Барлык яңалыклар
Тузганак
9 апрель 2020, 14:56

Рәзилә НИЗАМОВА. Фонтан улының сере. Хикәя

Марсель әти-әнисе белән паркта йөрергә ярата. Анда биек-биек агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр үсә, ә зур Фонтан эссе җәй көннәрендә тирә-якка су бөркеп утыра. Марсель шул фонтан янында уйнарга ярата. Хикәянең дәвамы - сайтта!

Марсель әти-әнисе белән паркта йөрергә ярата. Анда биек-биек агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр үсә, ә зур Фонтан эссе җәй көннәрендә тирә-якка су бөркеп утыра. Марсель шул фонтан янында уйнарга ярата.
Бер көнне фонтаннан атылып чыккан су бөртекләре Марсельне баштанаяк коендырдылар да кире улакка сикерештеләр. Ә берсе малайның учына кунып әле бер, әле икенче якка тәгәрәп уйный башлады.
– Син кем? – дип сорады Марсель.
– Мин – Фонтан улы. Монда дусларым белән уйнап йөрим. Әйдә безнең белән су коенырга-а-а, – дип, ул Марсельне үзләре янына чакырды. Малай алар белән озак кына су сибешеп уйнады.
– Иртәгә дә безнең янга ки-и-и-л, – диештеләр алар уйнап туйганнан соң.
– Ә сез кайда яшисез? – дип сорады алардан Марсель.
– Иртәгә килгәч әйтерме-е-ен, – диде зур Фонтанның шук малае.
Иртәгәсе көнне Марсель әти-әнисе белән авылга кайтып китте. Анда ул үзе фонтан ясарга булды. Тик аның фонтаныннан тамчы су да күренмәде. Малай боегып калды.
Кичен бабасы Марсельне бакчага ярдәмләшергә чакырды. Марсель бакчада кыяр, помидор җыйды.
– Ә хәзер без үсентеләргә су сибәрбез, – диде бабасы һәм коедан озын шланг тартып чыгарды. Аннан су ургылып чыкты. Бабасы шлангның очына бөтерчек куйган иде, ул кечкенә фонтанга әйләнде дә куйды. Бер су бөртеге Марсельнең учына килеп төште.
– Сәлам! – диде ул таныш тавыш белән.
– Менә син кайда яшисең икән! Хәзер мин фонтаннарның ничек эшләгәнен аңладым, – диде Марсель һәм аларның серен ачуына бик сөенде.
Читайте нас: