Барлык яңалыклар
Тузганак
28 октябрь 2020, 18:43

Артур БӘЙРӘМГУЛОВ. Тест эшләгәндә. Хикәя

Ринат күршесе Әминәнең җаваплары башка булуын күреп калды. Эчен нәрсәдер тырнап үткәндәй булды. Менә өченче сорау. Ринат беренче җавап дөрес дип язган, ә Әминә икенчесе дөрес дип билгеләгән. Әминә географияне яхшы белә шул. Ринатның бер күзе – Әминәнең дәфтәрендә, икенчесе – үзенекендә, ичмасам, ун сорауны булса да дөресләп төзәтеп чыгарга кирәк...Тестның билгесе нинди булыр? Җавап – сайтта!

География дәресе башланды. Укытучы:
– Бүген үткәннәрне кабатлап, тест эшлибез, – дигәч, Ринат җиңел сулап куйды. Нәрсә инде ул тест? Дөрес җавапларны сайлап аласың да язасың да чыгасың, уйлап тормасаң да була. Егерме сораудан унысы барыбер дөрес булачак. Интегеп баш ватып утырмаска да мөмкин. Биш минутта билгелә дә чык.
Ул шулай иттте дә. Эше бетте, ә башка сыйныфташлары, нәрсәдер уйлап, һаман баш ватып утыра. Үзләре язганнарын бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышалар тагын! Шулай да Ринат күршесе Әминәнең җаваплары башка булуын күреп калды. Эчен нәрсәдер тырнап үткәндәй булды. Менә өченче сорау. Ринат беренче җавап дөрес дип язган, ә Әминә икенчесе дөрес дип билгеләгән. Әминә географияне яхшы белә шул. Ринатның бер күзе – Әминәнең дәфтәрендә, икенчесе – үзенекендә, ичмасам, ун сорауны булса да дөресләп төзәтеп чыгарга кирәк.
Ринат тестын яңадан төзәтә башлады, тирләп бетте. Озак та үтмәде: ун сорауны нәкъ Әминәнеке кебек итеп дөресләп тә өлгерде. Булды болай булгач. “Өчле” ле булса да җиткән, география нигә аңа, авылдан ерак китәргә җыенмаган малайга. Шулай да... Әйбәт билге алып кайтса, компьютерда озак утырса да, әтисе бер сүз әйтмәячәк. Шул ягы бар.
Укытучы:
– Җавапларыгызны уйлабрак языгыз, теге дәрестә генә кабатладык бу теманы, – дигәч, малай янә тестка текәлде.Калган ун сорау барыбер дөрес түгелдер инде ул. Башка җавапларны билгелим, бәлки бишесе булса да туры килер, үзгәртергә кирәктер, дип, ул янә җаваптагы 2нче вариантларны – 3кә, 3нчеләрен 2гә төзәтеп чыкты. Юк, бетәчәге юктыр инде бу дәреснең.
Әнә алдагы партада күрше малае Рөстәм утыра. Нишләп исеннән чыккандыр – үткән атнада гына географиядән район олимпиадасында икенче урын алып кайтты бит ул. Менә кемнән күчерсә, шәп булыр иде дә Ринатка, ераграк утыра шул... Алай да, унбишенче сораудан алып егерменчесенә кадәргеләрен күреп алды: Рөстәмнең дәфтәрендә – барысына да җавапның беренче варианты куелган (шулай да була микәнни?)
Юк инде, болай булмый, тагын төзәтергә кирәк, кеше арасында ким-хур булып утырмыйм, дип, элекке җавапларын сызып, тагын өсләренә яңаларын язып чыкты. Болай булгач, хәзер “дүртле”лек кенә булгандыр инде аның эше. “Хәзер инде әнидән туңдырма белән ”чипсы”га акча сорасам да, тиргәмәс,” – дип канәгать елмайды Ринат. Эченә җылы кереп китте.
– Ринат, боргаланмый гына утыр, уйлап эшлә, – дип укытучы кисәтү ясамаса, тестны оныткан иде инде Ринат.
Уф, нишләргә соң тагы да, җавапларны ничек “бишле”лек итеп билгеләп чыгарга? Рөстәме дә дәфтәрен күрсәтеп утырмый, Әминәсе дә кулы белән яшергән була, кыланчыклар. Ринат үзе генә билгеләгән биш җавап вариантын барысын да үзгәртте дә, дәфтәрен бөтенләй ябып куйды. Яңадан хата ясап куюы бар бит....
Иртәгәсе көн җитте. Икенче дәрестә тестларга йомгак ясап, укытучы:
– Иң пычрак, иң начар эш – Ринат Сафинныкы.”Икеле”! – дип игълан иткәч, Ринат чак урындыктан егылып төшмәде.”Шулкадәр”тырышып” та, бер “өчле” билгесе жәлдер инде бу укытучыларга.
– Бүген дәрестән соң калып, бөтен бүлекне кабатлап, Ринат белән яңа тест эшләячәкбез, – дигәч, малай чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты...
Артур БӘЙРӘМГУЛОВ,
Нуриман районы Яңа Субай мәктәбе укучысы.
Фото: newstes.ru
Читайте нас: