Илнур авылга кайту белән картәтисе белән бакчаны әйләнеп чыгарга ярата. Анда нинди генә агачлар юк?! Аларның һәрберсендә тәмле-тәмле җимешләр үсә. Шулай да иң яратканы – киң ябалдашлы алмагач. Ул сине кояштан да, яңгырдан да яшерә. Ә алсу алмалары учка үзләре сикерешеп төшәргә тора.
Картәтисе алманың иң тәмлесен өзеп ала да Илнурга суза.
– Алмагачның нурлы алмалары көч бирә, кешеләрне озын гомерле итә. – Бу агачның игезе – бәхет агачы бар. Шушы агачны тапкан кешегә бәхет үзе елмая.
– Картәти, минем дә аны табасым килә, – ди Илнур. – Ә бәхет агачы нинди була? – дип сорый ул.
– Бәхет агачы шушы алмагачка охшаш, тик син аны алмагачлар арасында таба алмассың. Бәхет агачы күптән инде безнең күңел бакчабызга күчкән. Бу борынгы агачның тамырлары тирәнгә киткән. Кәүсәсен әйләндереп алу өчен синең белән минем куллар гына җитәрлек түгел. Нәсел башында торучы борынгы бабаларыбыздан алып, аларның дәвамчылары – барлык синең туганнарың бергә җыелганда гына аны уратып алырга мөмкин. Шуңа аны нәсел агачы да диләр әле.
Илнур уйга калды. Ә картәтисе дәвам итте:
– Нәсел агачының түбәнге ботакларында үскән алсу алмаларда борынгы бабаларыбызның исемнәре язылган. Югарырак яшьрәк ботаклар яфрак ярган. Анда яшьрәк буын кешеләренең исемнәре бар. Иң яшь ботакта синең исемең күренә. Бу агачны һәр буын сугарып, аның иминлегенә үз өлешен кертә. Шуңа ул һичкайчан картаймый, яшәрә генә.
– Аңладым, аңладым, бу безнең нәсел агачы. Ә нигә аны бәхет агачы дип тә атыйлар?
– Кеше якын туганнарыннан аерылса, туган җиреннән бик ерак китсә, үзен бәхетсез тоя. Тик нәсел агачы тамыр җибәргән җирдә, туганнары янында гына ул бәхетле була. Үз тамырыңны, үз нәселеңне белү, аларны хөрмәт итүдән дә зур бәхет юк. Шуңа үзенә тартып торучы нәсел агачын “бәхет агачы” дип тә йөртәләр.