Барлык яңалыклар
Тузганак
27 октябрь 2020, 22:12

Зилена БАЙМАТОВА. Өч песи. Хикәя

Өч песи ялт итеп урыннарыннан очтылар. Ак песи – карават астына, кара песи – базга, сары песи кысыла-кысыла шкаф артына посты... Ни өчен? Җавап – сайтта!

Илдар ишектән чыгып китү белән, карават астыннан койрык очында гына кара табы булган ап-ак песи йөгереп чыкты да, сикереп, ап-ак мендәрләр өстенә менеп утырды.
– Күрәселәр бар икән, – диде ул, күзләрен кыса-кыса. – Иртә таңнан бирле интектерде бит. Койрыгымны урап тота да башымны идәнгә бәрә-бәрә уйната. Күзләремнән утлар күренде.
Баз авызыннан икенче песи башы күренде. Бу песи кап-кара, маңгаенда гына ап-ак йолдыз төсле бер тамга бар иде.
– Сөйләмә дә, таңнан бирле баздан чыга алмыйча куркып ятам. Инде ничә көн авызыма бер кисәк капканым да юк. Тычканнар да качып бетте бит. Беркөнне минем муенымны каеш белән буып алган иде, үләм, дип торам. Илгизә лагерьга киткәч, бигрәк шашты. Элек ул өйдә булганда, безне яклаша иде азрак, кайчан кайтыр инде?
Шул арада шкаф артыннан, кысылып, чатанлый-чатанлый, сары песи килеп чыкты. Күзләре тулы яшь, үзе куркудан калтыранып тора.
– Нишләргә инде, бу явыз безне юк иткәнче бу өйдән чыгып качарга микән? Мине бит ул туп урынына тибеп йөртә. Алдыма куйган сөтне тартып ала.
– Чыгып китәр идек тә, Илгизә бездән башка бик күңелсезләнер шул. Безне ярата, гел уйната, иркәли, – диде кара песи, уфтанып.
– Былтыр минем тәнемне борчалар баскач, Илгизә апам кибеттән шампунь алып юындырган иде. Йоннарым шуннан соң ялтырап, шомарып калды, – сары песи, кукраеп, йоннарын ялап-ялап алды.
– Ә менә мине гел иркәләп назлап йоклата, Сарыкаем, дип кенә атап йөртә иде. Чыгып китсәк, кем безне шулай яратыр, түзик инде, – диде сары песи. Ул барысыннан да акыллырак шул.
– Базда бигрәк суык. Тик Илдар кайтып керү белән шунда кереп качам, әти-әниләре эштән кайтканчы бигрәк тә нык интектерә шул. Имгәтеп бетерә инде.
– Әгәр дә кешечә сөйләшә белсәм, мин аның качып-посып тәмәке тартканын әнисенә әйтеп бирер идем, – диде кара песи, як-ягына каранып.
– Сөйләмә дә инде, Илгизәнең туган көненә дип берәмтекләп җыйган акчаларын уенчык аюдан һәркөнне урлый бит, оялмый да! – Ак песи дә башларын селки-селки, койрыгын болгады.
Сары песи һаман да, акыл ияседәй, муенын боргалап:
– Юк, минемчә, ул кайчандыр акылга утырырга тиеш. Болай дәвам итәргә мөмкин түгел. Әнә бит, үзе телефоннан гел этләр, песиләр турында мультиклар караган була. “Өч песи” дә, “Этләр патруле”.
– Карый инде, башка эше булмагач! – Ак песи һаман уфтанудан туктамады. – Ул бит көне буе телевизор, компьютер һәм телефоннан башканы белми.
...Песиләр тагын күпме зарланышып утырырлар иде икән, көтмәгәндә ишек ачылып китте дә ишектән акырып елап Илдар кайтып керде.
Өч песи ялт итеп урыннарыннан очтылар. Ак песи – карават астына, кара песи – базга, сары песи кысыла-кысыла шкаф артына посты. Ишектән керү белән аяк астында торган аяк киемнәренә абынып барып төште дә Илдар, башы белән шкаф ишегенә килеп бәрелде.
Тиз генә сикереп торып, кесә телефоныннан әти-әнисенә шылтырата башлады.
– Мин сезгә күпме әйттем, әнә шул этегезне атыгыз, я асыгыз, я адаштырыгыз дип! А-а-а... Әнә бүген ычкынып китеп аягымны тешләде-е-е-е...
Ике күзеннән – яшь, аягыннан кан тама Илдарның, бөтен өйнең астын-өскә китереп бинт эзли. Песиләр генә очрамасын инде каршына....
Зилена БАЙМАТОВА,
Нуриман районы Яңа Субай мәктәбенең X сыйныф укучысы.
Фото: https://i.ytimg.com/vi/
Читайте нас: