Барлык яңалыклар
Тузганак
12 декабрь 2019, 20:15

Сабыйлар укып үсә

Чакмагышның 5нче балалар бакчасында “Әллүки”гә дәррәү язылганнар.

Чакмагышның 5нче балалар бакчасында “Әллүки”гә дәррәү язылганнар.
Биредә үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләр эшли. Шуңадырмы, бусаганы атлап керү белән гаиләдәге кебек җылы, уңай мохиткә эләгәсең. Сабыйлар, ата-аналар туган телдә исәнләшә, сөйләшә.
Балалар бакчасы мөдире Әлфия Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, тәрбиячеләр Гөлнара Салихова, Илсөяр Сәлахова, Гөлназ Хәмәтдинова, Мәрьям Нурлыгаянова, Эльза Гомәрова, Гүзәл Галина, Нәфисә Мөхәммәтҗанова, Гөлчәчәк Кәримова, Гөлшат Мөкъсинова, Зимфира Әгъзамова, Наилә Еникеева, Ләйсән Йосыпова, Зөлфирә Борханова үз вазыйфаларын яратып башкара. Шулай ук балалар бакчасы эшчәнлегендә укытучы-логопед Гөлшат Низамова, музыкаль җитәкчеләр Диларә Хөсәенова, Ләйсән Хаматова, педагог-психолог Лилия Гафарованың өлеше зур.
Шунысы мөһим: коллектив балаларда кече яшьтән үк ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен күп көч сала. Бу максатка ирешү өчен туган илгә, туган якка, үз халкыңа мәхәббәт хисләрен үстерү кирәк. Теоретик белем, методик кулланмалар белән беррәттән, җирле материал ярдәмгә килә. Өлкән тәрбияче Чулпан Баембитова: “Нәниләр кызыклы хикәяләр, әкиятләр, уеннар, җете рәсемнәр ярата. Аларны без балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” журналыннан алабыз. Журналда буяу, кисү өчен биремнәр, башваткычларның булуы да отышлы. Быел “Әллүки”гә дәррәү язылдык һәм журналистлардан, шагыйрь һәм язучылардан кызыклы язмалар, иҗади ачышлар көтәбез”, – ди. Тәрбиячеләр шулай ук яшьләр журналы “Тулпар”ны да үз итә, чөнки журналда басылган әдәби әсәрләр якташлар иҗаты белән таныштыра, рухи-әхлакый тәрбия бирә.
Читайте нас: