Барлык яңалыклар
Тузганак
21 апрель 2021, 11:42

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Актәпи. Хикәя

Ун минуттан яңадан чыксам, юк, песидән җилләр искән! Күрше йорт тирәләрен урадым, беркайда да юк. Пошаманга калдык, кайгырдык. Җитмәсә, бик тә суык көннәр башланды...

Актәпи – ул безнең авылда яши торган песиебез. Әни янында тора. Каяндыр күршеләрдән килеп чыгып, ишек алдында көн күрә башлаган аклы-каралы песинең дүртенче баласы ул. Кыскасы, “урам песие”.
Калган өчесен туганнар-дуслар өләшеп алып бетте, монысын – иң матурын сайлап кына, өебезгә керттек. Акыллы да, шаян да үзе. Яшь бит әле ул. Өй буйлап чабып йөрергә, уйнарга да күп сорамый. Сабыйлар кебек: ”Мине күрәләрме?” дип, тирә-ягын да күзәтми калмый.
Хуҗабикәсенең яныннан китми, читкәрәк тайпылса, яңадан әйләнеп килеп, әнинең күзләренә туп-туры карап утырырга ярата.
Әнине үзебезгә кунакка алып килгәндә Актәпине дә калдырмаска булдык. Шәһәр фатирына өйрәнә алырмы, дигән идек аны. Чынлап та нәкъ шулай булып чыкты да!
Башта ул бөтен җирне пыр туздырып йөреп чыкты, барлык бүлмәләр белән танышты, мыраулады, һәрберебезне озаклап өйрәнде. Барыбыз белән дә таныш булуына аптырады, күрәсең. “Мияу, мияу!” – дип, нинди генә тонда аваз салмагандыр... Кая килеп эләктем, дип әйтә иде кебек. Чынлап аптырарсың, кешеләре – таныш, торган җир – чит-ят. Чабулый торгач, кечкенә бала кебек, хәлдән таеп, арып, йоклап китте бахырың.
Иртә белән без Актәпине үзебез белән һава суларга алып чыктык. Башта яныбызда гына бөтерелде, аннан, кыюланып китеп, күрше йорт ихатасын урап чыкты, соңыннан туктап торган машиналар астына кереп качты. Чакырсак та килмәде, кусак та, чыкмады. Үзебез дә туңып беттек, өйгә кереп җылынып кына чыгыйк дип өйгә кереп киттек.
– Ярый, – без әйтәбез, – беркая да китмәс әле.
Ун минуттан яңадан чыксам, юк, песидән җилләр искән! Күрше йорт тирәләрен урадым, беркайда да юк. Пошаманга калдык, кайгырдык. Җитмәсә, бик тә суык көннәр башланды. Өч көн үтте, йокыбыз йокы, ашавыбыз ашау булмады. Кичен йөрергә чыктым. “Мияу!” дигәнгә сискәнеп киттем. Бер песикәй нәкъ минем аяк астында гына бутала бит. Шул! Безнең Актәпи. Ул сөенә, мин шатланам. Күтәреп алдым да, кереп киттек икәү. Хуҗабикәсен – әнине күргәч бигрәкләр сөенде. Өйдә дә хуҗа кебек үзен иркен тотты. Тәмам тынычланып, җылынып, тамагына ашап, татлы йокыга талды.
Икенче көнне без аны авылга алып кайтып киттек. Башта өйгә дә кермичә, дус-туганнары янына чапты, кичен генә әйләнеп кайтты. Башкача шәһәргә кунакка алып бармабыз инде. Югалтуы бик тә авыр булды...
Туймазы районы, Кандра авылы.
Фото: goodfon.ru
Читайте нас: