Барлык яңалыклар
Тузганак
29 апрель 2021, 16:31

Йомры Күмәч. Заманча әкият

Ә менә Төлкебикәне күрү насыйп булмый Йомры Күмәчкә. Ул да үз-үзеңне изоляцияләү режимындадыр инде. Бәлки, Таҗлы Вирус эләктергәндер. Бик хәйләкәр, бик мәкерле ди бит ул Вирус дигәннәре... Замана әкияте - сайтта!

Бер, ике, өч – әкият монда күч!
Борын-борын заманда түгел, бүгенге көннәрдә, яшәгән, ди, җир йөзендә Йомры Күмәч. Салада түгел, калада. Лардан себереп алынган оннан түгел, өстәмә-тәмләткечләр кушылганыннан ясалган, ди. Йөзе дә әллә ни алсу түгел. Сүрән. Ялкау үзе тагын, әби белән бабасына булышмый, көннәр буе диванда аунап ята, телевизор карый, компьютерда утыра. Алардан ялкып китсә, кулына телефон ала. Менә шулай, кыл да кыймылдатмый үтә көннәре.
Беркөн шулай ауный-ауный да Йомры Күмәч, мондый тормыштан аруын аңлый. Китә бу урам буйлап тәгәрәп. Ихаталар буйлап тәгәри – ник бер җан иясе күренсен. “Кая китеп беткән барысы да?” – дип гаҗәпләнә Йомры Күмәч. Тагын да ныграк моңсулана ул. Урманга җитә – анда яфрак та селкенми ичмасам! Ары сугыла, бире сугыла – күрә, каршына Соры Бүре килә.
– Әйдә йөреп киләбез! – ди шатланып Бүрегә.
– Син нәрсә, дускаем! Телевизор карамыйсың, яңалыклар тыңламыйсыңмыни?
– Карыйм инде, ялкып беттем.
– Урман-кырлар, тау-елгалар буйлап каһәр суккан Вирус йөри ди бит. Җитмәсә таҗлы ди үзе, – ди Соры Бүре. – Булмаса, син кире өеңә тәгәрә.
Ары тәгәри Йомры Күмәч. Каршына Куянкай килә. “Менә уйныйбыз хәзер рәхәтләнеп!” – дип сөенә Йомры Күмәч.
– Якын килмә миңа! – дип чыелдый Куянкай. – Бер метр ярым ара сакларга!
Булмый икән булмагач! Ары китә Йомры Күмәч. Сагышының чиге юк. Таеш Табанның өненә тап була. Ишек шакый.
– Кем борчый мине анда?
– Әйдә, Таеш Табан, чык һава суларга! Качышлы уйнарга! – дип чакыра аны Йомры Күмәч.
– Юк инде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында мин. Картайдым бит инде хәзер. Өнемдә дә бик рәхәт миңа, – ди Таеш Табан.
Ә менә Төлкебикәне күрү насыйп булмый Йомры Күмәчкә. Ул да үз-үзеңне изоляцияләү режимындадыр инде. Бәлки, Таҗлы Вирус эләктергәндер. Бик хәйләкәр, бик мәкерле ди бит ул Вирус дигәннәре.
Менә шулай һәркем үз юлы белән китте, шуның белән әкият тә бетте.
Ильяс ХӨСӘЕНОВ,
Туймазы шәһәренең 4нче урта мәктәбе укучысы.
Фото: misanec.ru
Читайте нас: