Барлык яңалыклар
Тузганак
3 август 2021, 11:21

Дилә БУЛГАКОВА. Су анасы вә Шүрәле мәхәббәте

Иске әкият – яңача!

Дилә БУЛГАКОВА. Су анасы вә Шүрәле мәхәббәте
Дилә БУЛГАКОВА. Су анасы вә Шүрәле мәхәббәте

Якын безгә әкиятләр –

Балачакка охшаган.

Әкиятләр тыңлап үстем,

Әкиятләргә ышанам.

 

Каләм-кәгазьләрем алып,

Әкияткә барыйммы?

Ышанырлык бер әкият

Мин дә язып карыйммы?

 

Көтеп алган җәебездә,

Кошлар иле – матурлык.

Бәпкә үлән өсләрендә

Тәкмәч атып ятарлык.

 

Бакчага чыгып утырдым,

Имән төбе – өстәлем.

Каурый каләм һәм кәгазем,

Чынаяк тулы чәем.

 

Алдым каләм-кәгазьләр

Мине беркем тапмасын.

Яңа әкияткә үзем

Кердем ачып капкасын.

 

Каурый каләм, ап-ак кәгазь

Ә башымда яулыгым.

Озын итәк, сандалидан

Булган бөтен байлыгым.

 

Үләннәрне яра-яра,

Әкият иленә үттем.

Яңа туган әкияттән

Төрле могҗиза көттем.

 

Кошлар нәселеннән микән

Кулымдагы каләмем?

Юк монда үпкә, көнләшү

Каралтмас дөнья ямен.

 

Утырдым да күл буена

Карыйм йолдыз бәйрәмен.

Камышлы күл басмасында

Су анасын шәйләдем.

 

Алтын чәчен сүтеп тарый,

Басмасына баскан да.

Тирә-ягына карана –

Мин үләннәр астында.

 

Күзе зәңгәр, көрән керфек

Бит алмасы сипкелле.

Өстендә көмеш күлмәге

Нур тарата бит инде.

 

Кулында кызның тарагы

Көмештәнме коелган?

Йолдызлар күлгә атылып

Камышларга сыенган.

 

Озын толымы ураган

Су анасының сынын.

Су анасының моңнары

Өзәрлек йөрәк кылын.

 

Ялгызлыктан моңланадыр,

Еламыйча яшь йота.

Күрмәгән дустын юксына,

Яна ялкынсыз утта.

 

Ашамый, эчми, йокламый,

Ялгызлыктан моңлана.

Ничекләр ярдәм итәргә

Кая соң дусты, кая?

 

Өметләнеп көтә дустын,

Тау артыннан – ерактан.

“Көттеңме?” – дип сорар әле,

Төшкәч канатлы аттан.

 

Җиләкләр җыеп ашадым –

Сизмәде барлыгымны.

Башымнан чишеп калдырдым,

Ак батист яулыгымны.

 

Башына эссе капмасын,

Куансын Су анасы.

Үлән ярып киттем әле,

Барасы да барасы.

 

Үзем каурый каләмемдә

Атламый очып барам.

Пәйда булды юлларымда

Үтмәслек кара урман.

 

Каурыема тотындым да,

Урманга кердем кинәт.

Шүрәлеләр дөньясы бу,

Яшиләр бергә, күмәк.

 

Уеннары кети-кети,

Алар өчен чикләр юк.

Капчык-капчык киптерәләр

Бергә җыеп чикләвек.

 

Уңган тиеннәр күмәкләп,

Чикләвек чиртә бергә.

Җыеп алдым да төшкәнен,

Сыйландым әле мин дә.

 

Караңгы түгел урманда,

Ут яна күзләрендә.

Такмак әйтеп әйләнәләр,

Ят түгел сүзләре дә.

 

Бергәләп биеп әйләнә,

Барысы да ут күзле.

Койрыклары озын түгел,

Маңгайлары мөгезле.

 

Сөрмәле күзле берсенең

Үсмәгән, ди, мөгезе.

Уйнамыйлар аның белән,

Утыра бит берүзе.

 

Тукаебыз әкиятендә,

Батыр булган “Былтыр” да,

Әкияттәге Шүрәлене,

Әллә алып кайтырга?

 

Шүрәленең дәүәтисе

Утыра әнә түрдә,

Мөгезсез, сөрмәле күзнең

Яшен йотканын күрә.

 

Борчылма син сөрмәле күз,

Сабыр, акыллы бала.

Юлларыңда адашмаска

Күзеңдә утлар яна.

 

– Минем дустым юксынадыр,

Хәлен барып белмәдем.

Ничек барыйм соң янына,

Өстемдә юк күлмәгем?

 

Дәү әтисе сандыгыннан

Киез читеген бирде.

Хәзер безнең Шүрәлебез

Киез читекле инде.

 

Барысына да үзем шаһит

Шүрәле сабыр итте.

Канатлы атында җилеп

Ерак авылга китте.

 

Каурый каләмдә җиләмен,

Урманнар калды артта.

Шүрәлебез өмет белән

Оча канатлы атта.

 

Авылга килеп кергәндә,

Төн уртасы – караңгы.

Һәммәсе тирән йокыда,

Сизмәделәр каракны.

 

Шүрәлебез читтәннәрдән,

Өй алдыннан сикерде.

Кипкән керләр арасында,

Ыштан, күлмәкне күрде.

 

Кулына алды күлмәкне,

Ыштанны, түбәтәйне.

Былтырның киемен киде,

Башына – түбәтәйне.

 

Тиз генә тайды Шүрәле,

Мин артыннан китәмен.

Читәнгә эләгеп, минем

Калды ярты итәгем.

 

Уянды авыл, урамнар,

Килгәнме төнге карак?

Этләре ярсып өрәләр,

Юлга, урманга карап.

 

Ул да оча, мин дә очам,

Шәйләмәде, күрмәде.

Ыштанлы, киндер күлмәкле,

Әкияттәге Шүрәле.

 

Үзе сагынып Су анасын,

Төшкән канатлы аттан.

Сагышлы, тозлы яшеннән

Күлнең сулары арткан.

 

Үткән вакытны санамый,

Очраштылар бит тәки!

Су кызы киез итектән

Шүрәле ялан тәпи.

 

Әкияттән чыгыйм әле,

Балачак хыялымнан.

Каурый каләм өстәлемдә,

Сызылып ата яңа таң.

 

Әкиятем ошадымы,

Сезнең, безнең балачак?

Рәсемнәрен ясасагыз,

Әкияттә калачак.

Фото: https://i.ytimg.com

Дилә БУЛГАКОВА. Су анасы вә Шүрәле мәхәббәте
Дилә БУЛГАКОВА. Су анасы вә Шүрәле мәхәббәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: