Барлык яңалыклар
Тузганак
14 сентябрь 2022, 15:14

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Модалы чалбар. Хикәя

Абыемның тишек-тошык джинсы чалбарын күреп, картинәй “аһ” итте.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Модалы чалбар. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Модалы чалбар. Хикәя

Бүген кичке автобус белән абыем кайтып төште. Уфада универда укый ул. Ябыгып, тартылып киткән. “Укуы бик авыр”, – ди.

Үзенә яңа киемнәр алып кигән. Аның тишек-тошык джинсы чалбарын күреп, картинәй:

–Ай, Аллаһым! Акча да җибәреп торабыз. Гарифның малае хәерче кебек киенгән диярләр инде, –  диде сукранып. Абыйга әйткәч, ул:

– Картинәй, аның модасы шундый, – дип кенә куйды.

–Шундый муда буламыни, муда кешене матурларга тиеш. Сугыш вакытында да мондый тишек кием кимәдек, ямап кидек, – диде картинәй.

Абый эндәшмәде. Сүз көрәштерүдән файда юк иде.

Минем дә мәңге тузмас джинсы чалбарым бар. Бакчада гел идәндә үрмәләп уйнагач, тезләре тишелеп чыкты чыгуын. Картинәй арткы кесәләрен сүтеп алып ямап бирде. Тагын берничә елга чыдар әле.

Кич белән абыем клубка чыгып китте. Кызлар күзләргә. Үзе әйтмәде әйтүен. Сизеп торам. Күрше Гөлнара: ”Абыең кайчан кайта?”, – дип сорашып кына тора. Чәчен бер акка, бер карага буйый. Матур буласы килә. Болай да ямьсез түгел дә ул.

Абый, нишләптер, ертык чалбарын кимәгән, утыргыч башына элеп калдырган. Оекбаш бәйләгән картинәй кырында абыемны көтеп утыра торгач, арып йоклап киткәнмен.

Мин торганда абый йоклый иде әле. Күрәсең, соң кайткандыр. Картинәй коймак пешерде. Аннан абыйны уятып, аны да, мине дә чәйгә чакырды. Майлы коймак белән, баллап, чәй эчеп алдык.

Абый, бакчаларны чыгып күрмәкче булып, теге чалбарны кулына алды. Алды да, аптыраган кыяфәт белән, бик озак чалбарга карап торды. Аннан кире утыргыч башына элеп куйды һәм икенчесен киеп тышка чыгып китте. Мин тиз генә барып, чалбарны карадым. Картинәй, бик матурлап, кул машинасында чалбардагы тишекләрне ямап куйган икән. Бик оста тегә ул. Ямау дип тә уйларлык түгел. Үзенә күрә бик модалы чалбар килеп чыккан.

Абыем ачулангандыр дип уйлаган идем. Юк икән. “Ярар, печәнгә булса да киярмен әле”, – диде.

Берничә көннән ул китәргә җыенды. Картинәй аңа пенсия акчасын сузды. Абый алмаска уйлаган иде дә, картинәй: ” Яңа чалбар ал, башка болай киенеп йөрмә!”– дигәч, акчаны түш кесәсенә салып куйды. Рәхмәт әйтте.

Без олы юлга чыгып, аны озатып калдык.

Фото: pxhere.com

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Модалы чалбар. Хикәя
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Модалы чалбар. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: