Барлык яңалыклар
Тузганак
30 гыйнвар 2020, 13:07

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИНнан балалар өчен шәп шигырьләр!

Мөдәрис Гәйнелгыйлем улы МӨСИФУЛЛИН 1957нче елның 25нче мартында Башкортстанның Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылында дөньяга килә. Исмаил урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1975-1977нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1982-1984нче елларда – Дүртөйле мәдәният сарае режиссеры. 1984нче елдан районның мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. 2006нчы елдан – мәдәният сарае директоры. Хәзерге көндә мәдәни-ял итү үзәгенең художество җитәкчесе булып эшли.Мөдәриснең беренче хикәясе 1980нче елда “Башкортостан пионеры” гәзитендә дөнья күрә. Бүгенге көндә ул – сигез китап авторы. Әсәрләре Башкортстан, Татарстан һәм Мәскәү матбугатында татар, башкорт, урыс, мари, удмурт телләрендә даими басылып килә. Пьесалары 30дан артык профессиональ һәм халык театрында куелды.Мөдәрис Мөсифуллин – “Урман рыцаре-1995”, “Алтын Урал”, “Аманат” журналының Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты. Ул Русия Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге уңышлары өчен” билгесе, Әфган сугышы ветераннары советының “Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале һәм Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

АЛМА
Энекәшкә җимеш сузам:
– Аша, – димен, – бу – алма!
Үзе тәмле һәм файдалы –
Аша, ашамый калма!
Энем күзләремә бага,
Шуннан алмага карый.
Карашында соравы бар,
Күрәм, берни аңламый.
“Алма!” – дисең, – соң алмыйча,
Җимешне ничек ашыйм? –
“Алма!” димә, – диде энем,–
Бир әле, ашый башлыйм!
БАКАЛАР
Күрше малае шәһәрдән
Ташбака алып кайткан.
Алып кайткан да ул аны
Сулы савытка япкан.
Тавышы юк, селкенми дә
Ята мескен табакта.
Күргәнем юк иде аны –
Шушымыни ташбака?
Безнең авыл бакалары
Бака дисәң дә бака!
Кич җиттеме алар җырлый! –
Ә ташбака тик ята.
“Бакалар кичтән җырласа,
Аяз булып таң ата. –
Ди әтием. – Көз мәле бит –
Басуда ашлык ята.”
Минем әтием – игенче,
Көне буе басуда.
Җырлагыз, җырла бакалар
Яхшы булсын барсы да!
Басудагы игеннәрне
Комбайннар урсыннар.
Амбардагы бар келәтләр
Ашлык белән тулсыннар!
Авылыбыз бакалары
Бака дисәң дә бака!
Кич җиттеме алар җырлый! –
Ә ташбака тик ята.
Шул да булдымы бака!..
БАКЧАДА
– Әнә, күләбәк кунган, – дип,
Энем бара чәчәккә. –
Хәзер мин аны тотам, – дип,
Кулын суза бөҗәккә.
– “Күләбәк” түгел, – дим аңа –
Бу бөҗәк бит – к-ү-б-ә-л-ә-к!
– Әйе, – ди, энем, шатланып, –
Күләбәк шул күләбәк!
– Түгел, түгел, – димен кабат, –
Күбәләк ул, к-ү-б-ә-л-ә-к!
Ә ул үз сүзен кабатлый:
“Күләбәк” тә “күләбәк”!
Ярый әниебез килеп,
Хәлне аңлатып бирде:
– Энеңә бит өч кенә яшь!
Өйрәнер әле, – диде.
Энем һаман “күләбәк”, ди,
Ә мин әйтәм – күбәләк!
Үскәч өйрәтермен әле:
“Күбәләк ул – к-ү-б-ә-л-ә-к!”
БАТЫР КУЯН
Язгы ташкын! Безнең елга
Ярга сыймый “котыра”.
Таһир бозларны күзәтеп
Яр башында утыра.
Кисәк-кисәк, зур-зур бозлар
Ашыгып ага суда.
Бер-берсе өстенә менеп
Ашыгалардыр кайда?
– Әнә! – диде кинәт Таһир, –
Кара, картәти, кара!
Бозга утырып бер куян,
Су буйлап агып бара.
Әйе шул: куян ул бозга
Ничек соң керә алган?
Әллә төлкедән качканмы,
Әлләме йоклап калган?
Курыккандыр инде, мескен,
Котылырга телидер?
Мондый бәлагә юлыккач
Нишләргә дә белмидер?
Бераз аккач, борылмада
Боз төртелде киң ярга.
Теге куян йөгерде дә
Сикереп чыкты ярга.
– Батыр куян! – диде Таһир,
Шатланып кулын чапты.
Шул арада теге җәнлек
Урманга кереп качты.
Язгы ташкын! Безнең елга
Ярга сыймый “котыра”.
Таһир тагын... куян көтеп
Яр башында утыра.
ЯЗГӨЛ
Яңгыр болыты адашып,
Чит якта күп йөрегән.
Урап-урап чиксез күкне
Иртән авылга килгән.
Килгән дә күргән бакчада,
Гөл-чәчәк шаулап үскән.
Гаҗәпләнгән теге болыт:
“Түтәлгә кем су сипкән?”
– Язгөл исемле кыз көн дә,
Безне назлап су сипте, –
Дигән чәчәк. – Әмма үзе
Өзелеп яңгыр көтте.
Тамчыларыңны болыткай,
Безгә тизрәк сипсәңче!
Коендырмый, сөендерми
Безне ташлап китмәче!
Яуган болыт, чәчәк сүзе
Күңеленә хуш килгән.
“Зур рәхмәт!” – диеп, чәчәкләр
Болытка башын игән.
Иртән торып чыкса Язгөл,
Бар дөнья тулган суга.
Бу хәлне күреп, нәни кыз
Аңламый, баткан уйга.
– Минем чиләгем кечкенә,
Мичкәдән алам суны.
Болыт суны кайдан алган
Күрми калдым бит шуны?!
“КРОКОДИЛ БАЛАСЫ”
Әтисе печән чапканда,
Таһир уйнаган читтә.
Крокодил баласы күргән! –
Шаяру түгел һич тә!
Ята икән таш өстендә,
Башын, ди, аска игән,
Тәпиләре дүртәү булган,
Койрыгы җиргә тигән.
– Мин зур инде, – дигән Таһир, –
Ул бит әле кечкенә,
Эләктерсәм, ышанмаслар,
Мин тотканга һич кенә.
Әкрен генә якынлашкан,
Шук Таһир җитез икән:
– Менә хәзер качып кара,
Эләктең бит! – ди икән.
Ни гаҗәп: теге ычкынган,
Койрык калган өзелеп.
Кычкырган малай, әтисе
Бик тиз килгән йөгереп.
– Крокодилның баласын
Өздем, – ди ул аптырап. –
Менә аның койрыгы,
Һаман тора калтырап...
Хәлне аңлагач, әтисе
Улына сөйләп биргән:
– Кәлтә еланы ул, улым,
Һич тә курыкма! – дигән.
– Җәрәхәтләдем бит аны, –
Ди Таһир. – Мин булдыксыз!
Хәзер кайда икән кәлтә,
Ничек яшәр койрыксыз?
– Борчылма! – дигән әтисе, –
Елан бит түгел исәр!
Күрерсең яңа койрык
Кәлтәгә кабат үсәр!
Койрыгы еш өзелсә дә,
Өйрәнгән елан түзеп.
Куркыныч килсә, кача ул
Койрыгын үзе өзеп!
ИКЕ АЙ
Оныгым Таһирга
– Картәти, монда кил әле,
Безнең күлдә Ай йөзә... –
Таһир Айны суда күреп
Аңлый алмый, чак түзә.
Бер карый ул тулган айга,
Аннан күлне күзәтә.
Төрле сорауларын биреп
Картәтисен йөдәтә.
Соңрак аңлый һәм елмая:
– Ике ай, ди, шул ук бит...
Фәнил белән Шамил кебек –
Игезәкләр, кызык бит.
БОЛЫТЛАР
Төпсез күктә болыт йөзә-
Чирәмдә ятам карап:
Әйтерсең дә киң диңгездә
Йөзә бер ялгыз кораб.
Болытларның бар төрлесе -
Зәңгәре, ак, карасы.
Яшенлесе, яңгырлысы
Бозлысы һәм карлысы.
Әнә болыт-дөя килә,
Артыннан дәү кош оча.
Бераз баргач шул дөяне
Кош куенына коча.
Әнә теге болыт-сыер...
Бозау... сарык... күбәләк.
Аптырарсың: анда оча
Күгәрченнәр һәм ләкләк.
Җирдәге кош, мал-туарлар
Ничек болытка менә?
Ни арада болыт шулай
Төрле төсләргә керә?
Салават күпере буйлап
Су ничек өскә менә?
Аңлый алмыйм мин шуларны,
Табышмак инде менә?!
Ә бүген уйлар чуалды,
Ятам чирәмдә аунап.
Күк йөзендә бер болыт юк –
Уйларым китте ташлап.
Фото facebook.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: