Барлык яңалыклар
Тузганак
26 октябрь 2020, 16:47

Эт монологы

Бүген мин адаштым. Чын-чынлап адаштым. Хуҗам белән иртән-иртүк урманга ауга киттек. Урман авызына җиткәнче үк поши эзенә төштем. Поши эре-эре атлаган, нәрсәдәндер курыкканмы, белмим, ләкин ерак киткәнлеге сизелә. Шулай да, эзәрлекләүне дәвам итсәң, эзенә төшеп булачак. Миңа өметләнеп барган хуҗамның ышанычын ничек инде акламыйсың? Мин дә чабып диярлек киттем, хуҗам артымнан чаңгыда ияргән. Әйбәт кенә бара, миннән артта калмый диярлек. Поши менә-менә килеп чыгар төсле, тик эзен генә югалтмаска кирәк. Тизрәк куып җитәргә кирәк!

(Лилия апа Сәгыйдуллина шигыре тәэсирендә туган язма)
Яңа хуҗам мине үз йортына алып кайтканда, бик кечкенә идем әле, ләкин әниемнән, туганнарымнан аерылу ачысын һаман да хәтерлим. Башта бу вакытлы хәл генәдер дип уйладым, үземчә үпкәмне белдерергә тырыштым. Яңа хуҗам биргән хуш исле, тәмле ашамлыкка да кагылмадым хәтта. Хуҗам бик яхшы күңелле кеше булып чыкты, мине шаяртырга, күңелемне күтәрергә тырышты. Тора-бара ияләштем. Миңа Казбек дип исем бирделәр, зур эт булып үсүемне теләп шундый исем кушылды микән? Овчарка нәселеннән шул мин, әнием ау эте иде. Яңа хуҗам да урман каравылчысы икән, ау белән кызыксына, үзенә иптәш тә, ярдәмче дә булсын дип, мине алгандыр инде. Ул мәктәптә укыганда пионер булган икән (ул сүз нәрсәне аңлатадыр инде, белмим). Ә пионерларның линейкалары бик тантаналы рәвештә, барабан кагып, быргылар уйнап үткән. Бу турыда миңа хуҗам икәү генә урманда йөргәндә сөйләде. Ул, шул көннәрне искә алыптыр, күрәсең, быргыда уйнарга бик ярата иде. Тора-бара аның тавышы миңа да ошый башлады. Ул аны төрлечә уйный: мине ашарга чакырса – бер, урманга ауга алып барса, икенче төрле. Күнектем, берүзем уйнарга чыксам, шул тавышны көтеп кенә йөри башладым. Кемнеңдер сине кайгыртканын тою ничек рәхәт! Рәхәт иде... Бүгенгә кадәр. Ә бүген...
Бүген мин адаштым. Чын-чынлап адаштым. Хуҗам белән иртән-иртүк урманга ауга киттек. Урман авызына җиткәнче үк поши эзенә төштем. Поши эре-эре атлаган, нәрсәдәндер курыкканмы, белмим, ләкин ерак киткәнлеге сизелә. Шулай да, эзәрлекләүне дәвам итсәң, эзенә төшеп булачак. Миңа өметләнеп барган хуҗамның ышанычын ничек инде акламыйсың? Мин дә чабып диярлек киттем, хуҗам артымнан чаңгыда ияргән. Әйбәт кенә бара, миннән артта калмый диярлек. Поши менә-менә килеп чыгар төсле, тик эзен генә югалтмаска кирәк. Тизрәк куып җитәргә кирәк! “Казбек! Мине көт!” Хуҗамның әмерен ишетеп, бераз акрынайдым да, тик озакка түгел. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Мин яңадан һушыма килгәндә, хуҗам күренми иде инде, ә мин алган эз буенча бардым да бардым. Урман акланында пошины куып тоттым да, үземчә өреп, хуҗама тавыш бирдем. Тик җавап ишетелмәде. Шул вакытта гына ныклап тирә-ягыма күз ташладым: караңгы төшкән икән бит инде. Ләкин пошины җибәрергә һич тә теләгем юк, саклап утыра бирәм, ул да шүрли, беркая да китми. Әле бер, әле икенче ягына чыгып, юлына аркылы төшүемә карамастан, поши, мине өйрәнгәннән соң, китәргә мөмкинлек барлыгын аңлады. Мин дә кайтыр юлга түгел, һаман аның эзе буйлап чаптым. Шулай бара торгач, тәмам адашканмын.
Икенче таңны авылда каршыладым, таныш түгел авылда. Кайда икән соң ул минем миһербанлы хуҗам? Анда барам, монда сугылам – юк. Кайсы куып җибәрә, кайсы үзе миннән куркып китә. “Абау, бигрәк зур, ау эте ич бу!” – дигән сүзләр күп ишеттем. Әнә теге ачык капкадан хуҗам машинасы чыкты түгелме соң? Шатланып, янына чаптым. Яхшы киемдәге ханым, мине күрүгә, бөтенләй куркып китте. “Нинди эт бу, бигрәк зур үзе!” – дип кычкырып та җибәрде. Машина хуҗамныкы төсле дә инде, ә нигә аңа чит кешеләр утыра? Миңа хәзер кая барырга икән? Өшетә дә башлады. Әллә әнә теге бакчадагы печән кибәненә керергәме? Шунда ял итәргә булдым. Ничә көн кунганмындыр, бер усал апа килеп, пыр туздырып куып җибәрде. “Кара син аны, җылы урын тапкан, берәдәк этләрдән тәмам туйдык!” – дигән сүзләре артымнан куып җитте. Кая барырга? Каян табарга бу хуҗамны? Башны кая куярга? Икенче берәдәк эт кайтып кергәнче, ташландык сарайда озак тилмереп йөрдем. Язмышыма үзем дә күнегә төштем кебек.
Тора-бара көннәр язга авышты. Ачлы-туклы йөреп, туным да ямьсезләнә төште, ахры. Анысына түзәр идең, тик якын кешеңне сагынуга түзү бигрәк авыр икән шул. Мине үз иткән хуҗамны башка күрмәсәм, ничек яшәрмен? Ансыз тормышка ничек өйрәнергә? Әллә саташа башладым инде? Быргы тавышы ишетелә түгелме соң? Әйе, хуҗамдагыча пионер быргысы тавышы ишетелә. Чү! Хуҗам мине чакырганда шулай уйный иде түгелме соң, бу бит хуҗамның уйнавы! Кайсы яктан килә соң ул бу тавыш? Чаптым, аякларым, сез генә арымагыз, мине быргычы янына илтеп җиткерегез! Күз алдыма аунап үскән болыннарым, ишек алдым, хуҗамның мөлаем йөзе килде, колагыма ягымлы тавышы ишетелде. Тавыш якынайганнан-якыная барды. Ашыгудан тыным кысылды. Әнә бит ул, минем өчен иң кадерле кешем, әнә бит ул минем хуҗам! Урам уртасына басып, чит авылда, чыннан да, минем хуҗам тора иде. Мине күрүгә, ул иелде, ике яңагыннан агып төшкән яшьләрен мин чиный-чиный ялый башладым. Ул мине бертуктаусыз үбә, үзе сөйләнә: “Таптым бит Казбегымны, газетада чыккан белдерүне күреп алган хезмәттәш дусыма рәхмәт, кемгә ярдәм иткәнен дә белмичә, ул мине дүрт аяклы дустым белән яңадан кавыштырды”! И, рәхәт тә соң, җылы, кытыршы яңагына сырылып торулар, кулларның иркәләгәнен тоюлар...
Данил ЗАМАНОВ,
Бакалы районы Бакалы авылы.
Фото: upet.com
Читайте нас: