Барлык яңалыклар
Тузганак
31 декабрь 2019, 16:01

Борай районының “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгеннән – Яңа ел шигырьләре!

Башкортстанның Борай районы укучылары Кыш бабайга шигъри хат язганнар. Кая? “Тулпар” сайтына, әлбәттә!

ЯҢА ЕЛ
Яңа ел да килеп җитте,
Бездә бүген зур бәйрәм!
Кыш бабай белән бергәләп
Биедек әйлән-бәйлән.
Шигырь дә сөйләп күрсәттек,
Җырлар җырладык көйләп.
Карсылу белән Кыш бабай
Безгә таратты бүләк.
БӘЙРӘМ
Бәхет булып карлар ява,
Аклык сибеп бар җиргә.
Кар таулары хасил булды –
Зур бәйрәм килде безгә.
Чанада шуып арыдык,
Сындырдык күп чаңгыны!
Кар атышып уйнар өчен
Көтеп алдык һәр таңны!
Бөтен илдә бәйрәм бүген,
Чыршы безгә нур коя.
Яңа елда һәр кыз үзен
Карсылу итеп тоя!
Рената ИЛЬЯСОВА, V “в” сыйныфы укучысы
КЫШ БАБАЙГА ХАТ
Кыш бабайга хат язам мин
Шатлык нурына тулып.
Көтеп алам Яңа елны
Зар-интизарлар булып.
Минем өчен Кыш бабай ул –
Яңа ел могҗизасы.
Килә минем аның белән
Ак атларда җиләсе.
Бүләк таратасым килә
Барча йортларга кереп.
Каршылар иде нәниләр
Безне елмаеп, көлеп.
Мәйдан уртасына кереп,
Сезнең яннарга килеп,
Яшел чыршы тирәсендә
Бергә әйләнер идек!
Теләр идем мин бәхетнең
Сезгә иң-иң олысын!
Барыгызга - сәламәтлек,
Шатлыкларның зурысын!
Амалия ӘХИЯРОВА, V сыйныф укучысы.
Фото https://ded-moroz-2019.ecwid.com/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: