Барлык яңалыклар
Тузганак
6 август 2021, 13:31

Телефонсыз көннәр

Көннәрнең берсендә  минем телефоным ватылды. Әти аны ремонтка илтеп бирде. Тиз генә эшләп була торган әйбер түгел икән, ниндидер детале кайтканны көтәргә кирәк.

Телефонсыз көннәр
Телефонсыз көннәр

Хәзерге вакытта бөтен кешедә дә кесә телефоны бар. Әйтерсең, аннан башка бөтенләй яшәп булмый. Бәләкәй балалардан башлап, әби-бабайларга чаклы телефонда “утыралар”.

Көннәрнең берсендә  минем телефоным ватылды. Әти аны ремонтка илтеп бирде. Тиз генә эшләп була торган әйбер түгел икән, ниндидер детале кайтканны көтәргә кирәк. Миңа озак кына телефонсыз йөрергә туры килде. Баштагы мәлләрдә үземне кая куярга, нишләргә белмәдем, олы кайгыда идем. Әни миңа тышка чыгарга, йөреп керергә кушты. Урамга чыгып киттем, ләкин бөтен кеше телефонда сөйләшеп йөри кебек тоелды. Бала-чага бөтенләй шунда уйнап утыра. Миңа башын күтәреп караучы да юк.

Аяк астында гөрләвекләр ага башлаган. Ерганакта ниндидер кош, көймә кебек, канаты белән дулкыннарда чайкала-чайкала йөзә. Күп тә үтмәде, ул бер таякка эләгеп калды. Мин, янына барып, аны тозактан ычкындырдым. Янымнан гына ике кош очып үтте дә агач ботагына барып кундылар. Их, матур сайрыйлар икән! Беләсе иде телләрен! Нәрсә турында сөйләшәләр икән? Аннары кошлар зәңгәр күккә күтәрелеп, очып киттеләр. Күк йөзе шундый чиста, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш өскә күтәрелгән, җылысын бар дөньяга сибә. Нинди юмарт ул! Аның йөрәк җылысы барысына да җитә. Агачлар күгелҗем төскә керә башлаган. Шул вакытта мин дөньяның матурлыгын күрдем, табигатьнең кышкы йокыдан уянып, яз килгәнен аңладым, елмаеп куйдым, кәефем күтәрелеп китте. Ярый әле телефоным ватылган. Шушы матурлыкны күрмәс тә, сизмәс тә, яз килгәнен тоймас та идем.

Кешеләр телефоннарын сүндереп, тирә-якларына карасыннар,  дөнья матурлыгы яныбыздан гына үтеп киткәнен күрми, сизми калмасыннар иде.

Эльвина ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Дүртөйле шәһәре 4 нче урта мәктәбенең IV “с” сыйныфы укучысы.

Фото "Тулпар" журналы архивыннан.

Телефонсыз көннәр
Телефонсыз көннәр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: