Барлык яңалыклар
Тузганак
5 Май 2022, 11:56

Гөлназ ГАФАРОВА. Галәмгә кем беренче очкан? Хикәя

Гөлчәчәк Галимовна башта берни аңламый торды, аннары көлеп җибәрде...

Гөлназ ГАФАРОВА. Галәмгә кем беренче очкан? Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Галәмгә кем беренче очкан? Хикәя

Гөлчәчәк Галимовна тәнәфестә укытучылар бүлмәсенә керергә ашкынып тормый. Вакытын бушка уздырасы килми аның. Тәнәфес вакытында я дәфтәр тикшерә, я иртәгәсе көнгә план яза, я күрсәтмә әсбаплар  эшли тора. Икенчеләрне үзләрен генә калдыру да куркыныч: бер-берсенең ипи шүрлегенә менеп төшәргә күп сорап тормыйлар. Тиктормас булсалар да, белем алырга, укырга теләкләре көчле. 

Гөлчәчәк Галимовна дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп, уен алымнары белән үткәрергә ярата. Менә әле дә, тәнәфескә чакырып,  кыңгырау шалтырау белән, тартмадан катыргы, кайчы, каләм алып, ракета-очкычлар өчен шаблон ясый башлады. Иртәгә математикадан мөстәкыйль эш. Ракеталарга мисаллар язылачак. Кем беренче булып аларны дөрес чишә, шул галәмгә беренче булып “очачак”!

Укытучы апаларының кулында зәңгәр, кызыл конус “борынлы” ракеталарны күргәч, укучыларның күзләрендә очкыннар кабынды. Гөлчәчәк Галимовна биремне аңлатып, ракеталарны таратып чыгу белән, “очышка” әзерлек башланды. Һәркемнең беренче буласы килә бит!  

Алия мисалларны иң беренче чишеп бетерде. Рәсүл аннан бик азга гына калышты. Лилия өченче булып эшен төгәлләде. Калганнар да озак көттермәде.

Биремнәрнең барсын да тикшереп,  ( 7 баланың эшен тикшерү артык күп вакыт алмый) Гөлчәчәк Галимовна мисалларда кем нинди хата җибәргәнен аңлатты. Мөстәкыйль эшкә нәтиҗә ясады:

– Шулай итеп, укучылар, бүген галәмгә беренче булып Алия “очты”. Икенче булып – Рәсүл, өченче булып – Лилия, Зикаф –дүртенче, Мөнир – бишенче. Ә менә Динар белән Дилия җитәкләшеп очарга булдылар, икесе дә бер үк вакытта эшләрен тәмамлады, икесенең дә өчәр хата, – дип көлдереп тә  алды.

Яңа уку елын укучылар да, укытучылар да курку катыш дулкынлану белән көтә. Әмма ул башланды икән, вакытның ничек  тиз үткәнен, ахыры якынлашканын  сизми калалар. Дүртенче чирекне дә  башлап  җибәрделәр.

Бүген Космонавтика көне. Икенчеләрдә уку дәресе. Дәреслектә темага карата бик матур шигырь бирелгән. Аны укый башлаганчы укытучы  галәм киңлеге, иң якын йолдыз – Кояш, планеталар турында сөйләде. Ахырда:

– Укучылар, ә галәмгә беренче булып кем очкан соң ?-дип сорады.

– Нигә, апа, Алия очты бит?! –дип җавап бирде укучылар бертавыштан.

 Гөлчәчәк Галимовна башта  берни аңламый торды, аннары көлеп җибәрде...

Фото: afisha7.ru

Гөлназ ГАФАРОВА. Галәмгә кем беренче очкан? Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Галәмгә кем беренче очкан? Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: