Барлык яңалыклар
Тузганак
2 октябрь 2019, 12:27

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. АЛТЫН ЧИШМӘЛӘР. Хикәя

Май бәйрәмнәренең икенче көне дә, өченчесе дә, дүртенчесе дә шулай хәзинә эзләп үтте. Без казып чыгарган чишмәләр саны күбәйгәннән-күбәйде. Алтын табылмаса да, шансларыбызның артканнан-арта баруы безгә көч бирә иде. Шуңа көненә бишешәр-алтышар урынны казып өлгерә идек. Юк, “трофейларыбыз” булмады түгел, булды! Рәмзис җир астыннан очы сынык хәнҗәр кисәге тапты, Наил – тутыгып беткән мылтык көпшәсен. Минем өлешкә генә патша заманыннан калган өч тиен бакырдан башка берни дә чыкмады.

Озын тәнәфестә күземә ак-кара күренмичә, дуслар белән мәктәп коридорыннан тузан туздырып, куышып йөри идем, кемнеңдер көчле куллары белән җиңемнән эләктереп алуын сизмичә дә калганмын. Туктый алмыйча, чак идәнгә мәтәлмәдем. Күтәрелеп карауга, йөрәгем “жу” итеп китте. Мәктәп директоры! Галимҗан абый! Ни әйтер инде бу дип, күшеккән чебеш хәленә төшеп, башымны идем. Иелгән башны кылыч кисми бит ул. Тәүкүл авылы мәктәбендә сигез ел уку дәверендә мин бу сүзләрнең хаклыгын яхшы аңладым. Тик директор абый орышырга ашыкмады, коры гына:
– Дәрестән соң минем кабинетка керерсең! – дип әйтү белән чикләнде.
Их, шунда ук рәхәтләнеп кирәгемне бирсә, “син шундый-шундый малай, тәртип бозучы, өченчекөн дәрескә соңга калгансың, тәнәфестә йөгереп кубарган тузаннарыңнан чабыш атлары көнләшерлек,” – дип тиргәсә, күпкә җиңелрәк булыр иде! Ә болай, директор бүлмәсенә кер, имеш. Нәрсә калган анда миңа? Ни гөнаһларым өчен чакырадыр инде? Узган атнада дус малайлар Рәмзис һәм Наил белән яңа кардан арчылган Каршытау түбәсенә менеп, фаер-шоу ясап, авылда янгын чыгара язуыбыз турында ишетеп калганмы? Югыйсә, авылдашларга сөйләр сүз күп булган иде инде ул чакны. Атна буена сыйныфташлар күз дә ачырмаганнар иде.
“Фаер-шоу” дигән сүзгә аптырамагыз. Үзем дә аның төгәл мәгънәсен белмим. Берчакны телевизордан гына күреп калган идем циркачларның утлы боҗраларны бер-берсенә ыргытып, әллә нинди катлаулы фигуралар ясавын. Карап торсаң, күз явын алырлык! Шуны “фаер-шоу” дип атадылар. Без дә шушы могҗизаны кабатлап карарга булдык. Апрель урталары җитеп, Каршытау битендәге карларның эрүен түземсезлек белән көтеп алдык та, әтиемнең иске “Белорус”ыннан калган ике резин тәгәрмәчен ихатадан тавышсыз-нисез генә алып чыгып, тау түбәсенә менеп киттек. Өстәвенә, Наил, каяндыр табып, бер “полторашка” солярканы да кесәсенә кыстырган иде. Тау башына менеп җиткәч, тәгәрмәчләргә солярканы сиптек тә ут төрттек. Дөрләп кабынып китте тәгәрмәчләр! Шуннан аларны таудан түбән таба тәгәрәтеп җибәрдек. Тирә-якка очкын чәчеп, очалар гына! Шундый кызык инде! Телевизордагы фаер-шоуларың бер читтә торсын!
Фаразыбыз буенча, тәгәрмәчләр авыл белән Каршытауны урталай бүлеп аккан Корыкул исемле кечкенә инеш ярыннан чыга алмыйча, шунда сүнәргә тиешләр иде. Тик алай булып чыкмады. Берсе, чынлап та, инешкә төшеп югалды югалуын. Ә икенчесе яр читендә яткан ташка килеп менде дә, барьерлар яуларга күнеккән чабыш аты сыман, Корыкул аркылы сикереп кенә чыгып, инешкә терәлеп үк диярлек яшәгән Нәзирә әбинең кыштан калган печән эскертенә таба тәгәрәде. Куркышыбыздан без, малайлар белән, шыр җибәрдек. Ярый әле, бәхетебезгә, әбиебезнең уллары шәһәрдән ялга кайткан булган. Өсләренә ажгырып килүче ут боҗрасын күреп алып, ничектер туктатып, сүндергәннәр. Рәхмәт инде аларга.
Шуннан соң, өйгә кайткач, әти озак сөйләшеп тормыйча, каешын салып, арт санымны яхшы гына пешекләде. Өч тапкыр. Башта ихатадан сораусыз алып чыгып киткән ике тәгәрмәч өчен. Һәрберсенә аерым-аерым. Аннан ут чыгара язган өчен. Ну, мин аңа үпкәләмим үпкәләвен. Үзем гаепле бит. Башка вакытта тәгәрмәчләрне тауның икенче ягына тәгәрәтербез. Анда кеше яшәми. Тирән ерым да бар.
Иртәгәсен дусларым белән мәктәптә очрашканда, аларның хәле минекеннән шәбрәк түгел иде. Наилнең – уң, Рәмзиснең сул колагы кояшта үскән чөгендер яфраклары кебек салынып төшкән, үзләре исә, арт саннарын тотып, аһ-уһ киләләр. Ләкин күзләре янып, кичәге утлы тәгәрмәчләрдән очкан чаткылардай очкынланып тора. Бөтен мәктәпнең телендә – безнең “батырлык”... Шул хактагы хәбәр барып иреште микәнни директорның колагына? Әллә узган ял көнне правасыз-нисез әтинең иске “Минск” матаен иярләп чыгып, ГИБДД хезмәткәрләренә эләгә язуым турында ишетеп калганмы? Алары да машиналары белән юл чатында көтеп кенә торалар бит! Туктарга кушып, таякларын сузу белән, “дүртенчегә” басып, авыл читендәге әрәмәлеккә качып, чак котылдым. Ярый әле куып маташмадылар. Полиция “Приора”сының “Минск”ны куып җитә алмавын аңладылар, күрәсең. Түмгәкле-сазлы әрәмәгә ничек керә алсыннар, ди, инде алар? Машиналарының төбе тия бит! Өстәвенә, минем матайның номеры да юк. Шуны берәрсе “тиште” микән директорга? Ну, бу очракта акланып була. Кем әйтмешли, “тотылмаган бур түгел” бит.
Аһ, бу билгесезлек... Җәзаны көтүдән дә авыррак җәза юктыр ул дөньяда... Көч-хәл белән дәресләрнең тәмамлануын җиткереп, директор ишеген шакыдым. Галимҗан абыйның “Керегез!” дигән тавышын ишеткәч, кыюсыз гына директор өстәле каршына барып бастым. Үзем каш астыннан гына аның йөзенә карыйм. Юк, алай ачулыга охшамаган, киресенчә, күзләрендә елмаю ишарәсе сизелә.
– Искәндәр, утыр әле әйдә, синең белән күптән сөйләшәсе бар иде, – дип башлады Галимҗан абый сүзен. Эчемә җылы кереп китте. “Нигъмәтҗанов” дип, фамилиям белән эндәшмәде бит, исемем белән атады. Димәк, эшләр ул кадәр начар түгел. Бәлки әти-әнине дә мәктәпкә чакыртмас әле. Үземне шелтәләү белән генә чикләнер. Шуларны уйлап, директор өстәле янында тезелгән урындыкларның иң читтәгесенә барып утырдым.
– Курыкма, мин сине ашамыйм, тиргәр өчен дә чакырмадым. Якынгарак күч.
Галимҗан абыйның бу сүзләрен ишеткәч, күңел тәмам җылынды. Колакларымны шомрайтып, аның каршына ук күчеп утырдым. Тик ни кирәк соң аңа миннән?
– Мин сине тәвәккәл һәм ышанычлы егет булганга чакырдым. – “Ышанычлы” сүзен ишеткәч, авызым колакка җитте. Кара әле, ул хәтле төшеп калган малай түгелмен икән лә ул! Дикъкать белән директорны тыңларга керештем.
– Эш шунда, мин күптәннән туган якны, аның тарихын өйрәнәм. Үзенә күрә бер хобби ул минем. Картлар белән еш очрашып, сөйләшеп торам. Күптән түгел алардан кызыклы хәбәр ишеттем: революциягә кадәр безнең якларда Хаҗгали исемле бер бай яшәгән икән. Сәүдәгәрлек иткән, мал-мөлкәте искиткеч зур булган. Революциядән соң ул “аклар” белән Кытай якларына чыгып киткән. Ләкин кире әйләнеп кайтырына өмете зур булгандыр, күрәсең – барлык алтыннарын Каршытау битенә күмеп калдырган. Мин аларның якынча урыннарын беләм. Тик казып алырга берүземнең генә көчем җитми. Яшем ул түгел – алтмышка җитеп барам бит инде. Шул эшне бергәләп башкарсак, ничегрәк булыр икән? Табылган хәзинәне дәүләткә тапшырсак, закон буенча ул аның дүрттән бер өлешен безгә кайтарырга тиеш булачак. Тигез итеп бүлешербез. Син үзеңә яңа мотоцикл алып җибәрерсең. Номерсыз, иске “Минск”та полициядән күпме качып йөрергә мөмкин? – Директор елмаеп, миңа күз кысып куйды. – Курыкма, тиргәмим, минем дә яшь чаклар бар иде ич. Тәгәрмәч яндырып, тау башыннан түбәнгә тәгәрәтү дә сез уйлап тапкан әйбер түгел. Анысы да безнең башлардан үтте. Тик минем балачакта тәгәрмәчләре бүтәнрәк иде... – Галимҗан абый кинәт җитдиләнеп китте:
– Ну, ничек, ризасыңмы?
– Кәнишне! – дип, шатлыгымнан чак кычкырып җибәрмәдем. Шулай да үземне кулга алып, ризалык белдергән булып, баш кактым. Хәер, уттай янган күзләремә, колак яфракларыма кадәр ерылган авызыма карап, күңел кичерешләремне сүзсез дә аңлап була иде. Кара әле бу Галимҗан абыйны, ә! Әле кырыс йөз чыгарып, мәктәптә тәртип саклап йөргән була, ә үзе бездән дә уздырган икән бит! “Минск” матаенда минем полициядән качып йөрүемне каян белгән диген! Вәт, Штирлиц!
– Ярар, алай булгач. – Директор миңа сынаулы караш ташлады. – Тик шунысы бар бит әле. Алтын яшерелгән урын төгәл түгел, мин аны якынча гына беләм. Картларның да һәркайсы үзенчә сөйли. Шуңа шактый зур мәйданны казып чыгарга туры киләчәк. Икебезнең генә көч җитмәве ихтимал. Үзең кебек ышанычлы, сер тотарлык дусларың бармы синең? Дүрт-биш малай тапсаң, бигрәк тә шәп булыр иде. Бүлешкәндә алтын безгә аз тиячәк, дип борчылма – мин үз өлешемне аларга бирермен. Яшисе – яшәлгән, ашыйсы – ашалган инде минем. Ә сез, яшьләрнең, барысы да алда. Йә, ничек, күз терәп торган малайларың бармы?
– Бар, абый, бар! – дип, кычкырып җибәрүемне сизмичә дә калдым. Ничек булмасын ди инде! Фаер-шоу вакыйгасыннан соң бергәләп әтиләрнең каешын ашаган Рәмзис, Наил җан дусларым, аннан Фәнис, Радик, Миша. Барысының да исемнәрен атап чыктым.
– Сөйләштек! – дип, Галимҗан абый кәнәгатьләнеп кулларын-кулга ышкып алды. – Егет сүзе бер була. Бу атнаның шимбәсендә иртән-иртүк минем капка төбендә җыелабыз. Көрәкләр күтәреп, авылга хәбәр таратып йөрмәгез. Төрле кеше бар. Йә алтынны бездән алда казып чыгарырлар. Шуңа эш коралларын миннән генә алырсыз. Ярар, әлегә хуш! Бир бишне!
Директорның кулын кысып, кабинетыннан чыгып китү белән, дусларым янына йөгердем. Сер дә, шатлыгым да эчемә сыймый иде. Нинди зур эшне ышанып тапшырды бит миңа Галимҗан абый! Кайсын-каян эзләп табып, бергә җыеп, ишеткәннәремнең барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Малайлар шатланышып риза булдылар, алтынны нәрсәгә тотарга икән дип, шунда ук план да корыша башладылар. Берсе яңа скутер алырга ниятли, икенчесе – 24 тизлекле спорт велосипеды, өченчесе – ноутбук, дүртенчесенә смартфон кирәккән. Дусларым алдында мин болай да төшеп калганнардан түгел идем, хәзер инде дәрәҗәм бермә-бер артты. Шуңа күрә аларны татлы хыяллар дөньясыннан җиргә төшереп:
– Ярый ла, тумаган тайның билен сындырмагыз. Башта эшне эшлик, аннан күз күрер, – дип, әтиемнән ишеткән сүзләрне кабатлап куйдым. Тегеләр гаҗәпләнеп, “моңардан да акыллы сүз чыгар икән” диптер инде, шым булдылар...
Ул атнаның ничек озак үткәнлеген белсәгез иде! Әйтәм бит, дөньяда көтүдән дә авыр нәрсә юк. Көнне – төнгә, төнне көнгә ялгап, ял көннәре җитүен көчкә көтеп алдык. Шунысы яхшы, яллар май бәйрәмнәренә туры килде. Димәк, дүрт көн буена рәхәтләнеп алтын эзләргә мөмкин.
Шимбә көнне, таң белән Галимҗан абыйларның капка төбенә җыелдык. Эш коралы алып килмәскә дип сөйләшенсә дә, Рәмзис әтисенең кайчандыр армиядән алып кайткан сапер көрәген барыбер биленә кыстырган. “Ул көрәк үзе казый, – ди әти, сынап карыйм әле,” – дип, акланган була җитмәсә. Ярар, анысы – аның эше, күрше-күләнгә генә сиздермәсен.
Ул арада ихатада Галимҗан абыйның башы күренде. Ул сүзсез генә ымлап, безне эчкә чакырды. Кердек. Барыбыз белән дә кул биреп, саулык сорашкач, директорыбыз (хәер, нинди директор ди инде ул – мәктәптә түгелбез ич; димәк, “босс” яки “шеф” дип әйтү дөресрәк булыр) һәрберебезгә көрәк-кәйләләрне өләшеп чыкты. Аннары, кешегә күренмәс өчен, бакча артлап кына Каршытауга юнәлдек.
Табигатьтә яз тантана итә иде. Кар инде эреп беткән диярлек, безгә урам аша яшәүче Хәким абзыйның пеләш башында калган чал чәч бөртекләре кебек, уйсулыкларда, кояш төшмәгән урыннарда гына ара-тирә ак таплар булып күренеп тора. Көздән калган кипкән үлән, сары яфраклар арасыннан яшел чирәм баш калкытып килә. Чал кылганнар безне әллә каян күреп сәламләгәндәй, талгын җилдә баш чайкыйлар. Уйсулыкларда үскән каеннар бөреләнеп, яфрак ярырга әзерләнә.
Тирә-якка хозурланып озак атларга туры килмәде. Галимҗан абый кесәсеннән кечкенә картага охшаган кәгазь кисәге тартып чыгарды да, бер шуңа, бер әйләнә-тирәгә карап торгач:
– Менә шушында булырга тиеш, – дип куйды.
Тиз генә көрәкләрне алып, Галимҗан абый күрсәткән урыннан казырга керештек. Таудагы туфракны үзегез беләсез инде – балчык та таш. Җир эшенең майлы бәрәңге ашау түгеллеген болай да белә идек, ләкин тәмам җелеккә үтәчәген аңлап бетермәгәнбез икән әле. Көн салкынча булса да, манма тиргә баттык. Ярый әле “шефыбыз”:
– Егетләр, артык тирән казымагыз. Язын алтын җир асты сулары белән өскә күтәрелә ул. Су чыккан икән, тирәнгәрәк казып торуның хәҗәте юк. Булса да шунда, булмаса да, – дип, эшебезне җиңеләйтте.
Шулай тау-таш белән көрәшеп ятканда, көрәгем ниндидер каты нәрсәгә килеп тиде. Йөрәгем дөп-дөп килеп тибә башлады. Бәлки бу без эзләгән алтын сандыгыдыр яки көршәктер! Ашыгып, тирә-ягын чокып чистарта башладым. Аһ, каһәрең, сандык та, көршәк тә түгел икән бу – таш плитә икән! Тукта әле, ә бәлки Хаҗгали бабай алтынын кеше алмасын өчен махсус таш белән бастырып куйгандыр? Шулкадәр байлык туплый алгач, акылы да безнекеннән зуррак булгандыр бит инде аның?! Тиз генә иптәшләремне яныма чакырып алдым да, плитә астына ломнар, көрәк саплары кыстырып, аны күтәрә башладык. “Күмәк көч яу кайтара,” – дип, юкка гына әйтмиләр – кузгалды таш! Плитә белән җир арасында кул сыярлык ара хасил булгач, бергәләп ташның бер читенә тотынып, аны өскә тарттык һәм әйләндереп аттык. Барыбызның да карашлары таштан калган чокырга төбәлде. Тик... эзләгән хәзинәбез монда юк иде. Аның каравы, чокыр төбеннән су саркый башлады һәм мизгел эчендә кечкенә күлләвеккә әверелде. Безнең ни эшләргә белмичә, аптырап торуыбызны күреп, Рәмзис:
– Борынны салындырмыйк әле! Гасыр буена җир астында ятып, ул сандык күптән череп беткән булырга тиеш. Алтыннары чәчелеп ятадыр аның. Туфрагын тагын бераз алып, чистартырга кирәк, – дип, чокыр өстенә сузылып ятып ук диярлек, сапер көрәген эшкә җикте. Әтисе дөрес әйткән икән, солдат көрәге үзе казый. Артыннан ияреп кенә өлгер!
Рәмзиснең һәм аның көрәгенең тырышлыгы аркасында, чокыр тирәнәйгәннән-тирәнәйде. Кечкенә күлләвек тә саф сулы чишмәгә әверелеп, яңа аратадан ычкынган тай шикелле, тау битендәге ташларның берсеннән-икенчесенә сикерә-сикерә, түбәнгә таба юл алды. Без, ни өчен килгәнебезне дә онытып, табигатьнең шушы могҗизасына сокланып, әсәреп, аның үзенә юл яруын карап калдык. Белмим, шушы сихри халәтебез күпмегә сузылган булыр иде, тынлыкны Рәмзиснең:
– Алтын! – дип, шәрран ярып кычкырган тавышы бозды.
Барыбыз да аңа таба борылдык. Дустыбыз чишмә башына ятып, судан нидер кармалый иде. Түземсезләнеп, аның артыннан иелдек. Тик өметләребез чынга ашмады. Рәмзис күңелсезләнеп торып басты һәм:
– Алтын түгел, чуерташ икән лә... – дип, кулындагы сары тәңкәләргә охшаш ташчыкларны безгә сузды.
– И-и-их, – дип күмәкләп ухылдавыбызны сизмичә дә калдык. Барыбызның да кәефе төште. Чишмә генә, бездән көлгәндәй, күңелле чылтырап, түбәнгә таба акты да акты.
Галимҗан абыйның кәефе дә шул чишмәнеке кебегрәк иде.
– Ну, егетләр, бигрәк түземсез дә инде сез! Барысы да хәзер үк кирәк. Алай булмый ул! – дип куйды ул көлемсерәп, һәм кесәсеннән төрле төртке-билгеләр белән чуарланып беткән кәгазь картасын тартып чыгарып, безгә күрсәтте. – Әле тик бер урынны гына тикшердек. Ә картада алтын ятуы ихтимал җирләр егерме дип күрсәтелгән. Димәк, безнең шанслар, киресенчә, артты гына. Элек егермегә – бер булса, хәзер унтугызга – бер. Ялкауланып, сукранып утырудан файда юк, казырга кирәк. “Эш агачы һәрвакыт та бик юмарт китерер җимеш,” – дип, Тукай әйткәнме әле?
Без, кайсыбыз яңа матаен, кайсыбыз спорт велосипедын, кайсыбыз ноутбугын күз алдына китереп, сүзсез генә баш кактык...
Шулай итеп, Галимҗан абый безне яңа урынга алып китте. Тик анда да шушы ук хәл кабатланды. Алтын табылмады, аның каравы, янә бер чишмә ургылып чыкты. Аның тешләрне камаштырырлык салкын суында юынып, бераз хәл алгач, картада күрсәтелгән өченче урынга атладык. Монда да эшебезнең нәтиҗәсе булмады, бары тик яңа чишмә генә, чылтырый-чылтырый, авылга таба йөгерде. Көн кичкә авышканда, хәзинә яту ихтималлыгы булган дүртенче урынны да казып бетергән идек инде. Тик моннан да судан башка бернәрсә дә чыкмавын үзегез дә аңлагансыздыр.
Эт булып арысак та, күңел көр, кәефләр күтәренке иде безнең. Шулай булмыйча, алтын табуга шансларыбыз артканнан-арта гына бара бит! Башта егермегә – бер булса, хәзер уналтыга – бер! Шуңа өйләребезгә уйнап-көлеп, шатланышып таралыштык. Әти-әниләребез, безнең пычракка буялган киемнәребезгә, тирләгән йөзләребезгә карап, башта бераз гаҗәпләнеп торсалар да, орышмадылар, ниндидер зур, әһәмиятле эш белән йөрүебезне аңладылар булса кирәк...
Май бәйрәмнәренең икенче көне дә, өченчесе дә, дүртенчесе дә шулай хәзинә эзләп үтте. Без казып чыгарган чишмәләр саны күбәйгәннән-күбәйде. Алтын табылмаса да, шансларыбызның артканнан-арта баруы безгә көч бирә иде. Шуңа көненә бишешәр-алтышар урынны казып өлгерә идек. Юк, “трофейларыбыз” булмады түгел, булды! Рәмзис җир астыннан очы сынык хәнҗәр кисәге тапты, Наил – тутыгып беткән мылтык көпшәсен. Минем өлешкә генә патша заманыннан калган өч тиен бакырдан башка берни дә чыкмады.
– Гражданнар сугышы елларында безнең Әлшәй-Бәләбәй якларыннан Чапаев гаскәрләре үткән. Каты сугышлар булган. Бу әйберләр шулардан калган булырга тиеш. Сез аларны ташламагыз, кайткач, мәктәп музеена бүләк итәрсез. Туган якның тарихын саклый бит алар, – дип аңлатты табылдыкларның килеп чыгышын Галимҗан абый. – Син дә, Искәндәр, өч тиен бакырыңны югалтма, кадерләп сакла. Нумизматлар өчен, беләсеңме, бу нинди байлык?! Сатарга уйлап, игълан бирсәң, мең тәңкәләрен дә жәлләмәячәкләр. Ә бу – матаеңа яңа тәгәрмәч булды, дигән сүз. Туган җиребездә хәзинәләр тулып ята бит ул. Күреп, күтәреп ала белергә генә кирәк. – Директорыбыз имән бармагын өскә күтәреп, башын чайкады.
“Әйе, алтын табып, яңа матай сатып алгач, бик кирәге бар иде миңа ул тәгәрмәчнең, – дип эчемнән генә уйлап куйдым мин. – Шлем алсам гына инде. Анысына да акча калыр әле. Ярар, һичьюгы мәктәп музеена бүләк итәрмен. Калсын миннән бер истәлек!”
Шулайлыкка – шулай, тик төп максатыбыз – Хаҗгали бабайның алтыннары һаман табылмады. Югыйсә, шансларыбыз йөз процентка тигезләшеп, картадагы соңгы – егерменче урынны казый башлаганда, хәзинәнең шунда ятуына тәмам ышанган идек инде без. Сукыр тычканнардан да уздырып, алтыбыз алты яктан таш катыш туфракны “кимердек”. Читтән карасаң, үзебез күренмибез дә – комташ кына очып тора. Алтын менә табылыр, менә табылыр дип тырышып, казыган чокырыбызның су белән тулуын сизмичә дә калганбыз. Шулай итеп, соңгы, егерменче чишмә дә авылыбызга таба юл алды. Аның күңелле чылтыравында барысы да – безне үчекләп көлү дә, яңа матай, велосипед, ноутбук турындагы хыялларыбызның челпәрәмә килеп ватылуы да, алтын тәңкәләрнең бер-берсенә бәрелеп чыңлау тавышлары да бергә кушылган иде. Көрәкләрне читкә алып ташлап, сөялләнеп беткән кулларыбызны билләргә терәп, директорыбызның йөзенә текәлдек. Карашларыбызда күңелләрдә кайнаган барлык хисләр – аптырау да, сорау да, үпкә дә, хәтта ки нәфрәт тә без дүрт көн буена казыган чишмә суларында кояш чагылган кебек чагыла иде. Каршытаудагы меңьеллык ташларны тишәрлек көчле иде күз карашларыбыз.
Тик Галимҗан абыйның гына артык исе китмәде. Ул елмаеп җибәрде һәм, барыбызны бергә җыеп, кочаклап алды да, сүз башлады.
– Алдады бу, дисезме инде, егетләр? Аз гына алдадым шул. Тик бер сәбәпсезгә түгел, изге максат белән... – Директорыбыз җитдиләнеп китеп, карашын офыкка төбәде. – Минем дә бит сезнең кебек малай чаклар бар иде. Шушы Каршытау түбәсендә туп тибеп, көрмәкләшеп көрәшеп, җәелеп агып яткан Корыкул янындагы тугайларда язларын юа, балтырган, какы ашап үскән бала бит инде мин. Ул чорлардагы табигатьнең матурлыгын күрсәгез икән сез! Күз явын алырлык! Корыкул да хәзерге кебек кибеп барган сазлык түгел, ә мул сулы инеш иде. Тирәнлеге билгә чаклы җитә иде аның. Чөнки Корыкулны Каршытаудан агып төшкән дистәләрчә чишмә туендыра иде. Кешеләр дә әлегечә акчага табынмыйлар, эш дип, колхоз дип янып, илебезнең якты киләчәгенә ышанып яшиләр иде. – Галимҗан абый карашын безгә күчерде һәм балачак хәтирәләреннән арына алмыйча, ахры, беравык сөйләшмичә торды, аннары ирен читләре белән генә елмаеп куйды да, сискәнеп уянып киткәндәй, сүзен дәвам итте.
– Тик узган гасырның туксанынчы еллары башында дөньялар болганды да куйды. Башта Советлар Союзы таркалды. Аннары “торгынлык чоры калдыгы” дип, колхозны тараттылар. Халыкка эш калмады. Эш булмагач, акча да юк. Кешеләр юньлерәк тормыш эзләп, шәһәргә күченә башладылар. Мәктәптә дә балалар саны кимегәннән-кимеде. – Директор туктап калып, карашын Наилгә күчерде дә:
– Әйт әле, дустым, сыйныфыгызда ничә кеше укый? – дип сорады.
– Бишәү инде, – дип кыенсынып кына җаваплады Наил.
– Ә егерме ел элек кенә һәр сыйныфта кимендә унбиш бала укый иде. Төштә күргән кебек кенә хәзер ул чаклар, – дип башын иде Галимҗан абый. – Колхоз таралгач, авылыбыз янындагы тугайларга, Каршытау битенә, әллә нинди зур машиналар белән нефтьчеләр килеп тулды. Алар бораулау корылмалары белән төрле урыннардан тишеп, Җирнең бәгыренә үттеләр дә: “Нефте җитлекмәгән, яшь әле,” – дип, китеп тә бардылар. Алар белән бергә чишмәләр дә юкка чыкты. Нефть эзлим дип, су юлларын кискәннәр икән. Чишмәләр белән туенмагач, Корыкул да кипте, хәзер тик язын, карлар эрегәндә генә, гөрләп агып ала. Көн җылыттымы – юкка чыга. Юа, балтырганнар турында да сөйләргә генә калды. Шуңа күңелем әрни минем! Ата-бабаларыбыз юкка гына Җир-Ана дип әйтмәгәннәр, әниләребез кебек ихтирамга, мәрхәмәтле карашка мохтаҗ бит ул!
“Нишләргә?” – дип, уйлап йөрдем-йөрдем дә, эшне чишмәләрне тергезүдән башларга булдым. Әллә кая ерак китмәгәннәр бит инде алар, шушында, җир астында гына, чыгар юл таба алмыйча бәргәләнәләр! Узган көзне картлар белән очрашып, чишмәләрнең элек кайлардан чыкканлыгын сораштым. Кайберләре хәтта көчләрен җыеп, алып барып та күрсәттеләр. Күпчелеге Каршытау битеннән чыккан икән. Шуннан соң, картларның сүзләренә таянып, шушы картаны төзедем. – Галимҗан абый кесәсеннән теге кәгазь битен чыгарып, алдыбызда җилпеде. – Тик чишмәләрне казып чыгарырга берүземнең генә көчемнән килми иде. Аннары, көзен су җир астына китә бит, шуңа яз җитүен көтәргә туры килде. Тик бу эшне кем белән башларга? Авылда хәзер карт-коры гына, яшьләр – Себердә, акча эшли. Әти-әниләрегезнең үз дөньясы – дөнья, тау-ташта казынып йөрергә аларның ни теләкләре, ни вакытлары юк. Шуңа кечкенә хәйләгә барырга туры килде инде. Хаҗгали бабайның алтыннары турындагы риваятьләрне балачактан ук ишеткән идем, сезне шуның белән кызыктырып карарга булдым. Калганын үзегез беләсез инде. – Галимҗан абый беразга тынып калып, болар ни әйтерләр икән дигәндәй, карашы белән барыбызны да байкап чыкты. Безнең өнсез торуыбызны күреп:
– Үпкәләмәгәнсездер бит, нигә тын калдыгыз? – дип, баш чайкады. – Алтын табып бирмәгән өчен гаепләмәгез. Нәрсә инде ул алтын? Ялтыравык бер металл шунда. “Байлык – бер айлык” – дип, юкка гына әйтми халык. Үсә төшкәч, хәләл көчегез белән эшләп, яңа матай, ноутбук, телефоннарны болай да сатып алырсыз. Ә сез казып чыгарган чишмәләр күпкә кыйммәтрәк бит! Алар саф сулары белән бөтен табигатькә тереклек көче биреп, тирә-юньне ямьләп торачаклар. Корыкул да башкача корымас, Алла боерса! Галимнәр әйтүенчә, илле елдан соң дөньяда эчәр судан да зуррак байлык булмаячак, чөнки су запаслары елдан-ел кими бара. Менә шуннан соң аңларбыз туган як чишмәләренең чын кыйммәтен. Алтынсыз яшәп була ул, ә син сусыз яшәп кара! Көмеш сулы чишмәләрсез яшәп кара!
Аның сүзләрен тыңлагач, үземнең алтын табып, яңа матай сатып алу турындагы хыялларым өчен оялып та куйдым. Чынлап та, алтын аяк астында ята икән бит! Юк, ятмый, ә җырлый-җырлый авылга таба ага икән! Хисләрем тулышып:
– Көмеш түгел, алтын чишмәләр ич болар, абый! Алтын чишмәләр! –дип, кычкырып җибәрүемне сизмичә дә калдым. Дусларымның күңел халәте дә минекенә охшаш иде...
Ул көнне зур, изге эш башкаруыбызга сөенеп, авылга уйнаша-көлешә кайттык. Безне таудан чылтырап аккан чишмәләр озатып калды. Тик аларның тавышында безне үчекләп көлү дә, хыялларыбызның челпәрәмә килеп ватылуы да ишетелми иде инде. Киресенчә, үзләрен җир астындагы тоткыныктан иреккә, якты дөньяга чыгаруыбыз өчен, рәхмәт укый иде кебек алар...
Читайте нас: