Барлык яңалыклар
Тузганак
30 март 2022, 17:47

Илназ ЗАРИПОВ. Буяу малае маҗаралары. Әкият

Кешеләр карагай урманында агачларны яшелгә буяп йөргән Буяу малаен күреп калганнар, ди.

Илназ ЗАРИПОВ. Буяу малае маҗаралары. Әкият
Илназ ЗАРИПОВ. Буяу малае маҗаралары. Әкият

Борын-борын заманда “Төссез” планетасында ак һәм кара төсләр генә яшәгән, ди. Агачлары йә ак, йә кара, үләннәре җир төсендә, кояш та ак төстә булган, имеш.

Менә бервакыт планетада җил-давыл купкан, ди. Шыбыр-шыбыр килеп эре тамчылы яңгыр ява башлаган. Шул тамчылар белән бергә үзе түп-түгәрәк һәм аркасына олы капчык аскан Буяу малае килеп төшкән. Аның капчыгына төрле-төрле буяучыклар салынган икән, ди. Бәләкәй малай яңгыр туктаганчы тәгәрәп-тәгәрәп, сикереп-сикереп уйнап йөргән. Җил-давыл  басылуга карагай урманы янында туктаган. Әйләнеп, тирә-юньгә караса – бар җир бер төсле: йә ак, йә кара икән ди. Бары үзе үткән юлда гына үләннәр – яшел, су – зәңгәр, ә чәчкәләр ал, сары, кызыл булып кала икән.

Планетада яшәүче кешеләр дә моны күреп  аптырап калганнар, ди. Шуннан, бергә җыелып киңәшләшкәннән соң, төсле юлдан барып, эз калдыручыны табарга булганнар. Эзли торгач, карагай урманына җиткәннәр. Шунда агачтан-агачка сикереп, аларны яшелгә буяган Буяу малаен күреп калганнар, ди. Кешеләр аның янына килеп үзләренең зар-моңнарын сөйләгәннәр. Бервакыт, көчле яңгыр яуганда, дию аларның иң сылу, иң уңган кызын алырга килгән. Кешеләр бергәләшеп кызны алып калганнар. Тик дию дөньяның бөтен матурлыгын үзе белән алып киткән. Шуннан бирле кешеләр ике төсне генә күреп яшәүләре турында сөйләгәннәр. Буяу малаеннан бөтен төсләрне кире кайтаруын үтенгәннәр.

Буяу малае да диюдән үч алырга теләве турында әйткән. Аны да дию пәрие  Буяулар гаиләсеннән аерып, җил-давылга ыргыткан икән. Яңгыр, җил белән ул да “Төссезләр” планетасына килеп төшүе, мондагы хәлне күреп, аптырап калуы турында сөйләгән.

– Әгәр дә мин сезгә ярдәм итсәм, башка төсләр арасында  гаиләмне табармын, – дигән дә, буяуларын алып, бөтен җирне матур төсләргә буйый башлаган,ди.

Шушы көннән алып “Төссез планетасы” төслегә әйләнгән. Кешеләр аллы-гөлле бизәкләргә  сокланып яши башлаганнар. Ә Буяу малае төсләр арасында үзенең гаиләсен тапкан, ди.

Илназ ЗАРИПОВ,

Миякә районы, Олы Кәркәле урта мәктәбе  укучысы.

Фото: parentchild.ru

Илназ ЗАРИПОВ. Буяу малае маҗаралары. Әкият
Илназ ЗАРИПОВ. Буяу малае маҗаралары. Әкият
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: