүрткә, бишкә укыганнарны гына кызганалар шул.

Бер көнне тарих укытучысы Маратның фамилиясе турына симез, дәү корсаклы икеле билгесе утыртып куйды. Әйтүебезчә, һич тә үкенмичә һәм жәлләмичә. Марат бик гарьләнсә дә сер бирмәде, башын горур тотып, шым гына урынына барып утырды.

Янындагы Гүзәлгә бик тә ачуы килде, пышылдап кына әйтеп торса ни була инде!?  Дәресне белмәсә дә, укытучының өстәмә сорауларына җавап бирсә, эләкмәс иде бу кәкре икеле.

Әнә Илназга партадашы Илгизә гел ярдәм итә. Авызын зур ачып, очлы иреннәрен алга сузып, тавышсыз гына әйтеп тора. Тегесе дә өйрәнеп беткән, шундук аңлап ала. Укытучы тәрәзә янынарак барып басса, пышылдап та әйтә. Илназның колаклары локатор кебек, шундук ишетеп кала. Алгы партада утыргач, китапның кирәкле битен ачып, тез өстенә салып та күрсәтеп  тора Илгизә. Илназның күзләре шәп күрә, бөркетнекеннән һич тә ким түгел, артыграктыр да әле. Ә Гүзәл, авызын кыйшайтып, мыскыллап көләргә генә тора. Мәңге игелек күрмәссең аңардан.

Кәефе төшкән Марат киләсе дәрескә,” икеле дә билге, әлегә сорамас әле” дип уйлап, бөтенләй дә әзерләнмәде. Тик укытучы, үч иткәндәй, аны тагын такта алдына чыгарды. Әзерләнеп килмәгәч, нәрсә сөйләсен инде, башын иеп тик басып торды. Салих абый икеле янына, кипкән таякка ошаган берле чәпәп, куйды. Орышмады да ичмасам, бәлки җиңелрәк булыр иде.

Теләмәсә дә, Маратка дәрескә әзерләнергә туры килде. Үткән теманы кат-кат укыды, соңыннан сөйләп тә карады. Телевизор да кабызмады, компьютер каршына да утырмады, түзде.

Дәресләр тезмәсе буенча, тарихка кадәр – география.  Кабинетка кереп, урынына утыргач, Марат тез өстенә тарих китабын куйды, әкрен генә кирәкле битен ачты. Кабатлау комачауламас...

Партадашы Гүзәл төрткәнгә кинәт дертләп китте, аны тактага чакыралар икән. Марат сикереп торды да, шәп-шәп атлап, укытучы өстәле янына барып басты. Кычкырып сөйли башлады.

Сыйныфташлары башта аптырашып бер-берсенә караштылар, аннары шырык-шырык көләргә тотындылар. Укытучы: “Т-с-с!” – дип аларны туктатты. Малай бер тында бар белгәннәрен сөйләп бетерде дә, бик канәгать төстә, укытучыга борылып карады һәм... коелып төште. Чөнки тәрәзә каршында, стенага сөялеп. Салих абыйсы түгел, Әнисә апасы басып тора иде. Ул елмаеп:”Афәрин, Галиев, шәп әзерләнгәнсең, тик билгене Салих абыең куяр инде,” – диде.

Шулай итеп, Марат нинди дәрестә утырганын да оныткан булып чыкты. Ярый әле Әнисә апа (аның хәлен аңлагандыр инде), комач кебек кызарган малайга утырырга рөхсәт итте. Әгәр сораса, тагын бер икелене эләктерәчәге көн кебек ачык, чөнки аның зиһене бөтенләй таралган, географиядән нинди тема үткәннәрен дә хәтерләми иде.

Ул көнне берлесен барыбер төзәтте Марат. Әнисә апасына сөйләгәннәрне Салих абыйсына да бәйнә-бәйнә хәбәр итте. Укытучы аның чыгышын бертуктаусыз  “Эһе-эһе” дип җөпләп торды, соңыннан: “Менә бит, тырышкач булдырасың,”  – дип, мактап та алды. Теге уклау кебек каткан берле урынында зифа буйлы, матур дүртле пәйда булды.

Ә бөкре икеле масаеп үз урынында калды: журнал битен ямьсезләп һәм Маратның ялкаулыгына ишарә ясап...

Фото: ru.publika.md

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Билге. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Билге. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: