Барлык яңалыклар
Тузганак
28 октябрь 2021, 09:14

Илнара ШӘЕХМУРЗИНА. Бәләкәч. Хикәя

Алсу, мәктәптән кайтканда, кар өстендә утырган песи баласын күреп алды. Бәләкәч суыктан дерелди, өмет тулы күзләре белән яныннан үтүче кешеләргә карый, ләкин аны искә алучы да юк...

Илнара ШӘЕХМУРЗИНА. Бәләкәч. Хикәя
Илнара ШӘЕХМУРЗИНА. Бәләкәч. Хикәя

Алсу, мәктәптән кайтканда, кар өстендә утырган песи баласын күреп алды. Бәләкәч суыктан дерелди, өмет тулы күзләре белән яныннан үтүче кешеләргә карый, ләкин аны искә алучы да юк. Кыз песи баласын  кулларына алганда, аның адрес язылган муенсасын күреп алды. “Шул кадәр ерак арадан ничек монда хәтле килде икән?” – дип уйлады ул.

Кич җиттте. Урамнарда утлар кабынды. Әнисе дә  эштән кайтты.

– Монысы нинди кунак? – диде ул, песи баласын күргәч.

– Мин мәктәптән кайтканда күрдем. Кар өстендә утыра иде. Әнием, аның муенсасында адресы язылган. Илтеп бирик әле.

– Ярар, кызым! Бүген бик арыдым. Иртәгә шимбә көн,  илтербез.

Иртән торып, йорт эшләрен карагач, әниле-кызлы песи баласын хуҗасына тапшырырга киттеләр. Өшемәсен дип, бәләкәчне мамык шәлгә төрделәр.

Кирәкле йортны тиз эзләп таптылар. Капканы Алсу яшендәге  кыз ачты. Бәләкәчне күргәч, аның йөзе кояштай балкыды.

– Кызым, кем килгән? – дип эндәште кемдер.

– Әни, минем Актәпиемне тапканнар, китерделәр.

– Килгән кешене капка төбендә тотмыйлар. Әйдәгез, керегез, көн суык, чәй эчәрбез, җылынырсыз,– дип, хуҗабикә аларны өйгә чакырды.

 Бергәләп тәмләп чәй эчтеләр. Кызлар бик тиз дуслашты, рәхәтләнеп уйнап алдылар. Кунакларны озатканда Алия:

– Мине көтеп торыгыз! – дип, бүлмәсенә йөгереп кереп китте. Күп тә үтмәде, ул үзенең яраткан уенчыгын – йомшак аю баласын күтәреп чыкты.

– Мин аны сиңа бүләк итәм! – диде Алсуга.

Кызлар икесе дә елмайды. Алар тагы очрашырга сүз куешып саубуллаштылар.

Урамга чыккач:

– Әни, әллә көн дә җылынган инде? –дип сорады Алсу.

– Кешеләргә яхшылык эшләсәң, көннәрең гел якты, җылы булыр, – диде әнисе.

Илнара ШӘЕХМУРЗИНА,

Дүртөйле шәһәре 4нче урта мәктәбенең IV “с” сыйныфы укучысы.

Фото “Тулпар” журналы архивыннан.

Илнара ШӘЕХМУРЗИНА. Бәләкәч. Хикәя
Илнара ШӘЕХМУРЗИНА. Бәләкәч. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: