Барлык яңалыклар
Тузганак
21 Май 2021, 10:29

Аида КОТДУСОВА. Ирек

…Беркөнне Ирек шәп-шәп атлап мәктәпкә кереп бара. – Ирек, әй, Ирек, синең сумкаң кайда?– Ния, өйдә, – ди. – Ә нигә алмадың?...

Безнең күрше малае Ирек тә беренче сыйныфка укырга керде.
Беркөнне мәктәптән кайтканда без аңардан сорыйбыз:
– Ирек, ә Ирек, бүген нинди хәреф өйрәндегез?
– Шундыйны, – ди Ирек.
– Ә нинди хәреф?
– Шундый, әйттем бит, – ди, ә нинди хәреф икәнне белми.
– Болай укысаң,"икеле" дә алырсың әле, – диде Дамир.
– Ә нәрсә була ул "икеле"?
– Алгач, белерсең, – ди Дамир.
– Ә ул "икеле"гә нәрсә алып була соң?
– Кайдан?
– Ну, магазиннан инде.
Әллә "икеле"не акча дип уйлый?
…Беркөнне Ирек шәп-шәп атлап мәктәпкә кереп бара.
– Ирек, әй, Ирек, синең сумкаң кайда?
– Ния, өйдә, – ди.
– Ә нигә алмадың?
– Әни әйтмәде бит.
– Бар, кайтып алып кил.
Карасак, каршысына сумка күтәреп әнисе килә.
– Әй, улым, сумкасыз ничек укырга уйлыйсың?
– Белмим, – ди.
Кызык малай инде ул.
Беркөн мәктәпкә шоколад алып килгән икән. Партадашы Азат сораган:
– Миңа да бир әле, Ирек.
– Бирмим, аны әни безнең бурычка алды, ә сезнең бурычка түгел. Үзегезнең бурычка алыгыз, – дигән.
Азат шоколадка үрелгәч, сугыша башлаган.
Әллә "бурыч" сүзен акча дип уйлый инде?
Аида КОТДУСОВА,
Нуриман районы Яңа Субай мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе – Миләүшә ГЫЙЛЬМАНОВА.
Фото: Pixabay.
БДУның "Җанлы сүз" конкурсына килгән эшләрдән.
Читайте нас: