Барлык яңалыклар
Тузганак
5 октябрь 2021, 11:24

Радмир ХӘСӘНОВ. Таҗлы вирус. Әкият

Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үткәргән “Җанлы сүз – 2021” конкурсына килгән иң шәп һәм заманча әкиятләрнең берсе. Уфа мәктәпләрендә укыган балалар да менә дигән итеп татарча яза ала икән. Афәрин!

Радмир ХӘСӘНОВ. Таҗлы вирус. Әкият
Радмир ХӘСӘНОВ. Таҗлы вирус. Әкият

Моннан бик ерак илдә бер кечкенә вирус яшәгән. Ул табигать матурлыгыннан, кешеләрнең дус яшәвеннән, аларның ирекле булуыннан һәрвакыт көнләшкән, чөнки үзен караңгы бүлмәдә тотканнар. Көннәрдән бер көнне сакчы ишекне бикләргә оныткан, һәм вирус качкан. Ул бик кыска вакыт эчендә көн яктысында үсә башлаган, бик нык зурайган һәм шартлаган. Аның күзгә күренмәс бәләкәй генә кисәкләре кешеләрнең эченә үтеп кергән. Шул ук көнне кешеләр чирли башлаган. Аларга матур чәчкәләр дә,  яхшы киемнәр дә кирәкмәгән,  хәтта бер-берсе белән исәнләшергә дә курыкканнар. Вирус бик шатланган. Ул бар нәрсәгә хуҗа булырга теләгән һәм үзен “Таҗлы вирус” дип игълан иткән. Башына чүп-чардан ясалган таҗ киеп йөри башлаган. Ләкин аның шатлыгы озакка бармаган. Кешеләр бу вирустан бергә булганда гына   котылып буласын аңлаганнар. Җир шарындагы  барлык халыклар берләшкәннәр. Алар бөтен тирә-якны җыештырганнар. Елгалар тазарып киткән, урманнарда кошлар сайрый башлаган. Олы яшьтәге кешеләргә игътибар арткан. Таҗлы вирусның, моны күреп, бик нык ачуы килгән, ул тузынган, кычкырынган, солтан булырга теләгән. Шулвакыт кешеләрне үзенең җылы нурлары белән иркәләгән, аларга якты көн бүләк иткән Кояшбикә ярдәмгә килгән, үзенең чагу укларын-нурларын вируска төбәгән. Күп еллар караңгылыкта яшәгән вирус мондый яктылыкка чыдый алмаган һәм янып беткән. Менә шул минутта ук җил чыккан, вирусның көлен бер чокырга илтеп күмгән. Кешеләр бик куанган, ләкин вирусның кайсы чокырда икәнлеген белә алмаганнар, чөнки җил үзе дә оныткан.  Шунлыктан бөтен чокырларны тигезләп чыкканар, ди.

Шушы көннән башлап кешеләр бер-берсенә чокыр казудан да курка башлаганнар икән. Бик куркырсың! Бәлки ул чокырда явыз вирус ятадыр? Уяу булырга кирәк!

Радмир ХӘСӘНОВ,

Уфа шәһәре 24 нче мәктәбенең

VI “б” сыйныфы укучысы.

Радмир ХӘСӘНОВ. Таҗлы вирус. Әкият
Радмир ХӘСӘНОВ. Таҗлы вирус. Әкият
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: