Барлык яңалыклар
Тузганак
19 апрель 2021, 13:46

Уфада “Тукай кичәләре” башланды

26 апрельдә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан кичә, 18 апрельдә, Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә бөек әдибебезгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

26 апрельдә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан кичә, 18 апрельдә, Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә бөек әдибебезгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичә мәктәптә “Тукай көне” узды дип әйтсәк тә, һич хата булмас. Һәр дәрес, һәр чара бөек Тукаебызга багышланган иде. Мәсәлән, “Фольклор” дәресендә бу юлларның авторы кечкенәләр белән әдипнең “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләре буенча сәфәргә чыкты. Популяр тальянчы һәм җырчы Айдар ЮНЫСОВ “Музыка” дәресендә үзенең кул астында шөгыльләнүчеләр белән Тукай сүзләренә язылган җырларны өйрәнде, аларны төрле музыка коралларында сыздырды.
Ә көннең йомгагы дип, мәктәпнең Тантаналар залында үткәрелгән “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган зур әдәби-музыкаль кичәне атарга кирәк. Анда мәктәптә эшләп килгән “Ләйсән” бию ансамле (җитәкчесе – Рәзидә НИЗАМЕТДИНОВА), “Тере чишмәләр” фольклор коллективы (җитәкчесе – Фәридә ХӘЙРТДИНОВА) чыгыш ясады. Кичәне төп оештыручылар һәм алып баручылар да югарыда аталган укытучылар һәм мәктәпнең директоры Эльвира Фәткылбаян кызы КАМАЛОВА булды. Сәхнәдән Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, татар халкының дәртле биюләре тынмады.
Чараны төшерү өчен “Татарстан – Яңа гасыр” телерадикомпаниясе хезмәткәрләре Миләүшә ЛАТЫЙПОВА һәм Рүзил ИМАМОВ та килгән иде. Алар мәктәге уку-укыту процессы белән таныштылар, балалар һәм укытучылар белән җылы әңгәмә кордылар. Тиздән әлеге чараны “ТНВ” телеканалының “Татарлар” тапшыруында да күрергә тиешбез.
“Тукай иленә сәяхәт” традицион рәвештә халкыбызның милли гимны – “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Әйткәндәй, коронавирустан саклану нормалары мөмкинлек бирсә, тиздән Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә тагын бер милли бәйрәмебез – Сабан туен үткәрү күздә тотыла. Ул ачык һавада – мәктәпнең спорт мәйданчыгында узар дип өмет ителә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: