Барлык яңалыклар
Тузганак
7 август 2020, 14:19

Марсель ИЛЬЯСОВ. Балыкчы. Хикәя

Балык белән озак кына тартышканнан соң, барыбер ярга сөйрәп чыгарды аны малай. Чөгә бик зур, беренче карашка ук ике-өч кило чамасы тарта иде. “Кайту белән үлчәп карыйм”, дип уйлап куйды Нияз. Сөенеченнән түбәсе күккә тиеп, чөгәне тиз генә кармактан ычкындырырга кереште. Әмма зур булгач, тыя торган түгел, бик каты селкенә. Нияз күпме балык тотып та, мондый зурын эләктергәнен хәтерләми иде. Капчыкка салып куйсаң – үзе бер капчык балык була...

Нияз берничә көн инде һава торышы яхшырганын көтеп йөрде. Ул күптән балыкка барырга ниятләгән иде, кармаклары да әзерләп куелган. Авыл малайларының иң яраткан шөгыле бит инде ул – балык каптыру. Тик ике көн рәттән яңгыр койды, бөтен җирне чылатып, юлларны җебетеп бетерде.
Һава торышы үзгәреп тора – ниһаять, кояшлы көннәр башланды. Җәйге кояш астында юллар да кибеп өлгерде. Шуны гына көтеп торган Нияз, кармакларын һәм капчыгын алды да сәпитенә атланды. Өйдәгеләр аңа артыннан:
– Капчыгың буш кайтмасын! – дип, шаярып кычкырып калдылар.
Нияз бу юлы авылдан җиде чакрым чамасы ераклыктагы күлгә китте, чөгә каптырырга. Якындарак тагын бер күл бар, ләкин бу юлы анда бармаска булды. Чөнки ул күлдән инде ике тапкыр рәттән берни эләктерә алмыйча, буш капчык белән кайтты.
Балык тоту теләге су буена якынайган саен арта гына барды. Шул теләк белән бергә, сәпитенең дә тизлеге артты. Ярты сәгатьтә су буена барып та җитте.
Суда балыклар сикерешеп уйный, җил дә юк – балык каптырырга шәп вакыт. Нияз кармак ыргытырга уңайлы урын сайлап алды да, балык тоту эшен башлады. Күлнең уртасына да, яр буйлап та ыргытып карады – чөгәләр сикерешә, тик кабарга гына теләми. Яр буйлап шулай, урынын алыштыра-алыштыра алга бара бирде. “Эх, уңыш елмаймый, балык кап – яр башында ялтырап ят!”, – дип, үз алдына сөйләнеп барганда, кисәк кенә кармак җебен нәрсәдер нык итеп тартып алды. Тарту көче буенча Нияз моның зур балык икәнен аңлады. Аның бөтен теләге бу зур чөгәне ычкындырмыйча, ярга тартып чыгару иде хәзер. “Кармак җебе генә түзсә иде”, – дип борчылды ул.
Балык белән озак кына тартышканнан соң, барыбер ярга сөйрәп чыгарды аны малай. Чөгә бик зур, беренче карашка ук ике-өч кило чамасы тарта иде. “Кайту белән үлчәп карыйм”, дип уйлап куйды Нияз. Сөенеченнән түбәсе күккә тиеп, чөгәне тиз генә кармактан ычкындырырга кереште. Әмма зур булгач, тыя торган түгел, бик каты селкенә. Нияз күпме балык тотып та, мондый зурын эләктергәнен хәтерләми иде. Капчыкка салып куйсаң – үзе бер капчык балык була.
Шулай тоткан балыгын капчыкка салырга уйлаган иде, караса – яр буйлап килә-килә сәпит тә, капчык та әллә кайда артта торып калганнар. Тиз генә йөгереп барып, көчкә күтәреп торган чөгәне капчыкка салып киләм дигән иде, якында гына суда тагын бер зур балык сикерде. Моны күреп, Нияз, тоткан балыгын онытып җибәргәндәй, җиргә куйды да, кармагын тотып шул якка чапты. “Бер туры килсә – килә бит ул, балыклы урын булып чыкты бу, әгәр тагын бер шундый зур чөгә каптырсам – өйдәгеләрне шаккатырам”, – дип уйлап, кармагын ыргытты. Теге балык икенче урында, алдарак тагын сикерде. Үләннәр, төнбоеклар үсеп утырган урын дип тормады, кармагын иске урыннан тартып чыгарып, шул якка ыргытты Нияз. Тагын бер зур балык эләктерү теләге бик көчле иде аңарда. Теге балык Ниязны ирештергәндәй, янә алдарак сикерде. “Барыбер эләктерәм!”, – дип, малай алга баруын дәвам итте. Ә ярда ялтырап яткан теге зур чөгәсе бөтенләй артта калды.
Шулай суда сикергән балыкка кызыгып, бер-бер артлы ыргыта торгач, кармагы су эчендәге ботакка килеп тә эләкте. Төрле якка таркалап карады Нияз. Әмма күпме генә тырышса да, ычкындыра алмады. Тарта торгач, кармак җебе өзелеп, калкавычы-нисе бөтенләй суда торып калды. Бу хәлгә малайның бик каты ачуы чыкты. Тик яр буенда ятып калган өч килолы чөгәсен исенә төшергәч, ачуы бик тиз сүрелде. Карма колгасын күтәреп, кире шул якка йөгерде.
Килеп җитсә, ни күрсен!? Балык юк! Әллә бу урын түгелме дип, арырак та барып карады, тик теге чөгәдән җилләр искән, бер җирдә дә юк иде. Нияз: “Судан чыккан балык кая була ала икән, җирдән шуышып йөри алмый бит инде ул?”, – дип, озак баш ваткач кына, эшнең хикмәтен аңлады. Ул, тоткан балыгын яр буена куеп, суда сикергәнен эләктерергә йөгергән иде. Яр буе авыш булгач, яңы гына эләккән чөгә селкенә-селкенә суга таба шуышкан һәм килеп тә төшкән. Аннары рәхәтләнеп йөзеп киткән.
Ниязның кәефе бик төште. Үзен “җүләр” дип, тиргәде ул. Судагы балык артыннан кусаң, шулай була инде – кулыңдагысын югалтасың. Халык юкка гына: “Һавадагы торнага кызыгып, кулыңдагы сандугачны ычкындырма”, – дип әйтмәгән бит. Ул шушы үзе белән булган хәлдән чыгып, бу мәкальне үзгәртеп, көлә-көлә болай дип әйтеп куйды: “Судагы балыкка кызыгып, ярдагы балыкны ычкындырма!”.
Озак кына суга карап, уйланып утырды Нияз. Соңыннан сәпитенә утырып, өзелгән кармагын һәм буш капчыгын күтәреп, өенә кайтып китте. Балыклар суда сикерешеп уйнап калдылар.
Фото: Fishband.ru
Читайте нас: