Сихри кыш! Иртәнге караңгы... Тынлык... Бары тик салкын кышның бозлы сулышы гына сизелә, борынны өшетә, битләрне кызарта. Җир йөзе энҗе-мәрҗәннән чигелгән ап-ак шәлгә төрелгән. Табигать тирән йокыга талган һәм тәмле төшләр күрә. Көчле имәннәр һәм төз каеннар ак мамык туннарын ябынган. Дөньяда аклык, сафлык, пакълек хөкем сөрә.
Ап-ак келәмгә төренгән таулар артыннан иренеп кенә кояш чыга. Җирдә сызылып кышкы таң ата. Көпшәк кар авырлыгын күтәрә алмыйча иелгән агачлар арасыннан зәгыйфь кояш нурлары кыюсыз гына җиргә табан юл ала. Тирә-як уч төбендәге көмеш сыман ялтырап ята. Әйтерсең лә кемдер ястык күперткән дә, аннан ак мамык сибелә. Бөтерелеп энҗе карлар ява.
Бар дөнья ак томан белән каплана. Җирне каплаган ак келәм буенча кышкы буран якынлаша. Бәс кунган агачлар аның якынлашканын тойган сыман, куркып, беразга тынып катып калалар. Бу мизгелдә урманда шомлы тынлык урнаша. Аяз күктәге кояш та тоныклана. Табигатьтәге борчу хисе дулкынлануга әверелеп, көчәйгәннән-көчәя. Салмак кына салкын җил чыгып, кар бөртекләрен җир өстеннән тирбәтә. Шул минутта ачы җилнең чеметүен сизеп, агач ботаклары кинәт сискәнеп китәләр. Җил исә ачуланып, көчәйгәннән-көчәя бара. Һавада миллионнарча кар бөртекләре бөтерелеп бии башлый. Күз ачкысыз буран котырырга тотына. Хәзер инде ул бөтен карларны себерә, очыра. Агачлардан ачулы итеп көлгән сыман сызгыра, улый, аларны чайкап, өсләрендәге ак шәлләрен түбәнгә очыра. Үзенең калын көртләре белән бөтен җирне күмеп, сукмак-юлларны каплап үтә. Тик берзаман хәйләкәр җәнлек сыман ул кинәт тына, каядыр барып поса, ә аннары, көтмәгәндә, яңа көч белән дулый-дулый үзенең кыргый уеннарын дәвам итә. Кышкы буран бик озакка сузылыр кебек, әйтерсең, аңардан тыш тирә-юньдә башка бернинди җан иясе дә калмаган. Дөньяда бары тик буран уйнаткан ачулы көйгә әйлән-бәйлән биюче кар бөртекләре генә... “Куркытыйм әле сезне” , – дип дулый торгач, урман хуҗасы бераз йомшара төшә...
Үз артыннан һавада сихри тынлык һәм шаян биюләреннән арыган кар бөртекләрен генә калдырып, бу пәри туе кинәт тынып кала. Кара болытлар китеп югалгач, күк йөзе чистара. Кояш чыгып, янә тирә-якка якты нурларын өләшә. Җир янә бер сулыш алып, көрт өемнәреннән ясалган сыннарга җан өрә. Һәм... Бураннан соң авыр җәрәхәт кичергән агачларның сукранганын, ыңгырашканын тыңлап акрын гына йокыга китә.
Кыш бик күңелле һәм тылсымлы ел фасылы бит ул. Аны нәни балалар аеруча сагынып каршы ала. Беренче кар төшү белән алар үзләренең чаналарын, чаңгыларын һәм тимераякларын хәстәрләп куя. Әлбәттә, бу кар бик тиз эреп бетәчәк. Тик бала-чаганың аңы моны аңлап бетерми. Бәлки күңелләренең дә моңа ышанасы килмидер. Чөнки бу алар өчен зур бәйрәм – беренче кар бәйрәме.
Кечкенә Азат та башка балалардан калышмас өчен бүген балалар бакчасына чанасын алып барырга булды. Йокысыннан уяну белән үк ул тәрәзәгә юнәлде һәм шунда ук:
– Әни, мин бүген чанада барам! Кара әле, күпме кар яуган. Бәлки, кичен әти белән тауга да барырбыз, әйме? – дип, шатлана-шатлана әнисенә эндәште.
– Кар чыннан да күп яуган, улым. Әмма син әлегә ашыкма. Төштән соң кояш күтәрелгәч, бу кар эреп бетәчәк һәм балалар бакчасыннан кайтканда чанаң шумас, мөгаен.
– Юк! Менә күр дә тор, ул эреп бетмәячәк. Кар шундый күп, ә кояш берәү генә. Шулай булгач, ул ялгызы ничек эретеп бетерә алсын бу кадәр карны?
– Улым, син әле бәләкәйсең, аңлап бетермисең. Аз гына үскәч, барысын да укып белерсең, – дип, әнисе аның башыннан сыйпап куйды.
Шул минутта нәни бала күңеленә “чыннан да, кар эреп бетсә” дигән уйдан шик корты керде. Ул тиз-тиз киенергә кереште. Беренчедән, кар эреп бетә дип курыкса, икенчедән, аның тизрәк тышка чыгып, шул карда ауныйсы, кышны сәламлисе килә иде.
– Әни, әнием чананы бакчага алып барыйм инде. Зинһар, рөхсәт итче, – дип күндерергә тырышты ул әнисен.
Азатка озын-озак әнисен озын-озак үгетләргә туры килмәде. Малаеның башына бер уй керсә, кире чыкмаячагын бик яхшы белгәнгә күрә, әнисе:
– Ярар инде, ал. Тик авыр булса, миңа зарланма. Кыенлыкның бер тәмен татымыйча тынычланмассың барыбер, – диде.
– Тиккә кайгырма. Бер чанага гына көчем җитәчәк инде минем, әни. Ул болай да үзе шуып бара. Кичә әти урамда иң шәп чана минеке диде.
– Ярар, алай үзе шуып баргач, утыр, әйдә, чанаңа! Бакчага үзем тартып алып барам. Болай да соңга калабыз, улым, – дип елмайды әнисе.
Иртән чана авырлык белән булса да шуып барды. Азат моңа нык шатланды. Тик менә балалар бакчасыннан кайтканда гына аның күңеле кырыла төште. Чөнки әнисе әйткәнчә килеп чыкты. Кар эреп беткән, җир яңадан пычрак, кара төскә кергән. Азат бөтен көчен салып чанасын тартырга тырышты. Әнисе ярдәм итәргә теләгәч:
– Юк, кирәкми. Миңа аз гына да авыр түгел. Кайтып җитеп киләбез бит инде, – дип җаваплады.
Шулай да бу көннән соң ул чанасына тотынмады да. Кар исә үзен озак көттереп тормады. Атна азагына башта җиңелчә буран чыкты, ә аннары ябалаклап кар ява башлады.
– Улым, кара әле нинди кар ява тышта! Чанаңны онытмадыңмы? Яллардан соң балалар бакчасына чанага утыртып алып барырмын үзеңне, яме?! Анда иптәшләрең белән чана ярышы уздырырсыз, – дип, әнисе Азатның күңелен күтәреп җибәрде.
Шушы сүзләрне генә көткән сыман, малай дүшәмбе көнне иртә белән торып тиз генә киенде дә чанасы янына чыгып чапты. Бакчага барганда, хыял диңгезендә йөзгәнгә күрә юл озынлыгы сизелмәде дә.
Көндезен, саф һава суларга чыкканда, барлык яшьтәш малайлар белән җыелышып, алар чана ярышы уздырды. Ярыш бик кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык кызлар, малайлар бер-берсе өчен җан атып торды. Тәрбияче Айгөл апа Азат белән аның дусты Зариф оештырган бу уенны бик тә ошатты. Аларның төркемендәге барлык балалар да вакытларын күңелле уздырды бит. Әлбәттә, уен вакытында бәхәс тә чыкмыйча калмады. Аның иң зурысы җиңүчеләрне билгеләгәндә туды.
– Мин иң беренче килдем! – дип, шатлыклы тавыш белән кычкырып җибәрде Азат.
Тик Зарифның һич кенә дә икенче булып каласы килми иде:
– Юк, мин беренче, син миннән бер адым артта калдың! – дип, ул Азатның каршына ук килеп басты.
Шулчак Айгөл апалары ике арада тарткалашуның елашуга барып җитәчәген алдан сизеп алды да:
– Чү, әрләшмәгез, малайлар. Алайса, җиңүченең, куркып, яныгыздан китеп баруы да бар. Сез аны әле һаман да күрмисезмени? – дип, малайларның кызу бәхәсенә нокта куярга уйлады.
– Кайда инде ул җиңүче, Айгөл апа? Мин аны күрмим, – дип аптырады Азат.
– Әйе, нигә ул күренми? Без икебез алдан килдек бит, – дип сорап куйды Зариф.
Аларга ияреп, барлык балалар сорау тулы караш белән тәрбиячегә төбәлделәр. Айгөл апалары исә аптырап калган балаларга карады да, тантаналы итеп:
– Әгәр дә бик беләсегез килә икән, әйтәм алайса! – диде.
– Игътибар, бүгенге ярышыбызда җиңүченең исеме – дуслык! – диде.
– Юк, хәрәмләшәсез! Ничек алай була ди инде ул?! Үзе күренми, үзе җиңә, – дип үпкәләде Азат.
– И-и-й, нәниләрем. Дуслык ул сезне кулыгыздан җитәкләп гел янәшәгездә йөри. Әгәрдә ул булмаса сез мондый кызыклы уеннар уйный алмас идегез. Тиккә бәхәсләшеп дуслыгыгызны югалта яздыгыз бит! Әгәр дә дуслыкның кадерен белеп, тату гына уйнасагыз, һәрвакыт җиңүче булачаксыз, – дип аңлатты Айгөл апа.
Бу сүзләрдән соң балалар тирән уйга баттылар һәм тезелешеп, бер-берсен кулларыннан бакча бинасына юнәлделәр. Кереп барганда, Азат Зарифны кулыннан тартып, колагына:
– Кара әле ишек пыяласына Кыш Бабай нинди матур бизәкләр төшереп киткән, – дип пышылдады.
– Әйе, шул! Әнә бер почмакта кар бөртекләре, икенче почмакта чыршы янында туңдырма тоткан куян басып тора кебек, – диде Зариф.
Азат бераз уйланып торды да:
– Зариф, ә Кыш Бабайның туңдырмасы тәмлеме икән? – дип сорады.
– Белмим, әле ашап караган булмады бит! – Дустының җавабы шул булды.
Ишеккә якынлашкач, Азат пыяладагы туңдырма рәсеменә тагын бер үрелеп карады. Ә аннары, телен чыгарып, аны ялап карарга булды. Баллы микән? Ләкин буе җитмәде. Анысы бер хәл, теле ишекнең тимер тоткасына ябышты. Азат ярдәмгә чакырырга тырышты, тик теле аз гына да кузгалмады. Ярый әле Айгөл апалары ерак китмәгән иде. Ул шунда ук ярдәмгә ашыкты.
– Ник ул ишек тоткасын ялап маташтың соң син, Азат? Күрмисеңмени, ул бит тимердән ясалган? Ачыккансыңдыр дисәм, хәзер кергәч ашатачакларын белә идең бит инде, – диде ул кызгыну катыш шаярулы тавыш белән.
Азат җавап бирергә теләсә дә, эндәшмәүне хуп күрде. Теле һаман чеметеп сызлый иде. Ул үз-үзенә эчтән генә: “Кыш Бабайның туңдырмасын буем бераз үскәч тәмләп карармын әле”, – дип уйлап куйды...