Һәркемнең үзе генә белеп, көлеп йөргән кызыклы бер тарихы була. Мин сезгә үзем белән булган шундый бер маҗаралы вакыйганы бәян итәргә булдым. Ышанырсызмы, юкмы – анысы сезнең эш.
Беркөн урамнан китеп барам шулай. Каршыдагы бакчадагы алмагачка төште бит күзем. Ә анда… кып-кызыл алмалар “мине өзеп ал”, – дип утырмасыннармы?! Авызымнан сулар килде. Үзләре эре, кып-кызыл һәм сусыл! Тик бик югарыда шул: үрелеп кенә алырлык түгел. Озак уйлап тормадым: агачка китереп типтем, янәсе, бар алма коелып, минем кесәгә керәчәк. Керде ди, көтеп тор! Аның урынына алмагач ботагы белән миңа берне сылады. Күземнән утлар күренде. Тагын да ныграк ачуланып: “Әле син шулаймы, ник миңа суктың?” – дип, алмагачны типкәләргә тотындым. Башыма “тып” итеп бер зур алма килеп төште, шул ук вакытта башымда бер “мөгез” хасил булды. Бик авыртты башкаем, өйгә торып чаптым. Юлымда очраган бер ташка абындым, ачу белән аны да тибеп очырдым. О-о-о, ул аякның ничегрәк яңгыраганын белсәгез икән! Күземә ак-кара күренми, башта – “түмгәк”, аякта – күгәрек, үзем мышык-мышык танау тартып кайтып киләм шулай. Бер заман “шап” итеп бер чокырга килеп төштем, алданрак исләми калдым шул. Чокырда кычыткан үсеп утырган икән, ул мине рәхәтләнеп “иркәләде”. Кеше күргәнче дип, тиз генә чокырдан чыктым. Ачуымны басарга теләп, юл буендагы чәчкәләрне таптый башладым. Ә анда… бал кортлары!!! Тукай абыйча әйтсәк: “Күрмимен алны вә артны, и чабам мин и чабам…”
Шуннан башлап мин агачтагы кипкән яфракны да өзми башладым. Бар тереклекне сакларга, җае чыкса, аларга ярдәм кулын сузарга тырышам!