Барлык яңалыклар
Тузганак
1 сентябрь 2022, 07:30

Гөлназ ГАФАРОВА. Эш кәгазьләре. Хикәя

– Укучылар, минем Замирларның өендә булганым юк, әмма стенкаларында, түрдә нәрсә торганын беләм хәзер – бәдрәф кәгазе тора икән!

Гөлназ ГАФАРОВА. Эш кәгазьләре. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Эш кәгазьләре. Хикәя

Икенче сменаның алтынчы дәресенә чакырып, кыңгырау шалтырады. Зөһрә Заһировна,  ихтыяр көчен  йодрыгына  төйнәп, дүртенче кабинетка атлады. 7 “а” – мәктәптә иң тавышлы, әмма бик кызыксынучан сыйныф. Төрле параллельләрдән “бишле” гә өлгәшүче балаларны гына җыйгангамы, мин-минлек көчле үзләрендә, тәртип ягы аксый.

Дәреснең темасы – “Эш кәгазьләре”.  Зөһрә Заһировна татарча  ничек дөрес итеп гариза, ышанычнамә  язарга,  беркетмә тутырырга өйрәтте. Мондый кәгазьләрне тутырганда нинди документлар кирәклеге турында сөйләштеләр. Татар балалары булсалар да, үзара гел русча аралашкангамы – укучыларның сүзлек  хәзинәсе ярлы. Татарча  аңлыйлар,  рус телендә җавап бирүне уңайлырак саныйлар. Шуңа күрә Зөһрә Заһировна дәрестә сөйләм телен үстерүгә күбрәк вакыт бүләргә  омтыла.

– Укучылар, мөһим кәгазь, документлар бөкләнмәсен, бала-чага кагылмасын өчен әти-әниләрегез аларны кайда саклыйлар?

– Югарыда.

– Шкафта.

–Стенкада, – дигән җаваплар яңгырады.

– Ә хәзер эне-сеңелләрегез, чит кешеләр күзеннән яшереп, стенкада сакланган документларны атагыз әле?

– Паспорт, – диеште укучылар.

– Тагын?

– Водительское удостоверение! – диде өченче сыйныфтан башлап әтисенең машинасын йөрткән Данил.

– Татарча машина йөртү таныклыгы була, укучылар!

– Свидетельство о рождении     .

– Туу турында таныклык– татарчага тәрҗемәсе!

– Туалетная бумага! – Һәрчак укытучыларны  берәр этлек ясап, кыен хәлгә куярга яраткан Замир әйтте монсын. Үзе мыскыллы елмаеп, каш астыннан гына укытучыга төбәлде.

Сыйныф тынып калды. Бар да укытучының нәрсә дип әйтәчәген көтте.

Зөһрә Заһировнаның аркасы чымырдап куйды, тәненнән  әллә нинди кайнар дулкын йөгереп үтте, йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Эх Замир, Замир, күңелле генә  барган әңгәмәне бозу нигә кирәк булды соң сиңа?! Бала күңеле – ак кәгазь, диләр. Кызганычка каршы, барсыныкы да түгел шул. Бала күңеле – карурман, керсәң адашмам, димә. Үткән бер-ике секунд Зөһрә Заһировнага мәңгелек булып тоелды. Әмма ул үзен бик тиз кулга алды. Эчендә өермә дуласа да, йөзенә бернинди гаҗәпсенү билгесе чыгармады.Тыныч кына, берни булмагандай:

– Укучылар, минем Замирларның өендә булганым юк, әмма стенкаларында, түрдә нәрсә торганын беләм хәзер – бәдрәф кәгазе тора икән!

Сыйныфка бомба төшеп шартладымыни! Егерме укучының кинәт  шаркылдап көлеп җибәрүеннән тәрәзә пыялалары зыңлады. Мондый борылыш көтмәгән Замир кып-кызыл булып башын иде һәм авыз эченнән генә:

– Барып карагыз, – диде...

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Гөлназ ГАФАРОВА. Эш кәгазьләре. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Эш кәгазьләре. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: