Барлык яңалыклар
Тузганак
26 апрель 2021, 16:48

“Тукай моңнары” күңелләрне әсир итте

Бүген Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” республика фестиваленең финал бәйгесе узды. Түбәндә – фестивальнең барышы турында мәгълүмат һәм җиңүчеләр исемлеге.

Быел “Тукай моңнары” республика фестивале инде тугызынчы тапкыр узды. Аны оештыручылар – Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы. Бәйгенең беренче туры үткән елдагы кебек үк онлайн рәвештә узды: анда катнашырга теләүчеләр үзләренең видеоязмаларын абруйлы жюри адресына җибәрделәр. Шунысын да әйтик, бәйгенең географиясе дә, анда катнашучылар саны да быел берничә тапкырга артты: былтыр жюри 200 чамасы видеоязма кабул итсә, быел аларның саны 800гә җитте. Шуларның 50гә якын иң яхшысын жюри сайлап алып, финал турына чыгарды һәм “Нур” театрына чакырды.
Жюрины Башкортстанның һәм Татарстанныӊ атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкләде. Аңардан тыш бәяләүчеләр комиссиясе составында Башкортстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары, философия фәннәре кандидаты, шагыйрь Нурлан ГАНИЕВ, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре, шагыйрә Ләйсән ЯКУПОВА һәм башка абруйлы шәхесләр бар иде. Татар, башкорт, рус, чуваш, мари, инглиз телләрендә яңгыраган шигырьләргә алар лаеклы бәя бирде һәм җиңүчеләрне билгеләде.
I – IV сыйныф укучылары арасында Тукайның “Туган авыл” шигырен татар телендә иң оста сөйләүче дип Туймазы районы Кәкребаш мәктәбе укучысы Умар ХӘСӘНОВ танылды. V – VIII сыйныф укучылары арасында исә бөек әдибебезнең “Театр” шигыре белән Чакмагыш районы Имәнлекул мәктәбе укучысы Риназ ГЫЙМАЛЕТДИНОВ җиңеп чыкты. IX – XI сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр исә, гомумән, икәү булды. Дүртөйле районының Иске Баеш мәктәбе укучысы Азалия ГАДЕЛШИНА “Буран” шигыре белән, ә Туймазы шәһәренең 1нче мәктәп-интернатыннан Гүзәл ГАЛИНА “Милли моңнар”ны яттан укып, жюри әгъзаларының күңелен әсир итте.
Полилингваль төркем, ягъни берьюлы берничә телдә чыгыш ясаучылар арасында Тукайның “Театр” шигырен татар, рус, инглиз телләрендә укып, Балтач районы Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Азалия САБИРОВА беренчелеккә иреште.
Ә “Милли гамь” номинациясендә, башка татар әдипләренең шигырьләрен яттан укып, Азалия ӘХМӘТШИНА (Благовар, Таң) һәм Ильвина ЗАРАФЕТДИНОВА (Нефтекама шәһәре, 6нчы мәктәп) җиңеп чыкты.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе һәм Гран-при иясе дип Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбе укучысы Риназ ГЫЙМАЛЕТДИНОВ танылды. Бәйгечеләргә иҗади уңышлар, Тукай рухын үстерүләрен телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: