Барлык яңалыклар
Тузганак
27 октябрь 2022, 10:20

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сары тавык. Хикәя

Сары тавыкның юклыгын, нишләптер, абайламадылар. Хәер бермәлне, Хуҗабикә тавыкларын санап йөргән иде йөрүен, азак югалгандыр дип, кул селтәде ахры.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сары тавык. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сары тавык. Хикәя

Сары тавык ел да чебиләр чыгара. Хәзер ул олы яшьтә инде, алтысы тулды. Тавык гомере өчен бу инде карт санала. Шулай да шәп әле ул, бер дә авырганы юк, йомырканы да мулдан сала. Тәпиенең бер бармак буыны куначадан очып төшкәндә чыгып калды калуын, әмма кәкре бармакка гына түзәргә була. Тормышыннан зарланмый Сары тавык. Тик күңелен кырган бер нәрсә бар: чебиләре чыга бара, Хуҗабикә җыя бара. Картон капка чүпрәк җәеп чебиләрне тутыра да, өшемәсеннәр диептер инде, өстәл лампасын кабызып куя. Канат астының җылысын каян белсен инде ул.

Билгеле, ел да алай булмый. Бер елны атна буе үзе карады чебиләрен. Май ае иде. Көннәр җылынып җитмәгән вакыт. Аны чебиләре белән бергә печән чүбе салынган иске бала караватына урнаштырдылар. Башта Сары тавык тыныч кына утырды, чебиләрен бик әйбәтләп карады. Тик бер атнадан тик утырудан туйды. Шапы-шопы килеп канатларын какты, тәпиләре белән тырнап, астындагы чүпне туздырды, тузан очырды, аунады, чебиләрен акыртып, тапап бетерде. Алары куркышып, почмакка сыендылар. Түземе төкәнгән Хуҗабикә тавыкны чыгарып ыргытты. Яман тавышланып, өй тирәли күпме генә очынып йөгерсә дә, аңа ишек ачучы булмады.

Быел инде шундук чебиләрсез калды. Башта йомырка сала торган ояда утырырга булды Сары тавык. Тик башка тавыклар бимазалап бетерделәр: янына кереп, аны этә-төртә йомырка салалар, кайчак ялгыш ватып та куялар. Чыгып су эчәр хәле юк, әтәч бастыра башлый. Бәхетенә, Хуҗабикә аның чеби чыгарырга ниятләгәнен сизеп калып, оясын аерым бүлмәгә күчерде, яңа йомыркалар тезде. Ялгызы, бик әйбәтләп, өч атна утырды ул. Суы, азыгы кырында, борчучы юк. Чебиләре дә дәррәү чыктылар: искитмәле матурлар, төрле төстәләр, сокланып туймаслык. Тик чебиләрне барыбер бирмәделәр. Ә аның бик тә әни буласы, “корт-корт” килеп, балаларын хәстәрләп йөрисе килә. Күргәне бар, бик килешә тавыкка әни булу. Гел кабарынып йөргәч, чебиле әни икәнеңне беләләр, ихтирам итәләр. Күпләр якын килергә дә курка, хәтта әтәч тә урабрак йөрергә тырыша. Әни тавык чебиләрен ашата, йоклата, саклый, яклый... Эх-х-х!

Бу юлы Сары тавык ничек тә үзенчә эшләргә булды. Көз якынлашкан иде инде. Яшеренеп кенә күршеләрнең абзар башына менде, төргәкләп өеп куелган салам янына килде. Эзләнә торгач үзе генә сыярлык ара тапты. Шул урынга, көн дә килеп, хәтсез йомырка салды.

Аның юклыгын, нишләптер, абайламадылар. Хәер бермәлне, Хуҗабикә тавыкларын санап йөргән иде йөрүен, азак югалгандыр дип, кул селтәде ахры. Тавык тыныч кына утырып чыгарды чебиләрен. Тик менәтерәк, аларны ашатырга, эчерергә кирәк икән, ләбаса. Тегеләрның чипылдавына түзә алмый, Сары тавык җиргә очып төште, үз янына чакырды. Тик чебиләр төшә белмичә, кайсы кая таралып бетте. Көн ару суыткан, сентябрь азагы иде шул. Ярый әле, Хуҗабикә күреп калып, чебиләрне итәгенә җыеп алды. Бу юлы инде өйгә керү турында сүз дә булмады. Сары тавык башын иеп, абзарга кереп китте.
Ә чебиләргә килгәндә, үстеләр алар. Җылы өйдә өч ай яшәткәч, абзарга чыгардылар. Бәхетләренә, кыш җылы килде. Бер дә чирләмәделәр. Икесе әтәч, калган бишесе – тавыклар. Әтәчләр инде кычкырырга да өйрәнде. Хуҗабикәне бик яраталар, аңа ияреп йөриләр, сакал астын сыпырттыралар, хәтта алдына менеп утыралар. Тавык көнләшеп тә куя: ник берсе, аның – Сары тавыкның, үз әнисе икәнен белсен. Шулай. Тудырган әни түгел, үстергән әни шул.

Фото: russkie-perepela.ru.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сары тавык. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Сары тавык. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: