Миңа ул вакытта ун яшь чамасы иде. Бер көнне әнием кибеткә икмәк алырга җибәрде. Кибеткә туры юлдан бару өчен, җир асты гаражы өстеннән үтәргә кирәк. Бу юлы да шулай итәргә булдым.Барганда ук искә алдым: бер төркем хуҗасыз эт гараж өстендә кояшта кызынып ята иде. Алар миңа күтәрелеп карап, иренеп кенә бер-ике кабат өреп куйдылар да янә кызынырга яттылар.
Ярар, шулай маҗараларсыз гына кибеткә барып җиттем, икмәкне сатып алдым һәм кайтырга чыктым. Янә туры юл буйлап гараж өстеннән киттем. Теге бая тыныч кына яткан этләр мине күрү белән ыржаеп, өрә-өрә каршыма чаптылар. Аларның кыяфәтләре шундый явыз, шундый куркыныч иде, күрсәгез! Болар мине сөякләрем белән бергә ашап бетерәчәк, дип уйлап җан-фәрманга торып чаптым. Тегеләр куалар, мин качам! Шулай чаба торгач, подъезд ишеге төбенә килеп җиттем. Бикле! Стенага терәлеп, инде беттем, дип уйлап, борылып карасам, артымда бер эт тә калмаган.
Шулай итеп, өйгә кайтып җиттем. Әнием хафаланып каршы алды. Ул безне тәрәзәдән карап торган икән. Йортыбыз сигезенче катта урнашкан идем. Бераз шыттырып, этләрне йөгереп узып китүем турында сөйли генә башлаган идем, ул шып туктатты. Баксаң, мин акны-караны күрмичә, этләрдән качканда, каршыма таба бер абзый килгән булган икән. Ул теге хуҗасыз этләргә ташлар ыргытып, аларны куркыткан, мине бастырудан туктап, качарга мәҗбүр иткән икән. Ә мин куркышымнан аны күрмәгәнмен дә... Имеш, этләрдән кызурак йөгерәм – шуңа котылганмын... Рәхмәт ул абыйга! Ул булмаса, мин бәлки бу юлларны яза да алмас идем.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.