Барлык яңалыклар
Тузганак
13 апрель 2022, 09:35

Гөлназ ГАФАРОВА. Сыерчык оясы. Хикәя

Улын күрүгә, токмач җәйгән әнисенең кулыннан уклавы төшеп китте. – Ә-ә-ә-ә-ни, сыерчык оясы, сыерчык оясы, сыерчыклар үлд-е-е-е...

Гөлназ ГАФАРОВА. Сыерчык оясы. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Сыерчык оясы. Хикәя

Рөстәмнәрнең бакча артында карт каен агачы бар. Бабасы аңа сыерчык оясы  элгән. Оя, җил-яңгырда каралып, шактый таушалган, әмма шулай да һәр яз үзенә сыерчыклар кайта. Рөстәм аларны зарыгып көтеп ала. Сыерчыкларның төрле тавышлар чыгарып сайравына соклана. Я бака кебек бакылдый кошлар, я нәкъ кеше кебек сызгырып җибәрәләр.

Көз җитте. Бәрәңгеләр алынды. Рөстәм дуслары белән бакча артына уйнарга чыкты. Кинәт көчле җил чыкты. Каендагы сыерчык оясы җиргә килеп төште. Рөстәм бертын берни аңламый торды, аннары кычкырып елый-елый өйләренә чапты.

Улын күрүгә, токмач җәйгән әнисенең кулыннан уклавы төшеп китте.

– Ә-ә-ә-ә-ни, сыерчык оясы, сыерчык оясы, сыерчыклар үлдеее...

Агарынып каткан, сүзен  дә сөйли алмаган улын, әнисе ничек тынычландырырга белмәде.

– Аңламыйм бит сине, улым! Тынычлан әле бераз! Нәрсә булды?

– Ауды! Килеп төш-ттт-е  а-а-агаччч-чтан! Оя! Сыерчык оясы!

– Тынычлан! Синең башыңа төшмәгән бит! Әйдә чыгып карыйк!

Чәчелеп яткан ояны күргәч, әнисе улын кочагына кысты.

– Нәрсә өчен шулай өзгәләнәсең, улым?! Сыерчыклар һәлак булмаган ич. Алар күптән урманда, бәлки инде җылы якларга китәргә дә өлгергәннәрдер. Ә ояның яңасын әтиең кайткач ясарсыз. Тынычлан, ярыймы, акыллым. Бер генә кошчыкка да зыян килмәгән.

Әнисенә Рөстәмне бик озак тынычландырырга туры килде...

Әтисе Себердән кайту белән, Рөстәм аны оя ясарга ашыктырды.

– Улым, әле кыш,сыерчыклар иртәгә генә кайтмый! – дип тә карады әтисе. Тик Рөстәм аңа үзенекен тукыды.

Ояны бергәләп ясадылар. Язның матур бер көнендә карт каенга чыгарып элеп тә куйдылар.Хәзер инде язның беренче хәбәрчеләрен көтәсе генә калды.

Бүген ял көне, Рөстәм ишегалдына  уйнарга чыкты. Бераздан тыны-көне бетеп чабып керде:

– Әни! Әни! Әни! Сөенче,  безнең ояга сыерчыклар килгән! Кем сызгыра микән дисәм – сыерчык! Оядан чыгып сайрап утыра!

– Яңа ояга рәхмәт әйтеп сызгырган инде ул сиңа, – дип елмайды әнисе.

Фото Гөлназ ГАФАРОВАның шәхси архивыннан.

Гөлназ ГАФАРОВА. Сыерчык оясы. Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Сыерчык оясы. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: