Табигать мине кыз бала итеп яралткан. Шуңа да күпләр минем көннәрем тегү тегеп, ашарга пешереп, бизәнеп үтәргә тиеш, дип уйлый. Ә мин футбол яратам! Әйе-әйе, телевизордан карарга түгел, ә уйнарга! Әти-әнием мине аңлый, күнекмәләрдән кайткач, хәлләремне, уңышларымны сорашалар.
Тик малайлар... алар аңламый. Футбол мәйданчыгына килсәм, тизрәк миннән котылырга тырышалар. Янәсе, кызлар ничек футбол уйный алсын, бу – чын ир-атлар уены бит!
Берчакны мин, үземнән ике-өч яшькә зуррак малайлар белән бәхәсләшеп, аларга үземнең футбол уйный белүемне исбатларга булдым. Өчәүләп бер капкага уйный башладык. Менә берсен уздым, икенчесен алдап урап үттем... Гол!
Малайлар, аптырашып, бер-берсенә карашып куйдылар, аннары, “без әле чынлап уйнамадык, хәзер күрерсең!” дип, туп артыннан чаптылар. Ләкин мин дә төшеп калганнардан түгел! Көндәшемнең каршына чыгып, аяк астына кереп үк дигәндәй, тупны тартып алдым да, капкага таба типтем. Гол! Малайлар, үләнгә ятып, башларын бәреп-бәреп алдылар. Чак еламыйлар гына инде!
Уенны дәвам иттек. Мин капкага бер-бер артлы янә ике туп керттем! Малайлар, башларын тотып, үләнгә утырды.
Менә шулай. Малай башыгыз белән, кызларны кимсетеп, аларны үзегездән түбәнрәк итеп карамагыз! Кызлар футбол уйный белә ул! Сер итеп кенә әйтәм, тормыш-көнкүреш хәлләрендә дә кызлар еш кына малайлардан акыллырак һәм тапкыррак булып чыга...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.