Кыш. Тышта чатнама салкын көн. Үземә тиешле эшләрне төгәлләгәннән соң телефоны кулыма алдым. Нигәдер озак утыра алмадым, көн суык булуга карамастан, уйнарга чыгарга булдым.
– Әни, мин әзрәк саф һавада уйнап керәм, рөхсәтме? – дип сорадым.
– Бүген бигрәк салкын, әллә чыкмыйсыңмы? – дип, әни сорауга каршы сорау бирде. Әллә минем җимерелә башлаган кашны күреп:
– Бар, бар. Уйнап кер. Калын киен. Озак йөремә, эзләп алырлык булмасын, – дип озатып калды.
Нинди генә ел фасылы, нинди генә һава торышы булмасын, мин өйдә утырырга яратмыйм. Әле дә өйдән чыгып ычкынуыма шатлана-шатлана Айратларга очтым. Дусым яшәгән өй каршысына килеп тә җиттем. Сөйләшеп куйган кебек капкадан Айрат күренде. Башка вакыт булса, аны көткәнче, аны күндергәнче ярты гомер уза иде, ә бүген – киресенчә.
– Сәлам! – диде Айрат.
– Сәлам! Киттек тауга, суык көнне чана шәп шуа.
Икебез бер фикергә килеп, тауга карый юнәлдек.
Тау! Кыш көне бала-чага тавышыннан ярылырга торган тау! Чанаңа утырасың да, җилдән дә җитезрәк очасың! Баштарак чана әкрен генә бара бирә. Берникадәр юл үткәч кенә җил, җил белән кар бөртекләре битеңнән сыйпый. Кыскасы, тау шууы рәхәт!
Әллә безгә кадәр килеп кайтканнар, беркем юк. Белмим, кайда ничектер, бездә шундый гадәт бар. Кеше күп булганда бер-беребезнең чана, чаңгыларында шуып карыйбыз. Аннан китә инде: синеке шәп тә, минеке шәп, синеке шумый, минеке шумый. Я мактыйбыз, я гаеп табабыз.
Дәшми-тынмый бер малай килеп шуа башлады. Тик чанада да, чаңгыда да түгел, ә сноубордта! Аптырадык. Карап тордык. Сокланмадык. Ә нигә? Шул ук безнең кебек. Аермасы: без тауга тартып менәбез, ә ул күтәреп менә. Кире үзе шуып менә торган булса...
Шулай күпмедер шуа торгач, “эре кунак” (шулай исем тактык) шуып төшеп тә китте, трамплин дигән җирдән сикерүе булды, бик уңайсыз хәрәкәт ясап барып та төште. Бер-бер артлы без дә шуып төшеп киттек. Ул яткан җирдән күпкә ерак китеп туктадык. Кире килгәндә дә малай хәрәкәтсез иде. Тиз генә беренче ярдәм күрсәтергә керештек: битенә чәбәклибез, әмма файдасыз. Озак уйлап тормыйча чанага яткырып салдык та, таудан көч-хәл белән тартып алып мендек. Инде картәниләре яшәгән өйгә илтүе алай авыр булмады.
“Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртып, “эре кунакны” аңына китергәннәр. Аягы сынып, авыртуга түзә алмыйча шок булган икән. Аннары район үзәгенә хастаханәгә алып киткәннәр.
Кыш, кыш артыннан яз үтте.
Җәйнең эссе бер көнендә әлеге тауда җиләк җыябыз. Менә бер машина килеп туктады. Аннан бер абый белән безнең яшьләрдәге малай төште. Яхшылабрак карасак, теге “эре кунак” икән! Таныштык. Абый кеше теге малайның әтисе Алмаз, ә сноубордчы Айдар исемле булып чыкты. Болар безгә рәхмәт әйтергә килгәннәр икән. Алмаз абый икебезгә дә берәр төргәк тоттырды. Уңайсызланып кына алдык. Җиләк кайгысы китте. Өйгә кайтып, тәргәкне сүтеп карасам – роликлар!
– Эх! – дидем мин.
Дуслар, ә сез ни дияр идегез?
Диана ШӘЙМӘРДАНОВА,
Салават районы Таймый мәктәбенең VIII сыйныф укучысы.