Балалар арасында кызык, көлкеле хәл-вакыйгалар бихисап. “Балалы йортта сүз тормый” дигән кебек, аларның авызыннан еш кына көтелмәгән, берчә көлдерә, берчә елата, берчә кызарырга мәҗбүр итә торган сүз-гыйбарәләр дә чыгып киткәли. Түбәндә – шуларның берничәсе. Аларны үз гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган даими авторыбыз – Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында яшәүче Гөлфизә ханым КӘЛИМУЛЛИНА язып алган. Укыгыз, сезнең дә йөзегез кызарсын әле...
Яше җиткәч, Инзил мәктәпкә укырга китә. Тәүге көнне, укудан бик аптыраган кыяфәттә кайтып керә һәм әнисеннән:
– Әни, нишләп мәктәптә әти кебек кешеләр укый ул? – дип сорый.
Баксаң, бәләкәй малайга X-XI сыйныф укучылары бик дәү булып күренгәннәр икән.
Дүрт яшьлек Владикның балалар бакчасына йөрисе килми. Бармас өчен төрледән-төрле сәбәпләр эзләп таба.
– Баш авыртып тора әле,– ди, башын тотып.
Дәү әнисе моңа каршы берни дә әйтми.
– Аякла-а-р да авырта-а-а,– дип суза малай, аякларына күрсәтеп.
– Эч тә авыртып тора бит әле,– ди, корсагын сыйпаштырып.
Дәү әнисе аның сүзләренә колак та салмый.
– Җаным да авырта, – дип куя малай, кызгандырырлык тавыш белән ярымпышылдап.
Ниһаять, дәү әнисе телгә килә:
– Менә монда!– дип кычкырып җибәрә авызы ерылган малай һәм ике кулы белән берничә тапкыр күкрәгенә шапылдатып сугып ала.
Марсельнең картәтисе өеп куелган утын пүләннәренә басып, тиз генә абзар башына менеп киткән. Менүен-менгән, тик кире төшәргә батырчылык итми, башын кашып, аска карап тора икән. Бу хәлләрне күзәтеп торган бәләкәй малай:
– Ничек мендең, шулай төшәсең инде, – дип куйган.
Мин бәләкәй чакта ерак авылда яшәүче картәни, безгә килеп, бер ай яшәп киткән.
Беркөнне әни эштән кайтуга, картәни, сынсыз булып, көлеп утыра икән. Әнинең аптыраулы карашын күреп:
– Балам миннән туя башлады бит әле, – дигән, миңа ишарәләп.
– Ник алай дисең, инәй? – дип сораган әни.
– Син, картәни, бездә бик озак тордың бит әле, ә үзең кунакка гына килдем дигән идең. Кунак алай озак булмый ул, – дигәнмен икән.
Тыкрык башында көтү каршылап басып торам. Юл аша гына бер төркем мәктәпкәчә яшьтәге бала-чага кайнаша. Араларында ике урыс баласы да бар. Менә сыерлар күренде. Урыс кызы:
– Смотрите, коровы едут,–дип куйды.
– Коровы не едут, а идут, у них нет колес, – дип төзәтте бәләкәй генә татар малае.
Менә сиңа мә! Безнең татарның маңкасы кипмәгәне дә урысча шәбрәк сөйләшә булып чыга.
Авылга берәр урыс гаиләсе күченеп килсә, алар белән олылар гына түгел, балалар да гел урысча гына аралаша шул. Ә бит элгәре башка милләт кешеләре шундук безнең телне өйрәнә, еллар үтү белән аларның урыс, чуаш, мари булулары да онытыла иде. Хәзер озак еллар буе татар авылында яшәгәннәре белән дә һаман вата-җимерә урысча сөйләшергә мәҗбүрбез. Урыслашу дигәннәре шул буладыр инде.
Әнисе, калдырыр кеше тапмагач, нәни Алмазны ашка ияртеп бара. Малай өстәлдәге ашамлыкларның һәркайсына төртеп күрсәтеп:
– Бусын әни пешерә белә, ә бусын белми,– дип әйтеп чыккан.
Илдар колхозда инженер булып эшләүче күрше абыйсы белән бик дус. Җае чыккан саен аның машинасына утырып йөри. Беркөнне, гадәтенчә, абыйсы янына чыгып китә дә тиз үк әйләнеп кайта. Ишектән керә-керешкә:
– Бүген Әнфис абый кәләш алырга бара икән. Галстук тагып, кәчтүн киеп килмәсәң, утыртмыйм диде, – дип тезә.
Билгеле, өйдә аңа ярардай костюм-чалбар табылмый. Кияү машинасы малайсыз гына кузгалып китә. Бала, үксеп елап, тәрәзәгә капланып карап кала.
Миякә районы, Шатмантамак авылы.