Барлык яңалыклар
Тузганак
18 Май 2022, 16:28

Гөлназ ГАФАРОВА. Чәчле гөл. Хикәя

– Улым, кактусның  чәчен тарамагансың  бит! Шуңа сиңа үпкәләп тешләшергә уйлаган ул!

Гөлназ ГАФАРОВА. Чәчле гөл. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Чәчле гөл. Хикәя

Бүген Тимурның кәефе шәп. Башкача булуы мөмкин дә түгел: авылдан ерак әбисе кунакка килә бит! Иии, исеме генә әби инде аның, үзе яп-яшь, шаян, җор телле. Тимур белән һәрчак шаярып сөйләшә, рәхәтләнеп уйный. Үзләре бәләкәй чакта уйнаган уеннарны Тимурга өйрәтә.

Ерак әбисе ишектән килеп керүгә үк, йөгереп килеп, аның муенына асылынды Тимур. Бик сагынган икән ерак әбисе. Озак торды оныгын кочагыннан ычкындырмый. Аннары сумкасыннан күчтәнәчләрен бушата башлады. Малайның иң яраткан ризыгы – төплекәй.  Бу юлы да аны пешерергә онытмаган ерак әбисе. Мондый тәмле ашамлыкны Уфаның бер генә кибетендә дә таба алмыйсың. Әнисе дә пешерә белми. “Минем фирменный ризык, рецептын бушка берәүгә дә бирмим”, – дип шаярта ерак  әбисе.

Иң ахырда сумка төбеннән матур тартма чыгарды.

– Үзйөрешле машина, бар әле утырып йөр булмаса! Тик бер шарт белән бирәм, укырга кергәч,  гел “бишле” генә алып кайтасың! Үзеңнән артканнарын, шушы машинаның арбасына төяп,  авылга озатырсың!

Тимурның сөенечтән башы күкккә  тиде, авызы колагына җитте:

– Рәхмәт,ерак әби! Мин “бишле”ләрнең барысын да авылга ташырмын, яме!

Ерак әбисенең битеннән үбеп, тартманы кочаклап, малай залга чапты.

– Мәктәпкә барырга ярты ел бар әле, аныңчы машинаның тәгәмәчләре  калыр микән? – дип көлде әнисе.

Бүләкнең бар җирен тикшереп чыккач, Тимур әниләре белән ашык-пошык кына төплекәй белән чәй эчте дә, залга  уйнарга ашыкты.         Бераздан, аның кычкырганыннан  куркып,   ерак әбисе белән әнисе   йөгереп чыктылар. Машина идәндә утырган гөлләр арасына кереп киткән икән. Тимур аны алганда кактус энәләренә кадалган.       Күз явын алып торган кактус чәчәкләренә карап,  ерак әбисе елмайды:

– Улым, кактусның  чәчен тарамагансың  бит! Шуңа сиңа үпкәләп тешләшергә уйлаган ул!

Өлкәннәр аш бүлмәсенә чыктылар. Озак гапләште  алар. Авыл яңалыклары, туганнары турында сөйләштеләр. Савыт-сабаларны җыештырып,  янә залга чыксалар, икесе дә бермәлгә аптырап калды.  Шау чәчәктә утырган кактусның бер генә чәчәге дә калмаган, бар да идәндә чәчелеп ята.  Тимур рәхәтләнеп машинасы белән уйнап утыра.

– У-у-уулым! – диде ерак әбисе тотлыгып, – нишләттең чәчәкләрне?

– Үзең чәчләре таралмаган дидең бит, ерак әби! Менә әнинең массажкасы белән тарадым мин аларны! Миңа үпкәләп утырмасыннар!

Ерак әбисе белән әнисенең йөзләре бер кызарды, бер агарды. Аннары икесе дә көлеп җибәрделәр.

Фото: fishki.net

Гөлназ ГАФАРОВА. Чәчле гөл. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Чәчле гөл. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: