ЯЛАНТӘПИЛЕ ПЕСИ
Песи йөри ялантәпи,
Нигә кимәгән итек?
Кәрим әйтә әнисенә:
– Песигә итекләр тек!
– Юк, юк, улым, песиләр бит
Итексез йөри гелән.
– Ә нигә мин уйнарга да
Итекләремне киям?
Итексез дә йөри алган
Песиләрдән көнләшәм.
Нигә өши минем тәпи,
Киез итек кимәсәм?
КОЯШ НУРЫ
Хәйдәр ачты бер яңалык –
Алмагачтан кар ява.
– Ышанмасаң, әби, әнә,
Бакчага чыгып кара.
– Юк, юк, улым, алмагачның
Чәчкәләрен җил каккан.
– Ә нигә соң чәчкәсе ак,
Алмасы булмый актан?
– Зур үскәч, син мәктәбеңдә
Барын белерсең, улым!
Алмалары эчеп үсә
Кояшның алтын нурын.
ӘНИ ИШЕТСЕН ӨЧЕН
Энекәшем бар минем,
Аның исеме Юлай.
Кайчак, әни кызгансын дип,
Кычкырып яшьсез елый.
Беркөн сыңар туфлиен
Актырнак алып киткәч,
Өенә тиклем илткәч,
Әй безнең елак Юлай
Тагы кычкырып елый.
– Үскәнсең, – дим, – елама,
Тулды бит инде өчең.
Җавап бирә:
– Сиңа түгел, мин елыймын
Әни ишетсен өчен...