Барлык яңалыклар
Тузганак
7 октябрь 2019, 16:46

УГРЫ ФӘРИТ

И, малайлар, сезгә әйтәм:Фәрит кебек булмагыз!Төнлә бакчадан урлашып,Сез көлкегә калмагыз!

Мәктәп бакчасына көн дә
Малайлар күз салалар.
Кавын, кыяр, карбыз анда
Үстерәләр балалар.
Шул нигъмәтне Фәрит беркөн
Бакчада күреп кайтты.
Төннәр буе йокламыйча,
Зур план корып ятты.
Авызыннан сулар килә,
Карап эре кыярга.
Ләкин алдан уйлау кирәк,
Ничек урлап таярга.
Сикереп торды да Фәрит,
Капчык алды кулына.
Төн уртасында атлады
Шәпләп мәктәп юлыннан.
Күктә йолдыз якты яна,
Ай шаярып күз кыса.
Атлый Фәрит, үзе курка:
“Ә каравылчы торса?!”
Аяклары калтырана,
Күңелкәе ут йота.
Аннан тагын тынычлана:
“Ул мине ничек тота!”
Килеп җитте дә бакчага,
Койма аша сикерде.
Фәритнең шушы гамәлен
Бары ай гына күрде.
Үзе чүгәләп утыра,
Тиз-тиз кыяр тутыра.
Капчыгы да тиз тулды,
Малай кайтырга булды.
Фәрит өенә сыздыра,
Аякларын сыдыра.
Ә артыннан ачы итеп
Кемдер берәү сызгыра.
Менә кайтып та җитте ул,
Алмадай алсу пешеп.
Өенә килеп керде дә
Куйды капчыгын чишеп.
Аһ, бу ни хәл, бу ни эш!?
Болай булмаска тиеш!
Менә сиңа тамаша –
Кабак җыйган ләбаса!
Эре кыяр тутырам дип,
Кабак тутырган икән.
Арттан “бастырып”, сызгырып
Борын котырган икән!
И, малайлар, сезгә әйтәм:
Фәрит кебек булмагыз!
Төнлә бакчадан урлашып,
Сез көлкегә калмагыз!
Валерия ФӘРХЕТДИНОВА,
Бишбүләк авылы 2нче урта мәктәбенең
VII “б” сыйныфы укучысы.
Читайте нас: