Барлык яңалыклар
Тузганак
23 июнь 2021, 07:27

Земфир АХЪЯРОВ. Балалар өчен шигырьләр

Земфир Фәһим улы Ахъяров 1966 елның 24 гыйнварында Чакмагыш районы Таскаклы авылында дөньяга килгән. Биредә башлангыч белем алгач, күрше Тозлыкуш урта мәктәбен тәмамлаган. 1983 – 1985 елларда Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында укый. Шуннан соң 26 елдан артык колхозда эшләп, хаклы ялга чыга. Бер үк вакытта иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр, хикәяләр яза. “Чакмагыш чаткылары” иҗат берләшмәсе әгъзасы.

ВЕЛОСИПЕД
Булатның велосипеды
Күзнең явын алырлык.
Яшьтәшләре хәйран калды –
Бирче, Ходай, сабырлык.
Велосипедка атланып
Чапты ул урам буйлап.
“Мине күрәсезме!” – диеп,
Як-якка карый Булат.
Тик шулчак велосипеды
Кинәт китте шул “дулап”.
Ватык тәгәрмәч кочаклап,
Булат утыра елап.
Малайлар килеп җиттеләр –
Алдылар аны урап.
Елаган җиреннән туктап,
Көлә башлады Булат.
ФУТБОЛДА
Илшат, Азамат һәм Тимур
Туп уйныйлар урамда.
Мин дә тупка тибеп алам,
Кызыгып карап торам да.
Туп артыннан йөгерәләр,
Ә мин калам капкада.
Туп кертсәләр, мине егып,
Кунаклыйлар аркага.
Илнар әле бәләкәйрәк –
Ул карап кына тора.
Ә үзе имән бармагын
Гел борынына тыга.
Әниләре, нәнәләре:
“Кайтыгыз!” – дип чакыра.
Шулай шул, футбол уены
Барысын оныттыра.
Илшат, Азамат һәм Тимур
Гел-гел бергә уйныйлар,
Ашауларын оныталар,
Тик уеннан туймыйлар.
Земфир Фәһим улы Ахъяров 1966 елның 24 гыйнварында Чакмагыш районы Таскаклы авылында дөньяга килгән. Биредә башлангыч белем алгач, күрше Тозлыкуш урта мәктәбен тәмамлаган. 1983 – 1985 елларда Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында укый. Шуннан соң 26 елдан артык колхозда эшләп, хаклы ялга чыга. Бер үк вакытта иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр, хикәяләр яза. “Чакмагыш чаткылары” иҗат берләшмәсе әгъзасы.
“Җәй көне бакчада, табигатьтә йөрергә яратам, кармак белән балык тотам. Фотога төшерү дә – яраткан шөгылем. Районда шахмат-шашка ярышларында катнашып, күп тапкырлар призлы урыннар алганым бар”, – ди Земфир. Шигырьләрендә аның балаларча саф күңеле чагылыш таба.
Авторның балалар өчен язылган башка шигырьләрен “Тулпар”ның 4нче саныннан укыгыз).
Читайте нас: